Татар халык ашлары

№ 161 

Альфира ГАБДУЛЛИНА,

Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларны төрле ризыклардан пешерелә торган татар халык ашлары, аларны әзерләү өчен кирәкле рецептлар, кирәкле шартлар һәм пешекче алдына куела торган таләпләр, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыру;

– укучы кызлар әзерләгән милли һәм пешекче киемнәрен, милли ризыклар белән чәй өстәле бизәлешен, укучыларның татар халык авыз иҗаты жанрларын белүләрен бәяләү;

– балаларда пешекче һөнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү, һөнәр сайлауда ярдәм итү, кызыксындыру. Ризыкка сак караш тәрбияләү, дөрес туклануның сәламәтлек нигезе булуына төшендерү. Гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә, сакларга, хатын-кызның гаиләдәге ролен аңларга өйрәтү;

– туган илгә, җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: һәр укучының чәй өстәлендәге ризыклар, төрле ярмалар, он, бәрәңге, суган; фонограммада  «Сарман» һәм «Татар халык ашлары», татар халык бию көе; музейдан алынган борынгы кухня кирәк-яраклары.

Бәйге барышы

Алып баручы.

Республикам минем, Татарстан!

Халкым бәхетенәдер син туган.

Сине яклап ирләр утка кергән,

Исемеңне тарих ташка уйган.

(Фонограммада Салават Фәтхетдинов башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры яңгырый.)

Алып баручы. Укучылар, быел без нинди бәйрәмне билгеләп үттек?

Укучылар. Татарстан оешуга 100 ел тулуны билгеләп үттек.

Алып баручы. Ә хәзер бәйгебезне башлыйбыз.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, жюри составы, бәйгедә көч сынашачак кызлар!

Хәерле көн телим барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә.

Сәламәтлек телим һәммәгезгә,

Ә осталык һәм тапкырлык – кызларыбызга!

Ә хөрмәтле жюри составына – гаделлек.

(Сәхнәдә кызлар милли ризыклар белән әзерләгән чәй өстәлләре. Тәнәфестә жюри алдан ук өстәлләр бизәлеше белән таныша тора. Сәхнәдә «Сарман» көе уйный башлый. Кызлар, «Сарман» көенә милли киемнәрдән, биеп, сәхнә түренә узалар. Жюрига бәйрәм символы – чиккән сөлгедә ипи белән тоз тапшырыла. Алып баручы бәйрәм башлануын игълан итә.)

1 нче бәйге – «Минем визит карточкам»

Бәйгедә катнашучы кызлар үзләре белән таныштыралар. Укучы кыз ничәнче сыйныфта укуы, ничек укуы, нинди фәннәрне яратуы, яраткан шөгыле турында сөйли.

2 нче бәйге – «Милли кием сайладым»

Һәр кыз үзе сайлаган милли кием, аның тегелеше, бизәнү әйберләренең роле турында сөйли һәм татар кызларына хас булган грация белән сәхнә буйлап киемен тәкъдим итә.

3 нче бәйге – «Сәнгатьтә мин җыр-биюгә оста»

Кызларның һәрберсе сәнгать өлкәсендәге (җыр, бию, нәфис сүз) осталыгын күрсәтә.

Алып баручы. Хөрмәтле жюри составы, тамашачылар! Без кызларның сәнгать өлкәсендәге осталыклары белән таныштык. Ә хәзер аларны әдәбият өлкәсендә сынап карыйк.

4 нче бәйге – «Татар халык мәкальләрен атау»

Бирелгән вакыт эчендә кем иң күп мәкаль әйтә, шул бу бәйгедә иң күп очко җыючы була.

5 нче бәйге – «Татар халык әкиятләре исемнәрен атау»

Шулай ук бирелгән вакыт эчендә укучы кызлар әкият исемнәрен атый. Кем иң күп әкият исемен әйтә, шул иң күп очко җыючы була. (Мәсәлән, «Ак байтал», «Ак бүре», «Алпамша», «Батыр егет», «Гөлчәчәк», «Дию кызы, бай малае һәм мулла», «Камыр батыр», «Зөлкарнәй батыр», «Өч күгәрчен» һ.б. әкиятләр.)

Алып баручы. Бәйгебезнең башлангыч өлеше тәмамланды. (Жюри кызларның чыгышына йомгак ясый, очколар санын билгели.) Хәзер инде без бәйрәмнең төп өлешенә күчәбез. Безнең бәйге «Татар халык ашлары» дип атала. («Татар халык ашлары» көе куела.)

Бәйгенең төп өлеше

Алып баручы. Татар халкы бик борынгы заманнардан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Халык терлекчелек, игенчелек, балыкчылык, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнгән.

Татар халык ашлары ит, сөт, бәрәңге, камыр, он, төрле ярмалардан әзерләнгән.

1 нче бәйге. Ярмалар төрен аеру.

Кызлар каршына төрле ярмалар салынган савытлар куела. Кызлар ярманың исемен әйтергә тиеш. (Мәсәлән, дөге, солы, манный, бодай, карабодай, ясмык, тары ярмалары.)

2 нче бәйге. Өстәлләрне яклау.

Кызлар татар халык ризыклары куеп әзерләнгән чәй өстәлләре турында сөйли. Жюри ризык төрләренә, аларның күплегенә, самовар, чынаяклар, балкашыклары куелышына һәм кызларның сөйләм теленә, үз-үзен тотышына  игътибар итәргә тиеш була.

3 нче бәйге. Төрле ризыклардан нинди татар халык ашлары пешереп була?

