Татар халкының милли киемнәре

 

(Мәктәпкә әзерлек төркеме белән үткәрелә торган эшчәнлек конспекты)

 

Зимфира НУРЕТДИНОВА,

Нурлаттагы

14 нче “Әкият” балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

 Бурычлар:

  1. Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен   үстерү, милли  киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес  әйтүне активлаштыру.

2. Милли сәнгатькә  мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Сүзлек: дәлия чәчәге, өчьяфрак, тукранбаш.

Җиһазлау: магнитофон, балалар санынча алъяпкыч, түбәтәй, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре, татар халкының милли  киемнәрен  слайдларда  күрсәтеп бару.

   Эшчәнлек  барышы

1. Тәфтиләү (татар халык көе) яңгырый. Балалар, көй астында кулга-кул тотышып,  төркем  бүлмәсенә керәләр.

Балалар, бүген безгә Фәридә белән Гали исемле курчаклар  кунакка килде. Әйдәгез әле, алар белән исәнләшик. (Исәнләшү.) Без дә, кулга-кул тотынышып,  бер-беребезгә үзебезнең җылыбызны бүләк итик.

–Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Төп өлеш.

Тәрбияче.  Балалар, хәлләрегез  ничек?   (Бик әйбәт,  шәп, рәхмәт.)

– Минем дә, балалар, хәлләрем  бик әйбәт, әйдәгез, дәресебезне башлыйбыз.

Мендәрләргә утырыгыз әле. (Идәнгә мендәрләр куярга һәм утырырга.)

Сезнең алдыгызда – Әминә һәм Хәлил курчаклар. Әминә нинди киемнәр кигән? (Күлмәк, камзул, читек, калфак.) Хәлил нинди киемнәр кигән? (Күлмәк, чалбар, камзул, читек, билбау, түбәтәй.) Әлеге киемнәр милли киемнәр дип атала. Чөнки алар татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыра.

–Бу  – татар хатын-кыз күлмәкләре.

– Бергәләп кабатлыйк әле. (Күлмәк.) Ул төрле бизәкләр белән бизәкләнә. Безнең әбиләребез күлмәк изүенә, итәк очына,  төрле ситсы кисәкчәләре теккәннәр.

Монысы – камзул. (Кабатлау.) Ул озын  яки кыска, җиңсез була. Хатын-кызлар камзулларын бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр.

–Камзулны ирләр дә кигән. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигәннәр. Безнең ирләрнең камзулларын  кара төстәге, әби-апаларыбыз яшел төстәге бәрхеттән теккәннәр. Хәзер без аларны жилет дип йөртәбез.

Монысы, балалар, алъяпкыч. (Кабатлау.) Аны хатын-кызларыбыз киеп йөргән. Алъяпкычны төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр.

– Бу нәрсә, балалар? (Балалар җавабы.) Дөрес,  калфак. Калфаклар да төрле була икән, балалар. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстенә шәл  яки яулык ябылган. Зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны матур итеп чиккәннәр. Әминә курчак та  нинди матур калфак киеп килгән!

Шигырь уку: Л. Лерон. «Татар баласы».

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

–Балалар, карагыз әле, бу баш киеме сезгә барыгызга да таныштыр…

–Нәрсә ул?  (Түбәтәй.)

–Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Бу – түбәтәй, аны кәләпүш дип тә йөртәләр. Ул – безнең әтиләребез, бабаларыбыз яратып кия торган баш киеме.

– Түбәтәй матур бизәлгәнме, балалар?

– Әйе, бик матур бизәлгән. Кырыйларына матур бизәкләр  урнаштырганнар. Галинең  түбәтәе  дә бик матур.

Тәрбияче.

Килешеп тора түбәтәй,

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,

Күз тимәсен үзенә.

–Балалар, татар халкы элек-электән матур итеп киенә дә белгән, матур итеп бәйрәмнәр дә үткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле уза торган булган. Алар иң матур киемнәрен киеп барганнар. Биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Балалар, без дә, сезнең белән  татар халкының матур киемнәрен киеп, аулак өй уздырдык. Аулак өйләрдә яратып уйный торган уеннарны уйнадык, биедек. Әйдәгез, шул уеннарның берсен уйнап китик эле.

   Җырлы-биюле уен: ”Түбәтәй”.

–Булды, балалар, әзрәк ял итеп тә алдык.

Балалар, без сезнең белән бүген татар  халкының  нинди киемнәре белән таныштык әле?  Әйе, милли киемнәре белән таныштык. (Күлмәк, камзул, күлмәк белән ыштан,  алъяпкыч, калфак, түбәтәй.)

–Балалар, әйдәгез, без үзебезнең кунакларыбыз Гали белән Фәридәгә матур алъяпкыч, түбәтәй бүләк итәбез. Менә сезгә татар халкының милли  бизәкләре: лалә чәчәге, дәлия чәчәге, өчьяфрак, тукранбаш мотивлары, чәчәк яфраклары. Утырыгыз, шул бизәкләрне матур итеп алъяпкыч белән түбәтәйгә  ябыштырабыз. («Ай былбылым»  көе астында.)

–Булдырдыгыз, балалар, сез түбәтәйне, алъяпкычны матур итеп милли бизәкләр белән  бизәдегез. Әйдәгез, аларны Фәридәгә, Галигә бүләк итик.

–Балалар, сезнең алъяпкычларыгыз һәм түбәтәегез бик ошады аларга. Сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр һәм сезнең белән саубуллашалар.

 

–Балалар, сезгә эшчәнлектә нәрсә ошады? (Балалар җавабы.) Шуның белән безнең дәрес тәмам. Рәхмәт, балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сез миңа бик ошадыгыз!