«Табигатьне саклыйбыз» темасын кабатлау

№ 146

Люзия САБИРҖАНОВА,

Казандагы 135 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. «Табигатьне саклыйбыз» темасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен системалаштыру һәм гомумиләштерү.

Бурычлар:

предмет буенча: тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту.

Метапредмет нәтиҗәләр:

танып-белү УУГ:

– тыңлап-аңлау күнекмәләрен камилләштерү;

– сөйләм шартларына туры килгән ситуацияләрдә лексик-грамматик күнекмәләрне куллану;

регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү;

коммуникатив УУГ: аралаша белү сәләтен үстерү, парларда эшли белү;

шәхси нәтиҗәләр: табигатьнең гүзәллеген күрә белү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, табигать белеме.

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне системалаштыру дәресе.

Җиһазлау: презентация материалы, проектор, сюжетлы рәсемнәр, карточкалар. дәреслек (Фәтхуллова К.С. Татар теле 4. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014).

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру

Исәнләшү.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дәресне башларга сез әзерме? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп эшкә керешик.

II. Мотивлаштыру-ориентлашу

Укытучы. Безгә бүген кунакка Энәбикә килгән. Ул үзе белән сезгә төрле биремнәр һәм үзе ярата торган тәмлүшкәләр алып килгән. Шуңа күрә дәрестә активрак булыйк. Ул сезгә табышмаклар әзерләгән. Тыңлап карыйк әле.

– Ул – урман докторы, бик файдалы кош. (Тукран)

– Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

– Ул – сумкалы хайван һәм сикерергә ярата. (Көнгерә)

– Үзе бүрек кебек кенә,

Кигән туны энәле.

Бу кем була, кайда яши –

Берәрегез беләме? (Керпе)

– Без аны бик яратып эчәбез. Кешеләр, хайваннар, балыклар, чәчәкләр дә ансыз яши алмый. Бу нәрсә? (Су)

Укытучы. Рәхмәт. Бу сүзләр кайсы темага караган? Бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Табигать турында.

Укытучы. Димәк, бүген без «Табигатьне саклыйбыз» темасын кабатларбыз һәм шул тема буенча сөйләшербез.

III. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Ә нәрсә ул табигать?

Укучылар. Урман, елга, күл, агачлар, һава, кошлар, су һ. б.

(Укытучы төрле хайван рәсемнәре күрсәтә: аю, бүре, куян, төлке, керпе, тиен. Сораулар бирә.)

– Бу нәрсә?

– Ул кайда яши?

– Ул нәрсә ярата?

– Урманда нәрсәләр яши?

(Агач, чәчәк, гөмбә. җиләк рәсемнәрен күрсәтү. Сораулар бирү.)

– Бу нәрсә?

– Ул кайда үсә?

– Урманда нәрсәләр үсә?

Укытучы. Рәхмәт.Энәбикә җавапларыгыздан кәнәгать.

IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Укытучы. Энәбикә сезгә гөмбәләр өләшәм, ди. Тик бу гөмбәләр гади түгел, аларда – тылсымлы биремнәр. Сез бу сүзләрне II зат күплек санга куярга тиеш буласыз.

I вариант

Сакла – …

Чистарт – …

Ташлама – …

Өзмә – …

II вариант

Пычратма – …

Сындырма – …

Таптама – …

Зыян китермә – …

Укытучы. Бер сүзне алып, җөмлә төзибез. Ул бер-берегезгә киңәш булсын.

Энәбикә дә, сез дә арып киттегез. Бераз ял итеп алыйк.

Физминутка

Агач яфрагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Хуш исләрен таратты.

Укытучы. Ә хәзер дәреслекнең 59 нчы битен ачабыз һәм 4 нче күнегүне эшлибез.

Урманда дару үләннәре … Күлдә балыклар … Һавада кошлар … Елгада балалар …

V. Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану

1. Парлап эшләү.

Укытучы. Энәбикә һәр партага рәсемнәр тарата. Сез рәсем буенча башта җөмләләрне тәрҗемә итәргә һәм нәтиҗә чыгарырга тиеш буласыз.

2.Нәтиҗә ясау,төзәтү.

VI. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү

Укытучы. Энәбикәнең сезгә бер соравы калган икән бит әле. Дөрес җавап бирсәгез, Энәбикә сезгә кызыклы гына мәгълүмат бирәчәк. Табигатьне саклау буенча бер китап бар. Битләре төрле төстә. Бу китапның исеме ничек?

Укучылар. Кызыл китап. (Кызыл китап белән таныштыру.) (Презентация)

VII. Рефлексия

– Без бүген дәрестә нинди темага сөйләштек?

–Табигатьне саклау өчен без нәрсә эшли алабыз?

Укучылар:

– агачларны сындырмаска;

– кош ояларын туздырмаска;

– чүп ташламаска;

– чәчәкләрне таптамаска һ. б.

Укытучы. Рәхмәт. Бик дөрес әйтәсез. Табигать ул – безнең туган йортыбыз. Туган йортыбыз чиста һәм матур булсын өчен урманнарны сакларга, чүп ташламаска, кошларны һәм хайваннарны рәнҗетмәскә кирәк. Кечкенәдән табигатьне яратсагыз, матурлыгын күрә белсәгез, беркайчан да табигатькә зыян салмассыз. Шуңа күрә табигатьне яратыгыз, миһербанлы, шәфкатьле булыгыз!

Теманы аңлау дәрәҗәсен белү өчен хәзер без сезнең белән мондый эш эшлибез. Мин светофор төсләре булган түгәрәкләр тараттым. Ә хәзер экранга карыйк. Сез үзегезнең белемне ничек бәялисез, шул төсне күтәрегез.

VIII. Өй эше бирү