Тамырдаш сүзләр

№51

(Татар мәктәбенең II сыйныфында татар теле)

Гүзәлия ГАНИЕВА,

Лениногорск районы Түбән Чыршылы төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Дәреснең максаты: укучыларның татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен; тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын дөрес билгели белү күнекмәләрен камилләштерү, каллиграфик дөрес яза, укый, яза белү күнекмәләрен камилләштерү.

Мәсьәләләр:

‒ татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен, тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын билгели белү күнекмәләрен камилләштерү;

‒ укучыларның куелган максат һәм аны үтәү шартлары нигезендә уку күнекмәләрен планлаштыра, бәя бирә белү күнекмәләрен үстерү;

‒ эш-күнекмәләрне чишү өчен, иҗади якын килүчәнлекләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучылар тамырдаш сүзнең яңа мәгънә белдерүен аңларга, тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын дөрес билгели белергә тиеш.

Дәрес тибы: яңа белемнәр формалаштыру дәресе.

Укучыларның эш формасы: индивидуаль, фронталь, төркемдә.

Техник җиһазланыш: укытучы ноутбугы, проектор, интерактив такта.

 

Дәрес барышы

 

№ Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Формалашычы УУК

1.

Оештыру моменты

Укучыларны сәламләү.

‒ Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын!

Бер-беребезгә карап елмайыйк, уңышлар телик

Укытучыны сәламләү, эш урыннарын тәртипкә китерү.

Балалар, елмаеп, бер-берсенә уңышлар тели

Шәхси (укытучыга, иптәшләренә эмоциональ җавап)

2.

Белемнәрне актуальләштерү

• «Бу авазны бел» уены

• Матур язу

• Логик разминка

Укытучы интерактив тактадагы сүзләр буенча бирем әйтә:

‒ Калакта бар, кадакта юк.

Укытучы соравына җавап бирәләр.

‒ [л] авазы

Танып-белү (nелдән аңлата белү; анализ, синтез; фикерләүнең логик чылбырын төзү; исбатлау)

‒ [л] нинди аваз?

‒ Парсыз яңгырау тартык аваз.

‒ Әйдәгез, [л] хәрефен язабыз.

Язалар (Лл)

‒ Карабодай сүзендә ничә сүз яшеренгән?

‒ Кар, кара, ара, ай, арба, бодай һ.б.

3.

Эшчәнлекне үзбилгеләү

‒ Бүген нәрсә турында сөйләшербез?

‒ Тамырдаш сүзләр  турында сөйләшербез

Регулятив (планлаштыру)

Тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан уртаклыгы булган сүзләрне аерып алыгыз:

1) акча, күз, тиен

2) машина, күзлек, парта

3) кеше, күзле, үлән

4) ак күзсез чәчкә

‒ Һәр төркемдә уртадагы сүзләр үзара охшаш (күз, күзлек, күзле, күзсез)

‒ Бу төркемдәге сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

‒ Аларда уртак тамыр бар

‒ Бүгенге дәреснең темасы ничек була инде?

‒ Тамырдаш сүзләр.

4

Дәрес темасы буенча эш

1. Төркемнәрдә эш.

‒ Мин сезгә сүзләр таратам, ә сез шуларга нисбәтле ике төркемгә аерылыгыз (сүз, сүзлек, сүзчән, сүзле, күзлек, күзсез, күзле)

Эшлиләр

Коммуникатив (укытучы һәм иптәшләрең белән уку буенча аралашуны планлаштыру; диалогны белү)

‒ Нигә мондый төркемнәр килеп чыкты?

‒ Чөнки бер төркемдә  ‒ сүз, ә икенче төркемдә күз тамыры тамырына нисбәтле тамырдаш сүзләр

‒ Каян чыгып аларны тамырдаш сүзләр дип әйтеп була?

Балаларның фикерләрен тыңлау

2. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү

5

Рефлексия

‒ Алга куйган максатларны үтәдекме? Фишкалар белән билгеләп үтик

Балалар үз фикерләрен әйтәләр.

Регулятив (контроль, коррекция, билге)

6

Дәресне йомгаклау

Шәхси, коммуникатив (үз фикерләрен әйтә белү; сөйләмнең монологик формасын куллану)

7 Өй эше