Татар газета-журналлары белән эшләү

(“Сабантуй”, “Ялкын” журналларының 100 еллык юбилейлары уңаеннан  бәйләнешле сөйләм теле дәресе)

Фирдәүсә ШӘРИФҖАНОВА, Фәридә ШӘЙХЕТДИНОВА,

Казандагы 14 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Максат:

коммуникатив: укучыларның сөйләм телен үстерү; иҗади фикерләргә өйрәтү;

фәнни: укучыларны газета-журналлар белән таныштыру;

тәрбияви: 100 еллык тарихлары булган  “Сабантуй” һәм “Ялкын”  журналларына кызыксыну уяту.

Бурычлар:

– газета-журналларны искә төшерү;

– укучыларга мәкалә яздырып карау;

– Интернет заманында да  газета-журналларның кирәклеген аңлату.

Принциплар:

дидактик: фәннилек, күрсәтмәлек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

лингвистик: функциональ принцип;

гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик.

Укыту алымнары: текст белән эшләү, диалог төзү, уен элементлары кертү (диспут).

Дәреснең тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, төркемнәрдә эшләү.

Җиһазлау: техник чаралар: экран, компьютер, проектор, презентация, интернет ресурслар, “Сабантуй” һәм “Ялкын”  журналларының саннары, ”Мәкалә язу серләре” карточкасы.

Файдаланылган әдәбият

  1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 119 б.
  2. Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1995. – 46 б.

Дәрес планы

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру

Психологик уңай халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү

Бүгенге көндә даими чыгып килә торган газета-журналларны барлау, фикер алышу.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Публицистик стиль турында төшенчә бирү.
  2. “Сабантуй”, “Ялкын” журналларының тарихы турында укучыларның чыгышын тыңлау.
  3. Мәкалә турында төшенчә бирү (мәкалә язу серләренә төшендерү).
  4. Текст белән эшләү.
  5. “Үз рубрикам” дигән темага диалогик сөйләм оештыру.
  6. Укучыларны газета-журналлар укырга чакыру.
  7. Рефлексия, йомгаклау
  8. Мәгълүмат чыганагы булган газета-журналлар һәм интернетны чагыштыру, уңай һәм кимчелекле якларны билгеләү.
  9. Сорау бирү-җавап алу.
  10. Укучылар эшчәнлеген бәяләү.
  11. V. Өй эше

“Интернет заманында газета-журналларның роле” дигән темага мәкалә.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Дәресне оештыру. Исәнләшү.

  1. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрес гадәти дәрес түгел. Аны  мәгълүмат иленә сәяхәт дияргә дә мөмкин.

Бүгенге көндә без информацион технология заманында яшибез һәм безнең мөмкинлекләр искиткеч зур. “Мәгълүмат” (ягъни, информация), яңалык дигән төшенчәләр бүгенге заманда бик күп нәрсә белән идарә итә алалар. Ә яңалыкны без кайдан белә алабыз соң?

Көтелгән җавап. Газета-журналлардан, телевизордан, радиодан, интернеттан.

Укытучы. Бүгенге көндә чыгып килгән нинди газета-журналлар беләсез? Кайсыларын алдырасыз?

Көтелгән җаваплар. “Сабантуй”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Ватаным Татарстан”,  “Юлдаш”, “Идел”, “Сөембикә” һ.б. (Слайдта күрсәтелә.)

Укытучы. Укучылар, элек-электән вакытлы мәтбугат төп мәгълүмат чыганагы булып торган, ләкин интернетның безнең көнкүрешкә килеп керүе, бүгенге көндә газета-журналлар санының кимүенә китерде. Мәгълүматны интернеттан алуы тизрәк һәм уңайлырак булганга, газета-журналларга игътибар аз бирелә. Бүген без балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган берничә газета-журнал белән танышып китәрбез.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы

(Экранда слайд.)

Укытучы. Иң башта публицистик стиль төшенчәсен аңлыйк.

