Татар халкының милли ризыклары

№ 176

(Башлангыч сыйныф укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлектә проект яклау)

Гөлнур СИМАКОВА,

Әгерҗе районы Исәнбай урта  мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары,

Максат. Укучыларның үзләре эшләгән проектны яклаулары, коммуникатив сәләтләрен үстерү, татар халкының милли ризыклары турында күбрәк мәгълүмат бирү, милли тәрбия өстендә эш.

Җиһазлар. Укучылар эшләгән проектлар, милли ризыклар күргәзмәсе, укучыларның башларында калфак-түбәтәйләр, проектор, документ-камера, экран, компьютер.

Дәрестән тыш шчәнлек барышы

Укытучы. Хәерле көн, укучылар, кәефләрегез ничек?

Әле дәрескә кергәндә, ашханәдә эшләүче апалар, бер кәрзин коймаклар бирде. «Мәктәбебездә бүген кунаклар, алар килү хөрмәтенә коймаклар пешердек, укучыларны да сыйлагыз әле», – диләр. Карагыз әле, балалар, ул кунаклар безнең классыбызда икән бит. Әйдәгез әле, кунаклар белән исәнләшик. (Укучылар кунаклар белән исәнләшә.)

Ә мин сезгә коймакларны болай гына бирмим. Әйдәгез әле, «Коймаклар» уенын уйнап алыйк. (Укучылар түгәрәккә басалар, уртада коймаклар салынган кәрзин тоткан укытучы тора. Җырлап, хәрәкәтләр белән күрсәтеп, «Коймаклар» уенын уйныйлар.)

Бүгенге көн хөрмәтенә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Пешердек без коймаклар.

Табаны майлап алдык,

Камырны өзеп салдык.

Чыш-пыш итте коймаклар,

Кабарып күперделәр,

Зураеп җәелделәр.

Пеште инде коймаклар.

Сыйландылар кунаклар,

Син дә авыз итеп кал,

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнең сайлап ал. (Һәрбер укучы кәрзиннән бер «коймак» ала.)

Укытучы. Коймакларыбыз гади генә түгел икән бит, алар арасында тылсымлы коймаклар да бар икән. Балалар, кайбер коймакларның артында иҗекләр язылган, әгәр шул иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзи алсак, бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләшкәнебезне белерсез. (Укучылар кәрзиннән коймаклар алалар, кемнәрнең коймакларында иҗекләр язылган, шул укучылар иҗекләрдән – сүз, сүзләрдән әлеге җөмлә килеп чыгарлык итеп тезелеп басалар, буш коймаклы укучылар өстәл артына утыралар.)

МИЛ-ЛИ АШ-ЛАР – ӨС-ТӘЛ БИ-ЗӘ-ГЕ

Укытучы. Димәк, нәрсә турында сөйләшәбез икән, балалар? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Әйе, без сезнең белән «Татар халкының милли ризыклары» темасына проект эше эшләгән идек. Бүген шул проектларыбызны яклаячакбыз. («Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы» җырыннан өзек уйнатыла.)

Укытучы. Сез, әниләрегез белән бергәләп, халкыбызның төрледән-төрле ризыкларын әзерләп, пешереп карадыгыз. Әйдәгез әле, ул ризыкларны табынга чыгарыйк. Милли ашларыбыз – өстәл бизәге бит. (Берничә укучы, милли ризыклар турында шигырь сөйләп, аларны музыка астында табынга куя.)

Илиза.

Татар халкы кунакчыл ул,

Сый-нигъмәткә бик юмарт,

Гаиләсен дә, күршесен дә,

Туганнарын, тумачасын,

Бер белмәгән кешесен дә

Сыйлый хөрмәтләп, зурлап.

Илзирә.

Вак бәлеше, бавырсагы, төплекәе табында.

Пәрәмәч, чәкчәк, өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак –

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш.

Алия.

Ә табынның иң түрендә

Тора түгәрәк икмәк.

Күкрәгенә терәп кисә

Әни аны хөрмәтләп.

(«Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы» җырыннан өзек уйнатыла.)

Укытучы. Сезнең әниләрегез белән бергәләп әзерләгән ризыкларыгыз – бүген безнең өстәлебезнең дә күрке, балалар. Ошадымы сезгә үзебезнең милли ризыкларыбызны әзерләү, алар белән гаилә әгъзаларын сыйлау? (Укучылар фикере тыңланыла.)

Укытучы. Укучылар, сезнең барыгызның да проектлары бик уңышлы, кызыклы килеп чыкты. Бүген менә тагын да үзенчәлеклерәк проект эшләгән берничә укучыбыз үз эшләре белән таныштырып китәр.

Сүзне Илназга бирәбез. (Мисал өчен, бер укучының «Гөбәдия» темасына проект яклау чыгышы.)

 

МРФ1

 

Илназ. Минем проектым кояш формасында ясалган. Моның серен сез соңрак белерсез. Ә сезнең минем нинди милли ризык буенча проект эшләгәнемне беләсегез киләме? Алайса, менә минем биремем бар: 1 нче төркем менә бу ребусны чишсә, ә 2 нче төркем әлеге табышмакның җавабын тапса, сез аны беләчәксез. («Кояш» нурларына куелган биремнәрне алып, укучыларга бирә.)

