Тамчы – шоу

№ 101 — «Яшел бишек» бәйгесе

(башлангыч класс укучылары арасында әйләнә-тирә дөнья фәненнән интеллектуаль уен)

Рәис СӨНГӘТУЛЛИН,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Презентация

Максат:

— укучыларда табигатькә, әйләнә-тирә дөнья фәненә карата аңлы караш булдыру;

— укучыларның сөйләмен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, баету;

— экологик культураны үстерү;

— укучыларга үз максатларын тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирү;

— эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

— табигатькә, табигый байлыкларга сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, кәгазь битләре, ручкалар.

Уен тәртибе: уенда 2 команда катнаша. Уен 7 турдан тора. Командалар визитка әзерли: исем, девиз сайлый.

Уен барышы

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! «Тамчы – шоу» уенын башлап җибәрәбез. Безнең бүгенге уеныбыз экологиягә, табигатькә багышлана.

Кеше туган якны, аның табигатен ямьле булганга, рухи һәм матди азыкка юмарт булганга ярата. Димәк, Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч, дәрт бирүче. Кеше – табигать баласы. Аңа тереклек итү өчен Җир, Су, Һава, Кояш кирәк.

Алып баручы. Уенны бәяләүче жюри белән танышып китик. (Жюри әгъзәларын тәкъдим итү.)  Сүз командаларга бирелә. 2 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде. Командалар рәхим итегез.

Командалар чыгышы.

(2 команданың да исеме, девизы яңгырый, һәркем үзе белән таныштыра. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга, күмәк эшләргә дә рөхсәт ителә.)

«Табигать дуслары»

Саклыйк Җирне – табигатьне

Ул – тиңсез хәзинәбез.

Яратабыз бар җиһанны –

Табигать дуслары без!

Мин –  …  ( укучылыр үзләре белән таныштырып чыга. )

«Яшеллек сакчылары»

Саклыйбыз язын уянган

Тал- тирәкләр бөресен,

Бөҗәкләрне һәм кошларны –

Яратабыз барысын!

1 тур Булсаң зирәк, әйт тизрәк!

Алып баручы командаларга чираттан сораулар бирә, командалар җавапны яза. Һәр җаваптан соң дөреслеге тикшерелә.

1. Юл буендагы дару үләне? (Бака яфрагы)

2. Планетаның «үпкәләре» дип нәрсәне атыйлар? (Урманны, агачлар кислород бүлеп чыгара.)

3. Безнең якларда елга буенда үсә торган агач, ул бик сыгылмалы, җилдә ботаклары түбән иелә. (Тал)

4. Яз көне иң алдан чәчәк атучы үсемлек? (Үги ана яфрагы)

5. «Урман санитары» дип нинди кошны атыйлар? (Тукран)

6. Кайсы кош елына 3 тапкыр бала чыгара? (Чыпчык)

7. Кайсы агачның кәүсәсе ак? (Каен)

8. Иң беренче күк күкрәү кайсы айда була? (Май)

9. Поши һәр кыш саен нәрсәсен югалта? (Мөгезен)

10. Үрмәкүчнең ничә аягы бар? (8)

Жюри 1 турга нәтиҗә чыгара.

2 тур. Сез игътибарлымы?

Алып баручы. Икенче турда экран сезгә рәсемнәр күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап, истә калдырырга тырышыгыз.

— Экранда ничә песи сүрәтләнгән иде? (5)

— Рәсемдә ничә чеби күрдегез? (5)

Жюри 2 турга нәтиҗә чыгара.

3 тур. Сөйләгәнне танып бел!

Алып баручы. Бу турда тасвирлап бирүдән предметны танып белергә тиеш буласыз. Һәр команда киңәшләшкәннән соң, әлеге сорауларга язма рәвештә җавап бирә.

