Тәрбияче эшендә арт-терапия

(Педагоглар өчен мастер-класс)

Гөлназ ГАЗИЗОВА,

Чаллыдагы

48 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе

Максат: Белем бирү процессында катнашучыларның эмоциональ иминлеген саклап калу коралы буларак арт-терапия технологияләрен күрсәтү һәм практик үзләштерү аша педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру.

Бурычлар:

  1. Педагогларны арт-терапиянең төп төшенчәләре белән таныштыру һәм аларны педагогик практикада куллану мөмкинлекләрен күрсәтү.
  2. Рәсем ясау терапия техникасы ярдәмендә уңай эмоциональ атмосфера тудыру.

3.Индивидуаль һәм коллектив иҗат эшчәнлеге өчен шартлар тудырып, педагогларның иҗади потенциалын активлаштыру.

Мастер-классның барышы.

Кереш өлеш.

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин Сезне тәрбия эшендә арт-терапия куллануга багышланган мастер-класста сәламләвемә шатмын. «Арт-терапия» термины «сәнгать белән дәвалау» дигәнне аңлата. Бу ысул беренче тапкыр табиблар тарафыннан 1938 елда кулланыла. Пациентларының иҗат белән мавыгып авыруларны җиңелрәк кичерүләрен ачыклыйлар. Ул чорда бу метод табиблар арасында кулланылган булса, бүген аның чикләре шактый киңәйде. Хәзер арт-терапиянең чикләре юк һәм ул балаларда да, педагогларда һәм ата-аналарда да киеренкелекне, арыганлыкны һәм тискәре эмоциональ халәтләрне киметү өчен педагогикада һәм психологиядә нәтиҗәле корал булып тора.

Төп өлеш.

Сәнгатьнең ничә төре һәм иҗади чагылышның ничә ысулы булса, арт-терапиянең дә шулкадәр төре бар. Иҗади эшчәнлекнең харакатерына һәм килеп чыккан продуктына  карап түбәндәгеләргә төрләре бар:

* төс терапиясе

* әкият терапиясе

* музыка терапиясе

* ком терапиясе

* мандалотерапия

* библиотерапия

* бию терапиясе

* уен терапиясе

* кино терапиясе

* әвәләү

* рәсем ясау һәм башка бик күпләр.

Бу методларның күбесе сезгә яхшы таныш һәм, бәлки, сез аларны актив кулланасыздыр. Үз эшемдә мин аеруча еш кына “рәсем ясау терапиясенә” мөрәҗәгать итәм. Аның төп өстенлекләре шунда –  ул куркынычсыз, киеренкелектән  йомшаклык белән арынырга мөмкинлек бирә. Шунысы мөһим: рәсем ясау терапиясенең максаты – шедевр тудыру түгел, бәлки кичерешләрне белдерү һәм иҗади энергиягә юл бирергә ярдәм итү. Балалар белән эшләгәндә рәсем ясау моторика, фикерләү, күрү-мотор координациясен һәм күз үлчәмен үстерүгә ярдәм итә. Мин кулланган “рәсем ясау терапиясе” техникалары арасында түбәндәгеләрне  аерып күрсәтәсем килә:

* «Эзләр»

* «Буяуга өрү»

* «Төсле таплар»

* «Кляксография»

Практик  өлеш: «Үз-үзеңне ясау»техникасы.

Мин сезне иң яраткан техникамның берсе – «Үз-үзеңне ясау» белән таныштырасым килә. Аның максаты – үз-үзеңне танып белү һәм «мин» образы белән эшләү.Техниканың асылы үзеңне үсемлек, хайван яки схематик символ рәвешендә сурәтләүдә. Эшләр имзаланмый. Тәмамланганнан соң барлык рәсемнәр эленә, һәм без үз тойгыларыбыз белән уртаклашып, кемнең автопортреты икәнен белергә тырышабыз.

Хөрмәтле коллегаларым, мин сезгә берничә минутка балачагыгызга кайтып, үзегезне шушы техника ярдәмендә ясап карарга тәкъдим итәм.

(Педагоглар биремне үтиләр. Эшләр гомуми карау өчен урнаштырыла, фикер алышу үткәрелә)

 Рефлексия һәм йомгаклау.

Сезнең һәр эшегез уникаль һәм кабатланмас. Хәтта сез үзегез дә аның төгәл күчермәсен ясый алмассыз. Гади генә  арт-терапия техникасын үз эшегез белән берләштереп алып барсагыз, тиз арада уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек булачак. Мондый эшчәнлек гадәти булмаган, мавыктыргыч һәм үз-үзең һәм төркем белән элемтәне җайга салырга бик яхшы ярдәм итә. Әгәр бу техника сезгә кызыклы тоелса, сез аны үз эшегездә кыю куллана аласыз. Игътибарыгыз һәм актив катнашуыгыз өчен рәхмәт!