«Татар егете» һәм «Татар кызы» бәйгесе

№ 100

(IVIX сыйныф укучылары өчен)

Рәзинә МУЛЛАХМӘТОВА,

Питрәчтәге мәктәп-интернатның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1. Укучыларның татар теле һәм татар халкының милли үзенчәлекләре темасы буенча алган белемнәрен тикшерү, ныгыту һәм яңа мәгълүматлар белән таныштыру.

2. Укучыларның сорауларга тулы, дөрес җавап бирүләрен һәм уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү, җитезлек, осталык һәм сәләтләрен ачу.

3. Укучыларда туган халкына һәм аның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну, горурлык хисләре уяту.

Җиһазлау: презентация, шарлар, чиккән киемнәр, кул эшләреннән күргәзмә, аудиоязмалар, фанфары.

Материаллар: биремнәр, түбәтәй, билбау, инә-җеп, төймәләр, чүкеч, кадак, ярмалар, бәрәңге, пычак.

Кичәнең барышы

Зал бизәлә. Тантаналы көй яңгырый. Сәхнәгә як-яктан 2 алып баручы чыга.

1 нче алып баручы. Исәнмесез, укытучылар, укучылар, бәйгедә катнашучылар!

Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Ә батырлык сезгә — егетләргә!

2 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында егетләрнең, кызларның тапкырлыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә.

1 нче алып баручы. Бүген “Татар егете” һәм “Татар кызы”бәйгесендә катнашырга килгән егет-кызларыбыз да акыллы, тыйнак һәм тапкыр.

2 нче алып баручы. Без аларның нинди күркәм сыйфатларга ия икәнен бүгенге бәйгеләрдә белербез һәм күрербез.

Зур сәхнәдә бүген бәйге

Белеп торыйк шушы хакта.

Сәхнә күркәм, укучылар,

Уйнап-көлеп торган чакта.

1 нче алып баручы. Аларның хезмәтенә гадел жюри бәя бирәчәк.

— Хөкемдарлар, сезгә сүзем!

Гадел хөкем кылыгыз.

Җанатарлар, сезнең бурыч –

Ныклы терәк булыгыз,

Ә тамаша кылучылар,

Кулыгызны кызганмыйча,

Алкышлап утырыгыз!

2 нче алып баручы. Әй, кызлар һәм малайлар,

 “Татар егете”н һәм “Татар кызы”н сайлыйк,

Хәзер аларны елмаеп,

Кул чабып каршы алыйк.

1 нче алып баручы. Әйдәгез, әлеге тырыш, уңган, булдыклы малайларны һәм сөйкемле, тыйнак кызларыбызны түргә чакырыйк. Менә алар: …

Фанфары астындабәйгедә катнашучылар сәхнәгә чыгып тезелә.

2 нче алып баручы.  Менә безнең бәйгедә катнашучыларыбыз сезнең алда һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне гадел жюри белән таныштырып китәбез. Таныштыру.

1 нче алып баручы.  Ул миңа елмайды да күзен кысты

Ни өчен икәнен мин беләм –

Чөнки ул таныштырырга тели

Безне үзе белән.

2 нче алып баручы. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, дигән мәкаль бар халыкта. Димәк, сиңа үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Ә бу үзең белән таныштырудан башлана. Бәйгенең беренче биреме әнә шундый: «Әйдәгез, танышыйк!» дип атала да инде. Бәйгедә катнашучылар кыскача үз-үзләре белән таныштырырга тиешләр. Беренче булып егетләр башлый.

IV сыйныф егетенә сүз бирелә.

2 нче алып баручы. Алдагы уенчыбыз VI сыйныфтан, хәзер сүзне аңа бирәбез.

1 нче алып баручы. Үз-үзе белән таныштыруны дәвам итә IX сыйныф укучысы.

2 нче алып баручы.

Татар кызы – бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!..

Нечкә билле бу сылуга

Сокланып син бакчы бер!

 Ә хәзер микрофонны V сыйныф кызына бирәбез.

1 нче алып баручы. Чират, ниһаять, 7 сыйныфка да җитте. Рәхим ит!

2нче алып баручы. Ә хәзер уенда катнашучы иң өлкән кызыбыз IX сыйныф укучысына чират җитте. Рәхим итегез!

2 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә, сезнең белән якыннан танышканга без бик шатбыз. Һәрберегезнең чыгышын жюри исәпкә алыр.

1 нче алып баручы. Чыннан да, ир-егетләр дә кызлар да, кирәк чакта батыр да, кыю да, тапкыр да, акыллы да, түземле дә, ягымлы да була белергә тиеш.

2 нче алып баручы. Әйе, мин сезнең белән килешәм.Ләкин чын егет булу өчен, минемчә, болар гына аз әле. Бу сыйфатлардан тыш, алар үзләрен белем өлкәсендә дә сынатмаска тиеш.

Шулай итеп беренче бәйгебез “Белем илендә”дип атала. Разминка. Сезгә сораулар биреләчәк, ә сез аларга тиз генә җавап табарга тиеш.