Элеккеге заманда бер очы үткен, икенче ягы йомрырак булган “таякчыкны” стиль дип атаганнар. Очлы ягы белән язганнар, йомрырагы белән ялгышларны төзәткәннәр. Стильне никадәр болгасалар, язу шулкадәр дөресрәк, матуррак булган. Соңга таба стиль язу үзенчәлеге дигән мәгънәдә кулланыла башлаган. Хәзерге вакытта сөйләм һәм әдәби сөйләм стильләре бар. Әдәби сөйләм стиле үзе фәнни, рәсми эш кәгазьләре, публицистик һәм матур әдәбият стильләренә бүленә. Публицистик стильгә газета-журнал мәкаләләрнең иҗтимагый, әхлакый темага багышланганнары керә.Фикер укучының аңына, йөрәгенә тәэсир итәрлек итеп белдерелә һәм махсус чаралар кулланыла: риторик сорау, укучыга мөрәҗәгать итү. Тәнкыйть мәкаләсе, репортаж, мәкалә, очерк –публицистиканың төп жанрлары.

– Укучылар, балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган нинди газета-журналлар беләсез?

Көтелгән җаваплар. “Сабантуй” һәм “Ялкын”.

Укытучы. Ә хәзер төркемнәрдә уйлап алырбыз. Сабантуй һәм ялкын сүзләренең мәгънәләренсез ничек аңлыйсыз?

Көтелгән җаваплар. Сабантуй – ул татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе. Ялкын – ул ут очкыны.

Укытучы. Укучылар, сезгә өй эше итеп “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының тарихы турында мәгълүмат алып килергә кушылган иде. Хәзер сүз укучыларга бирелә.

1 нче укучы (“Сабантуй” журналы тарихы белән таныштыра). “Сабантуй” журналына быел 100 яшь тула. 1923 елда комсомол җитәкчесе Шәһит Шаммазов Казандагы Г.Тукай исемендәге балалар йортында беренче пионер отрядын оештыра. Отряд “Яшь пионер” исемле кулъязма газета чыгара, 1924 елдан башлап “Яшь ленинчы” дип атала башлый. Газетаның баш мөхәррире, ягъни җитәкчесе Шәһит Шаммазов була. Газетаның беренче хәбәрчеләре, ягъни журналистлары арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Хатыйп Госман һ.б. лар булган.

2 нче укучы. 1991 елда газета “Сабантуй” исеме белән чыга башлый. Бу елларда яшь иҗатчыларга өлкән әдипләр Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев , Роберт Миңнуллин, Ләбибә Ихсанова, Галимҗан Гыйльманов, Солтан Шәмси һ.б. һәрдаим ярдәм итеп торалар.

Газетада мәктәп укучычылары өчен кызыклы рубрикалар бар: “Илдә ниләр бар икән”, “Спорт”, “Виртуаль дөнья”, “Хәерле юл”, “Укучылар иҗаты”, “Үз телем” һ.б. Шулай ук “Син беләсеңме?”, “Ник, нигә, ник алай?”, Шәвәлигә смс хәбәр” кебек рубрикалар аша үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап таба аласыз. Танылган әдипләргә, артистларга, композиторларга, фән эшлеклеләренә багышланган махсус сәхифәләр чыкты.

3 нче укучы: 2014 елдан “Сабантуй” газетасы яхшы кәгазьдә, яңа форматта  айга ике тапкыр чыгучы төсле журналга әверелде. Бүген журнал битләрендә балалар яраткан шөгыльләре, хыяллары, уй-фикерләре белән уртаклаша; туган телебездә кызыклы шигырьләр, могҗизалы хикәяләр, рәсемле әкиятләр, сконвордлар, комикслар, көлдергечләр белән таныша.

2018 елдан “Сабантуй” журналы айга бер тапкыр 32 битлек булып чыга башлый. Бүгенге көндә журналның баш мөхәррире Зилә Зиннур кызы Хөснетдинова.

