Табигатьне сабый чактан сакларга өйрәтәбез

№ 135

(Экологик проект)

Гөлнур КОМАРОВА, Резедә ФӘТТАХОВА,

Казандагы 3 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячеләре

Проектның актуальлеге. Җир планетасы – безнең уртак йортыбыз, анда яшәүче һәр кеше, аның байлыгын һәм кыйммәтен саклап, кайгыртучан һәм сакчыл булырга тиеш. Кызганычка, безнең электрон-компьютер гасырында күп кенә кешеләр бу хакта оныта. Кеше гаебе белән янгыннар аркасында урманнар юкка чыга, су киңлекләре чүпләнә, димәк, анда яшәүче хайваннар дөньясы һәлак була. Экологик  һәлакәттән кеше тормышына куркыныч яный! Хәзерге вакытта экология – тормышыбыздагы мөһим мәсьәләләрнең берсе. Педагогның бурычы – балада дөньяга гуманлы караш булдыру. Иң мөһиме: балаларга үсемлекләрнең дә, хайваннарның да тере җан ияләре икәнен аңлата алу, тереклеккә дөрес мөнәсәбәт булдыру.

Проектның максаты. Балаларда фәнни-танып белү, эмоциональ- әхлакый, әйләнә-тирәлеккә эшчәнлек мөнәсәбәтен формалаштыру.

Бурычлары:

– табигать дөньясына карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү;

– тере һәм тере булмаган табигать объектларының төп үзлекләре турында белемнәрен актуальләштерү;

– табигатьтә баланың үз-үзен тотышы буенча беренче күнекмәләрен формалаштыру;

– табигать дөньясына һәм тулаем әйләнә-тирә дөньяга гуманлы тәрбия, эмоциональ уңай, сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт булдыру;

– табигатьне сакларга һәм аны саклау өчен көрәшергә өндәү.

Проектның төре: танып белү-тикшеренү, төркемле, кыска вакытлы проект.

Проектта катнашучылар: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1 нче этап – оештыру этабы

– Проект темасына балаларны кертү.

– Ата-аналарны проект эшчәнлегенә җәлеп итү.

– Анкета үткәрү.

– Кул астындагы әйберләр өчен кирәкле материаллар җыю.

– Матур әдәбият сайлау.

2 нче этап –проектны тормышка ашыру

Гамәли

Бурычлар. Балаларның һәм ата-аналарның тәкъдимнәрен формалаштыру, шулай ук түбәндәге эшчәнлек рәвешләрен үткәрү аша экологик белем бирү нигезләрен башлау:

– күзәтү;

– балалар бакчасы территориясе буйлап һәм аннан читтә экскурсияләр ясау;

– әңгәмә уздыру.

1. Яңа материалны үзләштерүдә дәреслекләр, сүзлек белән эш итә белү.

– Тема буенча видеосюжетлар, презентацияләр карау.

– Дидактик уеннар булдыру.

2. Белем бирү эшчәнлеге.

– Табигатьтә хезмәт.

– Кул хезмәте буенча эш.

– «Чүп-чар – табигатькә дошман» дигән темага викторина уздыру.

– Экологик плакатлар чыгару.

– Экология буенча лэпбук булдыру.

3 нче этап – йомгаклау этабы

– Нәтиҗәләр ясау. Фотоотчет.

– Ата-аналар белән проект буенча үткәрелгән чаралар.

Мәгърифәтчелек эшчәнлеге:

– «Көнкүреш калдыкларын ни өчен аерым җыярга кирәк?», «Каты көнкүреш калдыклары проблемалары», «Җиребезне чүп-чардан ничек якларга?» дигән мәгълүмати материалларны эшләү һәм бастырып чыгару.

– Балалар белән «Көнкүреш калдыкларының могҗизалы үзгәрүе» исемле темага мастер-класс үткәрү.

– «Икенче чимал һәм эшләнмәләр» дигән темага конкурс-күргәзмә оештыру.

– Тәрбияче белән берлектә сәяхәт һәм экскурсияләр үткәрү.

– «Планетаны саклыйк!» дигән темага экологик күңел ачу чарасы уздыру.