1) Бу ерткыч хайван. Алар гадәттә хәлсез, авыру яки имгәнгән хайванны тоталар. Шуның белән урманга һәм анда яшәүчеләргә файда китерәләр, авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә аларны «урман санитарлары» дип атыйлар. Ә кайчакта алар сарык, сыер көтүләренә һөҗүм итәләр һәм зур зыян да китерәләр. Кышын алар берләшеп көтү булып йөриләр, яз җиткәч көтү таркала. Апрель аенда аларның 5-12 балалары туа. Язын һәм җәен алар тычкан, кош, куян аулый. Ә балары үскәч, алар, бергәләп, поши, кабан дуңгызы, болан кебек эре хайваннарны аулыйлар. Алар – бик акыллы һәм сак. Үзенә куркыныч янаганны сизеп, ул урыннан озак вакытка китеп бара, балаларын да башка урынга илтеп яшерә. (Бүре)

2) Кәүсәсе бик юан, ботаклары таза мускуллы куллар сыман, борылмалы һәм юан, яфраклары нык уемтыклы. Бу агач төзү эшләрендә, җиһаз ясауда кулланыла. Ә яфрагы помидор яки кыяр тозлаганда файдаланыла. Чикләвеге – терлек азыгы. Бу агач – гайрәтлелек, ныклык, көч-куәт билгесе булып санала. Үзагачы аеруча нык, бүрәнәсе суда череми, ә бәлки, кара төскә кереп, тагын да катылана гына. (Имән)

Жюри 3 турга нәтиҗә чыгара.

4 тур – «Буталган хэрефләр»

Алып баручы. Бу турда буталган хәрефләрне тиешле урынга куеп 6 сүз төзергә тиеш буласыз. Һәр команда язма рәвештә җавап бирә.

Жюри 4 турга нәтиҗә чыгара.

5 тур – «Хаталы сүзләр»

Алып баручы. Бу турда бирелгән сүзләрдән хаталар табып, төзәтергә тиеш буласыз. Һәр команда язма рәвештә җавап бирә.

Жюри 5 турга нәтиҗә чыгара

6 тур – «Сүз эченнән сүзләр тап»

Алып баручы. Бу турда бирелгән сүздән яңа сүзләр төзергә тиеш буласыз. Командалар сүзләрне чиратлап әйтеп барачак. Чыганак сүзне иң беренче танып әйтүче командага 1 очко өстәлә.

векләчик

(Чикләвек – чик, иләк, келә, чиләк, кич, ил, Вәли, Кәче.)

Жюри 6 турга нәтиҗә чыгара.

7 тур – Капитаннар ярышы

Алып баручы. Бу турда капитаннарга 10 сорау бирелә. Әлеге сорауларга капитаннар «әйе» яки «юк» дип кенә җавап бирергә тиеш булалар.

1 нче команда капитанына сораулар:

1. Бер елда 12 ай бар. (әйе)

2. Нарат –ул яфраклы агач. (юк)

3. Сыерның баласы бозау була. (әйе)

4. Декабрь, январь,февраль – көз айлары. (юк)

5. Татарстан флагы яшел, ак, кызыл төсләрдән тора. (әйе)

6. Әнинең әнисе әби була. (әйе)

7. Фигураның барлык яклары озынлыгы суммасы – периметр дип атала. (әйе)

8. 8 не 4кә тапкырлагач 34 була. (юк)

9. Салават күперендә 8 төс бар. (юк)

10. 1 тәүлектә 24 сәг. (әйе)

2 нче команда капитанына сораулар:

1. Атнада 7 тәүлек бар. (әйе)

2. Аю, бүре, төлке – йорт хайваннары. (юк)

3. Киез итекне сарык йоныннан басалар. (әйе)

4. Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме. (әйе)

5. Июнь, июль,август – яз айлары. (юк)

6. Язын беренче булып кара каргалар кайта. (әйе)

7. Сыерчыклар бездә кышлыйлар. (юк)

8. Абага болында үсә. (юк)

9. Казан – Татарстанның башкаласы. (әйе)

10. 7 не 5 кә тапкырлагач 45 була. (юк)

Жюри 7 турга нәтиҗә чыгара, уенга нәтиҗә ясый.

Алып баручы. Тамчы-шоу интеллектуаль бәйгесе тәмам. Сез табигатьне аңлаучылар, аның матурлыгын күрә белүчеләр, аның байлыкларын саклаучылар булып үсәрсез дип ышанам. Бүгенге интеллектуаль уен сезгә күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар тупларга булышлык иткәндер дигән фикердә калам.

Командаларга дипломнар, бүләкләр тапшырыла.