Тарихыбыз турында үтемле итеп

Әлфия САБИРОВА,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 

Әгерҗе районы, Яңа Авыл.

Матур әдәбият – кешелекнең аерылгысыз юлдашы, рухи елъязмасы, җәмгыять тарихының мөһим өлеше ул. Әдәби әсәрләр кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә нигез булып тора. Нинди генә чорлар, нинди генә вакыйгалар булмасын, кеше әдәбияттан башка яши алмаган. Ул аңа рухи яктан көч, дәрт өстәп торган.

Матур әдәбият – йогынтылы сәнгать. Татарстанның халык шагыйре  Шәүкәт Галиев: «Әдәбиятның бурычы – кешеләрне яхшырту. Моңа никадәр иртәрәк алынсаң, шулкадәр нәтиҗәле. Нигә кешенең кимчелекләре үзе белән бергә үскәнен көтәргә? Соңыннан дәвалыйсы урынга башта профилактика булсын», – дигән. Моны Г.Әпсәләмов фикере дә раслый: «Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә зур йогынты ясый».

Кулымда – апалы-энеле Сөембикә белән Айтимернең Биләрдәге Җәмигъ мәчетен күрергә барулары, юлда алган мәгълүматлары һәм тәэсирләре турында язылган китап. Бу Рухия Ахунҗанованың Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Шәһре Биләрдә кунакта» дигән китабы.

Әлеге китапны кулга алуга, иң элек аның тышлыгы игътибарны җәлеп итә. Милли бизәк, борынгы корылмалар, күккә ашучы ай укучыда кызыксыну уята, аның күңелендә сораулар туа. Шул сорауларга җавапны ул китап битләреннән эзли. Әсәр 12 бүлектән тора. Аларга укучыны җәлеп итәрлек исемнәр куелган, ләкин барысы да аңлашылып бетми, Укучы уйланырга, эзләнергә мәҗбүр. Сорауларга җавап эзләп, китапның беренче бите ачыла. Ә анда – укучыга таныш та, таныш та булмаган серле дөнья; ул үзе дә сизмәстән әсәр геройлары белән сәяхәткә кузгала. Авторның бу алымы бик уңышлы, чөнки балалар моны бик тә үз итә. Ерак ара, алда ни көтәсе билгесез. Юлга әзерләнгән ризыклар ашалган, су эчелгән. Юк, куркырга кирәкми. Автор искәртә: ниятегез изге, сез ялгыз түгел. Сусылу апа, сусауны басарга кыярлар, тамак ялгарга бодай күмәче, күчтәнәчкә урман чикләвеге биреп, хәерле юл теләп озатып кала. Юл дәвам итә. Бик тә сәер: авыл урамында бер генә бала да күренми. Бу авыл балалары кая киткән? Инде укучы да аптырашта. Берничә йортны узуга, авыл башындагы чирәмлектә кечкенә мәйдан ясап, малайлар ниндидер уенга әзерләнәләр. Автор бик тә тәфсилләп уен барышын бирә. Укучы, үзе дә сизмәстән, уенчылар белән бергә хәрәкәт итә, уенның асылына төшенә. Айтимернең уеннан аерыласы килми. Ләкин аларның максат башка. Балалар юлларын дәвам иттерә. Сораулар тагын да арта. Автор балаларга юлдаш әзерли. Ул – тормыш тәҗрибәсе туплаган Теләй абзый. Аның инде барлык сорауларга да җавабы әзер. Тышкы шәһәрнең гүзәл табигате балаларны әсир итә. Бу матурлыкка 1080 – 1169 елларда яшәгән гарәп сәяхәтчесе, ислам дине белгече әл-Гарнати да сокланган. Биләр зур кала икән. Автор, бик тә үзенчәлекле итеп, сатудагы әйберләр белән таныштыра, бүгенге укучыга күпме яңа сүз, яңа мәгълүмат җиткерелә. Көбә, калкан һ.б. дошманнан саклану чаралары һәркемгә аңлаешлы итеп бирелә. Автор исә үзе дә  боларны бик җентекләп өйрәнгән, укучы күңеленә үтеп керерлек һәм истә калырлык итеп бирү юлларын тапкан. Ә иң әһәмиятлесе – китап. Теләй абзый сөйләгән язу тарихы үтә дә кызыклы. Гомумән, үткәнебез сокланырлык. Атны кулга ияләштерүче дә безнең бабаларыбыз икәнлеген  Теләй абзый балаларга горурлану белән сөйли. Төзүче Аслан, аның башкарган эшләренә дә сокланмый мөмкин түгел. Болгар иле элек-электән төзүчеләргә бай булган, шуңа күрә бер-бер артлы сокланырлык шәһәрләр барлыкка килгән. Ә шул чорның Ягъкуб бине Ногман, шагыйрь Кол Гали кебек шәхесләре бүгенге укучыга да өлге булып тора. Тарихи җирлекне, милли үзенчәлекне  яңа сулыш белән үтемле итеп бүгенге көн укучысына җиткерә алуы – авторның уңышы.

