Табигатьтә ел фасылы – я

№ 148

Фәридә ӘХМӘТҖАНОВА,

Казанның 132 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: Балаларда яз ел фасылын танып белергә өйрәтү һәм сөйләм эшчәнлеген баету.

Бурычлар:

–Темага кагылышлы сүзлек запасын активлаштыру.

–Рәсем буенча җөмлә төзергә өйрәтү.

–Сюжетлы-рольле уен эшчәнлегендә  киенү күнекмәләрен искә төшерү.

–Инглиз телендә өйрәнгән яз фасылына карата җырны хәтердә ныгыту.

–Логик фикерләүне үстерү.

Сүзлек:.

Җиһазлау: Алсу исемле курчак, “Табигатьтә яз” сюжетлы рәсеме.

Бердәм оештырылган уен эшчәнлеге барышы:

Тәрбияче:

–Балалар, бүген безгә кунаклар килгән! Исәнләшик әле.

Балалар:

–Исәнмесез!

Тәрбияче:

–Балалар, бүген безнең уен эшчәнлегенә курчак Алсу килгән. Әйдәгез, аның белән исәнләшәбез.

Балалар:

–Исәнме, Алсу!

Курчак Алсу:

–Исәнмесез, балалар! Менә янә мин сезгә кунакка килдем. Хәтерләсәгез, узган уен эшчәнлегендә без сезнең белән вакытны күңелле һәм файдалы уздырган идек.

Тәрбияче:

–Әйе, Алсу, бик дөрес искәрттең! Әйдәгез, искә төшереп үтикче, балалар, хәзер кайсы ел вакыты?

(Балалар җавабы.)

–Хәзер яз.

–Яз айларын әйтеп бирегез.

–Март, апрель, май.

Алсу:

–Дусларым, булдырдыгыз. Мин сезгә буш кул белән килмәдем. Күңелле уен-биремнәр, җыр алып килдем.

Тәрбияче:

–Мин Алсуга булышырмын. Ә сез, балалар, игътибарлы булыгыз. Җитез һәм дөрес җаваплар бирегез.

Алсу:

–Дусларым, әйдәгез, бергәләп сюжетлы-рольле уен башкарабыз. Уен “Алсуга киенергә булыш” дип атала.

–Башлыйбызмы?

–Әйдәгез.

Алсу белән тәрбияче киемнәр салынган тартманы балалар каршына куялар. Ел фасылына бәйле, тәрбияче балалардан Алсуга саф һавага чыкканда киемнәрне дөрес эзлеклелектә киенергә булышуны сорый.

Тәрбияче:

–Балалар, яз көне без калын киемнәрне салып, аларны юкарак һәм уңайракка алыштырабыз. Әйдәгез, бергәләп искә төшерик. Урамга һавага чыкканда Алсуга нинди киемнәрне киергә булышырбыз икән?

Балалар:

–Башта кофта киелә, аннан чалбар, чалбардан соң куртка я жилет киябез, ләкин замогын күтәрмибез, башлыкны кулга алабыз. Киенү бүлмәсеннән чыгып, баскычтан төшкәч, башка киябез, куртка я жилет замогын күтәрәбез һәм бутый, я сапогины иң соңыннан киеп, урамга юнәләбез.

Тәрбияче:

–Балалар, булдырдыгыз, безнең Алсу тирләмичә оператив рәвештә сезнең кебек урамга чыгып, рәхәтләнеп уйнап керәчәк.

Алсу:

–Бу алым белән киенсәк, барчабыз да тиз һәи җитез киенеп уенга чыгачак.

 

Тәрбияче: Эш күрсәткәч, уйнарга ярый.

Җитте ял итәр вакыт. Уйнап, шаярып алыйк.

Ял минуты. “Кошлар ашату” уены.

Балалар һәм тәрбияче түгәрәккә басалар.

Тәрбияче артыннан уен күнекмәләрен кабатлыйлар.

 

Чыпчык җим ашарга диеп,

Җимлеккә килеп кунды.

(Балалар кош булып хәрәкәтләр ясыйлар)

Як — ягына каранды,

Томшыгына җим алды.

(Кулларның учларын бергә кушып томшык ясыйлар, җим чүплиләр)

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Канатларын кагынды.

(Кулларын як — якка җәеп, кош канатларын күрсәтәләр)

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун,

Каурыйларын чистартты.

(Үзләрен куллары белән сыйпап, чистарталар)

“Җим белән сыйладың,– диеп,

Маратка рәхмәт әйтте”.

(Рәхмәт әйтәләр)

Тәрбияче:

–Балалар, ял итеп алдык. Әйдәгез, өстәл артына.

Тәрбияче балалар һәм кунаклар каршына “Яз” рәсемен чыгара.

Тәрбияче:

– Игътибар белән карагыз әле. Нинди ел фасылы рәсемдә?

Тәрбияче:

–Балалар, рәсемгә карап, тулы җөмлә белән җавап бирәбез.

Балалар җавабы.

–Рәсемдә мин яз фасылын күрәм. На картине я вижу весну.

–Яз көне кар эри. Снег тает.

–Кояш елмая. Солнце смеется.

–Көн озыная. День становится длиннее.

–Яшел үлән чыга. Травка зеленеет.

–Кошлар җылы яктан туган җиргә кайталар. Из теплых стран прилетают перелетные птицы.

–Дусларым, афәрин. Әйдәгез, үзегезгә гөрләтеп кул чабып алабыз.

Тәрбияче:

–Безгә Алсу, балалар, инглиз телендә узган уенда күңелле җыр – күнекмә өйрәткән иде. Әйдәгез, бергәләп әлеге җырны башкарыйк.

Тәрбияче Алсу белән җыр башкаралар:

The sun is warm, the snow melt,

The birds begin to sing.

The grass grows everywhere,

And snowdrop say: “Hello, spring!”

Тәрбияче:

–Афәрин. Булдырдыгыз.

Балалар кул чабалар.

Тәрбияче:

–Балалар, бик күңелле уйнадыгыз, рәхәтләнеп ял иттек!

Сезнең белемнәр көчле һәм нык. Сынатмадыгыз. Күңелле уен эшчәнлеге күрсәттегез.

Тәрбияче:

–Ягез, балалар, тема буенча нәрсә истә калды, ниләр өйрәндек бүген?

Балалар җавабы:

Без бүген сюжетлы-рольле уен аркылы ел фасылына бәйле дөрес киенү алымнарын искәрттек, рәсемгә карап тулы җөмләләр төзедек, яз турында инглиз телендә өйрәнгән җырны кабатладык һәм күңелле уен күрсәттек.

Тәрбияче:

– Рәхмәт әйтәбез курчак Алсуга, безгә кунакка килгәнгә, уеннар, биремнәр алып килгәнгә. Вакытны күңелле һәм мавыктыргыч уздырдык. Саубулыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

Балалар:

–Саубулыгыз.

(Уен эшчәнлеге тәмам.)