1. Татарстанның башкаласы? (Казан.)

2. Анда җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә? (Бакча.)

3. Хоккей командасында ничә уенчы? (18.)

4. Татарстанның дәүләт гербында төшерелгән җәнлек? (Ак барс.)

5. “Шүрәле” әкиятенең авторы? (Г.Тукай.)

6. Татар халкының җәйге бәйрәме? (Сабантуй.)

7. Без яшәгән республика ничек атала? (Татарстан.)

8. Татарстан флагының төсләре? (Яшел, ак, кызыл.)

9. Казан хоккей командасының исеме? (Ак барс.)

10. Татарстанның президенты кем? (Р.Миннеханов.)

11. Татар егетенең милли баш киеме? (Түбәтәй.)

12. Татар кызының милли баш киеме? (Калфак.)

Җыр “Хәерле көн”.

2. Ә хәзер сезгә икенче бирем итеп ребуслар таратыла. Сез аларны чишеп жюрига тапшырырга тиеш. Башладык.

2 нче алып баручы. Ә безнең егет-кызларыбыз шул ук вакытта сәләтле дә әле. Алдагы бәйгебез дә нәкъ шуңа багышланган һәм ул “Һөнәреңне күрсәт!” дип атала. Бу бәйгедә сез үзегезнең нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтергә тиеш.

1 нче алып баручы. Сәхнәгә беренче уенчыбызны чакырабыз. Рәхим итегез. Уенчылар чиратлашып чыгыш ясый.

2 нче алып баручы.

Уеннар бит, дусларым,

Витаминнар кебек алар:

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Әйдәгез, без дә сезнең белән уйнап алыйк, белемнәрегезне барлыйк.

Безгә урманнан куян килгән һәм үзе белән биремнәр алып килгән. Хәзер егет-кызларыбызның эшкә осталыкларын да тикшереп китик әле.

1 нче алып баручы. Киләсе бәйге “Бәрәңге чистарту” дип атала. Кызлар да, егетләр дә бу эшне башкарганнары бардыр, ләкин бүген бәрәңгене тиз һәм юка итеп әрчергә кирәк. (Катнашучылар бирем башкарган вакытта музыкаль номерлар күрсәтелә.)

2 нче алып баручы. Булдырдыгыз, барыгыз да оста икән. Ә хәзер чираттагы “Төймә тагу” бәйгесе. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, төймә дә төшеп кала, шул вакытта тиз генә инә-җеп алып аны тагарга туры килә, ә сез бу эшне ничек башкарырсыз икән, әйдәгез карап карыйк. (Катнашучылар төймә таккан арада “Татар егете” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ә кызларга 100 булса да комачау итмәс” — безнең алдагы конкурс шулай дип атала.

Безнеңчә, конкурста катнашучы егетләребез кадак, чүкеч, пычкы, ышкы, балта һәм әйбер ясарга кирәкле булган башка эш коралларын оста итеп куллана да беләләрдер. Димәк, егетләр, сез хәзер әлеге тактага кадаклар кагарга тиеш. Эш барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз, ә кызларга килгәндә алар безнең булачак әниләр, шулай булгач сезнең күп вакыт аш бүлмәсендә үтәчәк. Тиз генә ботка пешереп алырга булдыгыз ди, тик сез күрмәгәндә, балагыз ярмаларны кушып куйган, башка ярма юк, шулай булгач сезгә аларны аерырга туры киләчәк. Биремнәр аңлашылса, башладык. (Савыттта кушылган дөге, карабодай, борчак ярмаларын кызлар өч савытка аера.)

2 нче алып баручы. Соңгы бәйге – “Татар халык ашлары”. Хәзер экранда татар халык ашлары чыга, сез аның ничек аталуын язырга тиеш.

Өчпочмак

Кыстыбый

Гөбәдия

Коймак

Ит бәлеше

Кош теле

Чәкчәк

(Өстәмә бирем итеп берәрсенең ничек әзерләнүен сорарга мөмкин.)

1 нче алып баручы.

Уңган да безнең кызлар,

Булган да безнең кызлар

Кулларында ут уйната

Булдыклы безнең егетләр.

Укытучы. Уеныбыз тәмамланып килә. Инде аңа нәтиҗә ясыйк. Сүз жюрига бирелә.

(Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә тәбриклән.ә)

Номинацияләр: “Иң оста егет”, “Иң акыллы егет”, “Иң текә татар егете”; “Иң уңган кыз”, “Иң тыйнак кыз”, “Иң кыю кыз”.

Бүгенге бәйгенең җиңүчеләре булып,

“Татар егете 2017”-_________________________

“Татар кызы 2017”- _____________________________ сайлана. Котлыйбыз!

2 нче алып баручы. Рәхмәт, егетләр, кызлар. Чыннан да һәрвакытта да бүгенге кебек кыю, уңган, тырыш булыгыз. Бәйге тәмам, катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!

Кичә “Матур булсын” җыры белән тәмамлана.

“Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгесе

(IVIXсыйныф укучылары өчен)