4 нче укучы (“Ялкын” журналы тарихы белән таныштыра). 1924 елдан “Татарстан” газетасында Муса Җәлилнең 9 – 14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе чыга. Шул ук елның  20 мартында Мәскәүдә “Кечекнә иптәшләр” дип аталучы  балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы- Х.Курмаев була.

5 нче укучы.1928 елдан “Кечкенә иптәшләр” латин графикасына  күчеп, “Октябрь баласы” дип атала башлый.

1933 елда журнал Казанга кайта. “Пионер каләме”енә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елдан ул “Пионер” исеме белән янә дөнья күрә. 1957 елда, илдә “Пионер” исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме “Ялкын”га үзгәртелә.

6 нчы укучы. Шулай итеп, 2024 елның март аенда “Ялкын” га инде 100 яшь. Бүгенге көндә  журнал көннән-көн камилләшә: техник мөмкинлекләре дә, бизәлеше дә, кәгазьнең сыйфаты да күпкә яхшырак. Соңгы 12 – 15 елда журнал мәктәп укучыларының барлык категорияләре өчен түгел, ә 12 – 16 яшьлек яшүсмерләргә атап чыгарыла. Анда: “Тәнәфес”, “Без яшь-без талантлы”, “Сер тулы дөнья”, “Стиль”, “Мин һәм дөнья” кебек кызыклы рубрикалар алган.

Укытучы. Укучылар, каршыгызда яткан газета-журналларга күз салыгыз әле. Нинди матур аларның бизәлеше, ә эчтәлеге шундый кызык. Бик күп еллар безнең гимназия укучылары да “Сабантуй” редакциясе белән хезмәттәшлек итә. Һәр елны журналга альтернатив язылу  оештырыла. Соңгы елларда электрон һәм басма журнал битләрендә башлангыч сыйныф укучыларының иҗади эшләрен еш күреп була.

“Сабантуй” һәм “Ялкын” журналында чыккан шигырьләрне, мәкаләләрне дә сезнең кебек үк укучылар язган. Безнең сыйныф укучысы Миндубаев Рүзәлнең дә үзенең дәү әнисе турында язган мәкале урын алды. Әлеге укучыларның эшләре белән танышырга тәкъдим итәм. (Күргәзмәгә куелган укучыларның сертификатлары, басылган иҗади эшләре журнал саннарына игътибар иттерелә һәм электрон журналлар буенча күрсәтелә.)

Сорау. Мәкалә сүзен ничек аңлыйсыз?

Көтелгән җаваплар. Газета-журналларда басылып чыккан язма. Көндәлек вакыйгалар, эш-гамәлләр турында язылган хәбәр.

Нәтиҗә чыгару. Фикерләрегез өчен рәхмәт, ә менә “мәкалә” сүзе аңлатмалы сүзлектә болай әйтелә:

Слайд: журналда, җыентыкта яки газетада фәнни яисә публицистик стильдә язылган зур булмаган инша (төркемнәрдә бер-берсенә әйтеп карыйлар)

Сорау. Нинди темаларга мәкаләләр язарга мөмкин соң?

Җаваплар тыңлана: кызыклы кичәләр, талантлы кешеләр, әби-бабайлар турында.

Укытучы. Фикерләрегез белән килешәм. Тормышыбыз төрле хәлләр, вакыйгалар белән кайнап тора. Һәрберсе турында язарга мөмкин. Хәбәр кызыклы булсын, яңалык та әйтсен, нәрсәгәдер өйрәтсен дә, гыйбрәт алырлык та булсын. (“Мәкалә язу серләре” дигән  карточка таратып чыгарыла.)

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, “Сабантуй” журналында басылып чыккан Миндубаев Рүзәлнең мәкаләсен кычкырып укыйбыз, аннары сорауларга җавап бирербез. (Мәкаләне укыйлар.)

– Автор бу мәкаләсе белән укучыларга нинди фикер җиткерергә теләгән? Мәкаләнең башлам, төп һәм бетем өлешләрен билгеләгез. (Фикерләр тыңланыла.)