Үткәнебез тарихын, әдәбиятын, мәдәниятын яхшы белү – киләчәкнең нигезе. Үткәнне белмичә, бүгенге көнне аңлап та, бәя биреп тә, күзаллап та булмый. Заманалар, кешеләр үзгәрә, ләкин иң мөһиме – үткән белән горурланып, хәзергене саклап, якты өметләр белән алга атлау. Рухия Ахунҗанованың «Шәһре Биләрдә кунакта» әсәре үткәне белән горурланырлык, киләчәккә аек акыл белән караучы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Тәрбия эше бүген кыен чор кичерә, чөнки кая гына карасаң да, тирә-ягыбызда – әхлаксызлык, бозыклык күренешләре. Еш кына балалар буш вакытларын компьютер каршында үткәрә. Аларны телевизор, урам тәрбияли. Үгет-нәсихәт, боеру аша гына балалар белән уртак тел табып булмый. «Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр», -– дип язган мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин. «Шәһре Биләрдә кунакта» әсәрендә беренче битеннән соңгысына кадәр – тәрбия. Язучы туган телебезнең нәфислеген тоеп эш итә, һәр сүзенә, һәр җөмләсенә тирән мәгънә салып, укучысына аңлаешлы итеп җиткерә белә. Әйтәсе фикерен әңгәмә барышында теге яки бу образдан әйттерә. «Аштан олы булмагыз», – ди Сусылу апа. Хәзерге чор баласына моны әйтү бик кирәк. «Кайнар ризык сәламәтлеккә зыянлы». Күп итеп сөйләп тормый гына әйтеләсе фикер бер җөмлә аша балага җиткерелә. Айдаш балчык сыбызгысын күрсәтеп мактанып ала. «Өйдә сызгырырга ярамый» дигән кисәтүне истә тотып, сызгыртмыйча, яңадан урынына куя. Бүген күп кенә ата-ана баласына барлык нәрсәне рөхсәт итә. Бала бит нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен кечкенәдән аңлап үсәргә тиеш. Теләй абзыйның сүзләренә игътибар итик. «Өлкәннәргә үзегез башлап сәлам бирегез. Кешеләргә төртеп күрсәтмәгез. Шаулашып утырмагыз». Бүген бала боларга игътибар итәме? Кызганычка, күп кенә ата-аналар, балалар боларны вак нәрсәгә саный. «Без – болгарлар. Ә «болгар» сүзендә «укымышлы кеше» дигән мәгънә ята». Бу сүзләр Шәмсираван авызыннан әйттерелә, ә ул – укучының яшьтәше. Теләй абзый Шәмсираванның аз сүзле, ләкин бәхәсләшкәндә гел өстен чыгуын  әйтә. Автор белемле булу кирәклеген Шәмсираван образы аша укучыга бик ачык аңлатып бирә. Әсәр ахырында бүгенге көн укучысына иң кирәкле сүзләр җиткерелә: «Дошманнар безгә килмәс, чөнки болгарлар – җиңелмәс халык».рухия китап

Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары татар халкының тәрбия нәтиҗәсендә тупланган. Әнә шул изге мирасны – бәһасез кыйммәтләрне үзләштереп, яшь кеше үз тормышын, әдәп-әхлагын, чынбарлыкка карашын һәм гамәлләрен уңай якка үзгәртсә, үзенең яшәү рәвеше, тормыш итү кагыйдәләре итеп кабул итә алса, андый шәхес киләчәктә үзенә дә, гаиләсенә дә,әйләнә-тирәдәгеләргә дә иманлы, бәрәкәтле яшәү үрнәкләре күрсәтә ала.

Рухия Ахунҗанованың «Шәһре Биләрдә кунакта» әсәрен тирән дулкынлану белән укып чыктым. Тарихи үткәнебез горурланырлык, ә шушы хакыйкатьне укучысына җиткерүче язучының әдәби осталыгы сокланырлык. Мин ышанам: бу китап үз укучысын табар. Р.Ахунҗанованың әлеге әсәре һәр укытучының, һәр тәрбияченең, һәр ата-ананың тәрбия эшендә терәк булырлык өстәл китабына әйләнер. Тынгы белмәс каләм иясенә киләчәктә дә уңышлар телим, аның иҗат чишмәсе беркайчан саекмасын, безне яңадан-яңа тәрбияви һәм тарихи китаплары белән сөендереп торырга язсын.