«Татар-дозор» квесты

№ 161

Зиләрә ДАНИЛОВА,

Зәйдәге 6 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әлеге чараны «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрдек.

Максат:

– укучыларда туган якка һәм ана теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;

– «Мин татарча сөйләшәм» акциясе турында мәгълүматларын арттыру;

– иҗади сәләтләрен үстерү;

– милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;

– сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бурычлар: төрле биремнәр аша   укучыларда ана телләрен, туган якларын  өйрәнү; аны ярату, хөрмәт итүгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: тукталыш исемнәре язылган номерланган  күрсәткечләр, стенада, укучыларның, алып баручыларның түшләрендә – акциянең эмблемасы, биш өстәл, ике баскетбол тубы, биремнәр язылган кәгазьләр.

Оештыру: спортзалның стенасына акциянең эмблемасы һәм тукталыш исемнәре язылган номерланган күрсәткечләр эленә. Бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта биш өстәл куела. Аларга номерлар сугыла.

Һәр парта янында бер өлкән сыйныф укучысы тора. Алар үз тукталышларындагы уен барышын тикшереп торалар. «Спорт тукталышы» янына икешәр бала куела.

Командалар бишәр баладан тора. Командаларга алдан ук исем уйланыла. Уенчылар спорт киеменнән. Уен башланыр алдыннан жирәбә салына. Командалар бер-берсенә сәламләү әзерлиләр.

Командаларга түбәндәге исемнәрне тәкъдим итәргә була:

1 нче команда – «Җитезләр»

2 нче команда – «Тырышлар»

3 нче команда – «Өлгерләр»

4 нче команда – «Зирәкләр»

5 нче команда – «Кыюлар»

Уен барышы

1. Командалар бер-берсен сәламлиләр.

2. Капитаннар  жирәбә салуда катнаша.

3. Алып баручының командасы буенча уенчылар тукталышларга йөгерәләр, андагы биремнәрне үтиләр. Һәр тукталышны узгач, «Спорт тукталышы»на барып, баскетбол боҗрасына туп ыргыталар. Боҗрага эләккән һәр туп очко булып санала.

1 нче тукталыш«Туган ягым – яшел бишек»

Бирем. Зәй районы авылларының исемен языгыз. Һәр дөрес җавапка –1 балл.

2 нче тукталыш – «Җиде сорауга бер җавап»

Бирем. Табышмакларның җавапларын табыгыз.

1. Татарстандагы нинди шәһәр балык исемен йөртә?

2. Татарстандагы нинди шәһәр боерык фигыль белән белдерелә?

3. Җөмлә беткәч, нишлиләр?

4. Кайсы айны ашарга ярый?

5. Гафу үтенүне бер сүз белән ничек итеп әйтеп була?

6. Тау белән тау итәге арасында нәрсә бар?

7. «Көн» белән «төн» нәрсәгә бетә?

8. Нинди сорауга беркайчан да «әйе» дип әйтеп булмый?

3 нче тукталыш – «Бер сүз белән әйткәндә»

Бирем. Бу сүзләрне бер генә сүз белән атагыз:

  1. Форма, “2”ле, “5”ле, укытучы, көндәлек.
  2. Кычыткан, үги ана яфрагы, әрекмән, мәтрүшкә, ромашка.
  3. Витаминлы, бәлеш пешереп була, бакчада үсә, суык тигәндә парын сулап дәваланалар.
  4. Барып, көлә-көлә, тырышып, арганчы, укыганчы.
  5. Рәхмәт, рәхим итегез, исәнмесез, кичерегез, сау булыгыз.

4 нче тукталыш – «Олимпиада»

Бирем. Билгеләнгән араны тимераякта шуу хәрәкәтләре ясап узарга.

5 нче тукталыш – «Яхшы сүз балдан татлы»

Бирем. Таблицадагы хәрефләрне тоташтырып, «тәмле сүзләр» табарга.

6 нчы тукталыш – «Адашкан сүзләр»

Бирем. Сүзләрдән мәкальләр төзе:

  1. Теле барның иле бар.
  2. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
  3. Телләр белгән илләр белгән.

(Барлык тукталышны да йөреп чыккан команда стена буена тезелеп баса. Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнә.)