Алып баручы. Укучылар, сез нинди төр шулпалар беләсез? (Кызлар татар халык шулпалары исемнәрен атый. Мәсәлән, борщ, куастан, салкын аш, өйрә, салма, сөтле аш, татарча солянка, токмач, умач, хуҗабикә, чумар, шулпа.)

Алып баручы. Кызлар, сез нинди итле ашамлыклар беләсез? (Кызлар итле ашамлыклар атый. Мәсәлән: азу, балык тәбәсе, бишбармак, җылгыр, казылык, калҗа, катлама, койка, кулланма, кыздырма, ләгман, мантый, пилмән, пылау, стейк, тартар, тавык, тулма, тутырган балык, тутырган каз, тутырган тавык, тутырган үрдәк, тутырма, чүлмәк бәлеше, тел, тавык рулеты, казылык, дерелдек.)

Алып баручы. Кызлар, сез нинди камыр ашлары беләсез? (Кызлар камыр ашлары атый. (Мәсәлән, бавырсак, бармак, бәлеш, бөккән, бүдәнә, вак бәлеш, горабия, гөбәдия, дучмак, дүртмеш, кабартма, коймак, күмәч, күптермә, кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч, сумса, чәк-чәк, чәлпәк, чүбәрәк, талкыш, кәләвә, пәхләвә.)

Алып баручы. Укучылар, камыр ризыклары пешерү өчен нинди он сайларга кирәк һәм ни өчен? (Камыр ризыклары әзерләү өчен югары сортлы он кулланыла. Югары сортлы онның клеестры күп була. Клеестры күп булгач, камыр уңа.)

Сөт ризыкларын атау. (Мәсәлән, катык, эремчек, әйрән, сөтөсте, сөзмә, корт, коймак.)

Эчемлекләрне атау. (Мәсәлән, чәй, әйрән, квас, буза, сосла, кесәл.)

4 нче бәйге. Ризык әзерләү өчен кирәк булган кухня приборлары сайлау.

Алып баручы. Кызлар, хәзер сез ризык әзерләү өчен борынгы заман кулланылышында булганнарыннан алып, бүгенге көн кулланылышында булган кухня кирәк-яракларын атагыз. (Кызлар кухня кирәк-яраклары әйтә. (Мәсәлән, җилпүч, ипи табагы, ипи көрәге, күәс чиләге, казан, чуен, таба, уклау, куна тактасы, тукмак, чүлмәк, мичкә, кисмәк, пычак.)

5 нче бәйге. Табышмак әйтәм, тап!

Алып баручы. Кем табышмакларга җавап таба, шул үзенә очко җыя.

Өстән тишек, астан тишек,

Уртасында ут та су. (Самовар)

Сыңар аяк саескан

Суга төшеп су эчкән. (Чүмеч)

Өстшлемдә ак үгез,

Маңгаенда бер мөгез. (Чәйнек)

Барысын да ашатам, ә үземнең авыз юк. (Кашык)

Өр-яңа савыт тишелеп беткән,

Тишекләреннән ак яңгыр үткән. (Он иләге)

Яшь идем, барысын туйдырдым,

Күп еллар түздем;

Бер егылып төшкән идем,

Гомеремне өздем. (Чүлмәк)

Бәләкәй генә ак килен

Йөгерә-йөгерә кунак сыйлый. (Чәйнек)

6 нчы бәйге. Пешекче киеменә таләпләр.

Алып баручы. Без пешекченең  эш урынында сакларга тиешле таләпләрне карап китәбез. Нәрсәләр үтәлергә тиеш соң?

– Пешекченең санитария кагыйдәләре буенча киеме нинди булырга тиеш? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

– Пешекченең кулларына нинди таләпләр куела? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

– Пешекченең баш киеме нинди булырга тиеш? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

– Пешекченең аяк киеменә таләпләр бармы? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

7 нче бәйге. Эш урынында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен барлау.

—                     Пычак белән сак эш ит!

—                     Газ кабызганда, сак бул!

—                     Ризыкны кайнар мичтән алганда, пешмичә ал!

—                     Ризык пешергәндә, кайнар май чәчрәмәсен!

—                     Капкач ачканда, пар кулыңны пешермәсен!

—                     Кайнар чәйнеккә һәм чәйгә пешмә!

8 нче бәйге. Пешергән ризыкның рецепты белән таныштыру. (Кызлар үз ризыклары рецепты белән таныштыра.)

Алып баручы. Аш-су остасы хатын-кыз. Ул эштә – пешекче, өйдә – хуҗабикә. Шуңа күрә мин һәр кызны ризык әзерләү серләре белән таныштырырга теләдем. Чөнки хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, балалар тәрбияләүче.

Ә ризыкны ничек әзерләргә соң?

Әлбәттә инде, бөтен күңелеңне биреп.

Туклану – кешенең яшәве өчен төп шартларның берсе. Кеше сәламәтлеге дә, аның эшкә сәләтлелеге дә, озак яшәве дә туклануны дөрес оештыруга бәйләнгән.

Әле һәр ризыкның үз статусы бар:

каз, чәкчәк – туй ризыгы;

пылау – шәһәр кунаклары өчен әзерләнә торган ризык;

пилмән – Яңа ел бәйрәме ризыгы;

бәлеш –туган көн ризыгы.

Алып баручы. Хөрмәтле, укучылар, хөрмәтле жюри! Татарстан Республикасы оешу уңаеннан оештырылган бәйгебез тәмамланды. Жюри составына сүз бирелә.

Кызлар, бәйгедә бик матур һәм уңышлы чыгыш ясадылар, рәхмәт. (Жюри җиңүчеләрне билгели, кызларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла.)