Илназ. Егет кеше булсам да, мин әнием белән бергәләп пешеренергә яратам. Бигрәк тә татар халкының милли ризыклары ошый безгә. Менә бүген дә милли ризыкларыбызның иң затлыларыннан булганына тукталдык. Белдегезме сез аны? (Укучылар ребус һәм табышмакның җавабын әйтәләр. Анда «гөбәдия» сүзе яшеренгән.) Әйе, гөбәдия ул.

Мин үземнең лэпбукта гөбәдияне әзерләү тәртибен, аның турында кызыклы мәгълүматлар, табышмак, шигырьләр тупладым. Әнием белән бергәләп гөбәдия пешерүебезне фотога да төшереп бардык.

Гөбәдия – татлы ризык,

Кояш кебек түгәрәк.

Табын артына җыя ул

Туганнарны бергәләп.

Корт, дөге, җимеш, йомырка –

Катлам-катлам салалар.

Бу баллы чәй яны ашын

Бик ярата балалар.

Халкымның милли ризыгы,

Борынгыдан калган ул.

Онытылмаса милли ашлар,

Табыныбыз булыр мул.

МРФ2МРФ3

 

(Укучы сөйләгән вакытта «кояш» нурларны әйләндереп каплап бара.)

Менә кояшым кызарып пешкән гөбәдиягә әйләнде. Ни өчен кояшмы? Гөбәдия – Татарстаныбызның  назлы кояшын хәтерләткән зур түгәрәк бәлеш – бәйрәм табынының төп ризыкларыннан берсе. Ул ана сөте сыман туклыклы, туган телебез кебек татлы.

Ошадымы сезгә минем проект? (Укучылар фикере тыңланыла.) Кемнәрдә сораулар бар? (Укучы иптәшләренең сорауларына җавап бирә.)

Укытучы. Афәрин, Илназ. Синең проектың безгә бик ошады, бәяне, иптәшләрең белән бергәләп, дәрес ахырында бирербез. («Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы» җырыннан өзек уйнатыла.)

Укытучы. Сүзне Аидага бирәбез. (Тагын бер укучының лэпбук итеп ясалган үрнәк проекты тәкъдим ителә)

Аида.

Җәйдем түгәрәк камыр.

Бер бөкләдем, ике бөктем,

Эчлеген яшереп куйдым.

Минем ризыгым әзер.

 

МРФ4МРФ6МРФ8

 

Аида. Нәрсә килеп чыкты, дуслар?  (Өчпочма.к) Әйе. Мин әни белән өчпочмак әзерләдем.

Өчпочмак – гаиләбезнең иң яраткан ризыгы. Без аны бик еш пешерәбез. Әлеге проектымда да мин өчпочмак пешерү тәртибен күрсәттем.

Өчпочмакны әче камырдан да, төче камырдан да ясыйлар. Мин төче камыр ясадым. Моның өчен каймак, май, су, тоз, аш серкәсе, чәй содасы, он кирәк.

Сез өчпочмакның эченә нәрсәләр саласыз? (Укучылар әйтә.)

Әйе, өчпочмакның эченә вак итеп туралган сыер, сарык, каз-үрдәк ите, бәрәңге һәм башлы суган яшеренә.

Өчпочмакка багышлап, скульптуралар ясыйлар, фильмнар төшерәләр. Казанның «Туган авылым» комплексында өчпочмакка һәйкәл тора. Оренбург өлкәсе Сакмар районы Каргалы авылында да өчпочмак сыны куелган.

Миңа тагын сорауларыгыз бармы? (Иптәшләренең сорауларына җавап бирә.)

Укытучы. Рәхмәт, Аида, синең проектың да бик кызыклы килеп чыккан. («Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы» җырыннан өзек уйнатыла. 3 нче укучы проектын прктик эш рәвешендә яклый.)

Илиза. Әнием, әнием, мин дә бик кызыктым бит әле, әйдә берәр төрле милли ризыгыбызны әзерләп карыйк.

Әнисе. Әйдә, кызым, без синең белән кыстыбый пешерәбез. (Әни белән кыз, пешекче киемнәрен киеп, кыстыбый пешерү тәртибен практикада  күрсәтәләр, кирәкле ингредиентлар алдан әзерләнеп куела.)

Укытучы. Афәрин, Илиза, булдырдыгыз. Әнисенә дә зур рәхмәт әйтик әле, укучылар. («Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы» җырыннан өзек уйнатыла.)

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән иң үзенчәлекле проект эшләгән сыйныфташларыгызның яклауларыын тыңладык, киләсе дәрестә башкаларыгызны да тыңларбыз. Ә хәзер, әйдәгез, иптәшләрегезнең эшен бәяләп китик. Кемнәр Илназның эшен ошатты – кызыл смайлик, Аидага – сары смайлик, Илизага яшел смайликлар күтәрәбез. (Укучыларның бәяләреннән чыгып, балаларга урыннар билгеләнә, Мактау кәгазьләре тапшырыла.)

Укытучы. Татар халкы элек-электән үк кунакчыл булган, үзенә килгән кунакларны бервакытта да сыйламыйча җибәрмәгән. Шуңа күрә төрледән  төрле ризыклар уйлап чыгарган. Еллар узган саен алар камилләшкән. Менә сез, проект эше эшләгәндә, бик күп милли ризыкларны пешерү серенә төшендегез. Алга таба тормышыгызда кирәк булыр. Милли ризыклар онытылмасын дигән теләктә дәресебезне тәмамлыйбыз. Халкыбызның ризыкларын яратыгыз, пешерегез, Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы. («Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы» җырыннан өзек уйнатыла.)