Укытучы. Укучылар, хәзер үзегезне журналистлар итеп күз алдына китерегез, берегез мөхәррир, икенчегез журналист булырга мөмкин. Бар булган иҗади талантыгызны туплап, “Үз рубрикам” дигән темага кечерәк кенә диалог төзегез.

Диалог

Исәнме, Зәринә!

Сәлам, Аминә!

Хәлләрең ничек?

Яхшы, мине бит “Сабантуй” журналына яшь хәбәрче итеп алдылар.

Бик яхшы булган, мин синең өчен шат. Авыр түгелме соң?

Юк, журналист булу – авыр булса да, бик кызыклы профессия. Төрле темаларга мәкаләләр язып, үз фикереңне кешеләргә җиткереп була.

Ә нинди темаларга күбрәк язасың?

Мәктәп һәм анда үткәрелгән кичәләр турында язам. 2024 елның журнал битләрендә “Мәктәптә бер көн” дигән фотобәйгене алып баруны миңа йөкләделәр.

Әлеге бәйгедә минем дә катнашасым килә. Бәйгенең шартларын санап китсәң яхшы булыр иде һәм кайсы адреска юлларга кирәк була.

Теләгең булгач, бик яхшы. Катнашу өчен:

1) бер көндә булган кызыклы мизгелләрне фотога төшер.

2) мавыктыргыч рәсе асты язып, 10 фотоны sabantui@bk.ru адресына юлла.

Бик зур рәхмәт. (Һәр төркемнән берәр чыгыш тыңлана. Үзбәя куела.)

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә публицистик стиль, мәкалә кебек төшенчәләрне өйрәнеп, сез журналист профессиясенең кайбер  үзенчәлекләре белән таныштыгыз. Билгеле барыгыз да журналист булып китмәс. Бәлки, арагыздан кемдер шушы профессияне сайлар. Ләкин тормышта үз урыныңны табу өчен, дөньяда булган яңалыклар белән таныш булырга кирәк.

  1. I Рефлексия, йомгаклау

Укытучы/ Укучылар, сез инде газета-журналлар турында мәгълүмат алдыгыз, интернет белән таныш, шулай булгач, белемнәрегезне бергә туплап интернет һәм газета-журналларны чагыштырып кечкенә генә дебат, ягъни дискуссия үткәреп алыйк.

1, 2 нче төркемнәр – газета-журналлар яклы;

3, 4 нче төркемнәр – интернет яклы.

Төркемнәрдә фикерләшү өчен сорау. Мәгълүматны интернеттан алуы кулайракмы, әллә газета-журналданмы? Кайсы төркем миңа үз мәгълүмати чыганагының яхшырак икәнен дәлилли ала, шул төркем жиңүче була. Фикерләрне тупларга 15 секунд вакыт бирәм.

Фикерләр тыңлана:

  • Интернеттан информацияне тиз арада белеп була.
  • Газета- җурналлар һәрвакыт кул астында, интернет исә тотмаска мөмкин.
  • Интернетта дөньякүләм информацияне дә табып була.
  • Интернетта булган бар информациягә дә ышанырга кирәк түгел, шуңа күрә без газета-журналлар яклы.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез дебатны туктатып торыйк, фикерләрегез өчен рәхмәт. Интернет тормышка көннән–көн ныграк үтеп керсә дә, газета-журналлар актуальлеген югалтырга тиеш түгелләр.

Сез шулай ук “Сабантуй”, “Ялкын” журналларының яңа саннары белән интернет аша да таныша аласыз, экрандагы сайтларны язып алыгыз: sabantui@bk.ru, yalkin@bk.ru

“Дәрестә нинди УМ тикшердек?” соравына җавап бирү.

Дәрескә гомуми бәя кую.

  1. Өй эше бирү.

Берсен сайлап алырга:

  1. “Интернет заманында газета-журналларның роле” дигән темага мәкалә язып килергә.
  2. “Сабантуй” яки “Ялкын” журналларында 2024 елда игълан ителгән бәйгеләрнең берсендә катнашу өчен материаллар тупларга.