– «Минем ишегалдым» дигән темага рәсем конкурсы игълан итү.

Ата-аналар өчен анкета

1. Сез утильләштерү өчен чүп-чарны аерганыгыз бармы?

2. Сезнең гаиләдә иң күп санда нинди калдыклар җыела?

3. Калдыкларны нинди ысул белән утильләштерәсез?

4. Балалар белән кул эшләнмәләре өчен ташландык материаллар кулланасызмы?

5. Көнкүреш калдыкларының кай ягы белән куркыныч булуын сез беләсезме,?

6. Сез көнкүреш калдыкларының зыяны турында әңгәмәләр үткәрәсезме?

7. Табигатьтә ял иткәннән соң, сез чүп-чарларны нишләтәсез?

8. Сез балаларыгызны йорт янындагы җыештыру эшләренә җәлеп итәсезме?

9. Сез балаларыгызны  чүп-чарларны җыештырырга өйрәтәсезме?

10. Сез шәһәребездә көнкүреш калдыкларын утильләштерү торышыннан канәгатьме?

Сезнең тәкъдимнәр.

Проект буенча балалар белән үткәрелгән чаралар:

1 нче атна

Дүшәмбе

Белем бирү

«Чүп каян алына һәм кая китә?» дигән темага әңгәмә.

Максат: балаларның чүп чыгару, аны эшкәртү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, шәһәрдә чисталыкны саклау теләге булдыру.

Сәнгати-эстетик үсеш

«Шәһәребезне чистарак итик» дигән темага рәсем ясау (күмәк эш).

Максаты: балаларда шәһәргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

«Иң яхшы участок» конкурсы өчен ташландык материалдан ясалган әйберләр белән участокны бизәү.

Сишәмбе

Сәнгати-эстетик үсеш

Ябыштыру – «Чүпне төрле контейнерларга сортлау».

Максат: «контейнерлар ни өчен кирәк?» дигән төшенчәне ныгыту, аларның әһәмияте.

Тәҗрибә үткәрү: «Чүп-чарны күмсәк, нәрсә булачак?»

Максат: балаларга көнкүреш калдыкларының үзлеге турында белем бирү.

Чәршәмбе

Матур әдәбият уку

Рәшит Бәшәрнең «Авыру урман» дигән шигырен уку.

Максат: әсәрне тыңларга һәм аның мәгънәсен аңларга теләк уяту.

Пәнҗешәмбе

Социаль-коммуникатив үсеш

«Чүпне яхшырак итеп җыештырыгыз» дигән темага әңгәмә уздыру.

Максат: балаларның көнкүреш һәм хуҗалык калдыкларын башка яктан файдалану турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм беркетү. Төрле материалларны кулланырга һәм чүп-чарны дөрес контейнерларга салырга өйрәтү.

Җомга

Сәнгати-эстетик үсеш

Кул хезмәте: кошлар өчен җимлекләр ясау.

Максат: кошлар турында кайгырту теләге формалаштыру.

Хезмәт тәрбиясе: җимлекләрне элеп кую.

Көннең икенче яртысында «Тылсымлы ромашка» РЭМП буенча шөгыльләргә куллану өчен күрсәтмә һәм дидактик материал әзерләү.

2 нче атна

Дүшәмбе

Танып-белү

Паркка максатчан сәяхәт ясау – «Паркта һәм сулыкта яшәүчеләргә ярдәм».

Максат: паркта яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше турында күзаллауны киңәйтү, аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Сәнгати-эстетик үсеш

«Паркта мин нәрсә күрдем?» дигән темага рәсем ясау.

Максат: балаларның рәсемдә үз хис-тойгыларын чагылдыру.

«Чүп-чарны күмгәч, нәрсә булачак?» тәҗрибәсен үткәрү.

Максат: балаларның пластик материал үзлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Сишәмбе

Сәнгати-эстетик үсеш

Әвәләү – «Калдыкларның икенче тормышы», «Матур ваза» (ташландык материал).

Максат: ташландык материал белән бизәп, матур эшләнмәләр ясау теләген үстерү.

Чәршәмбе

Матур әдәбият уку

Җәүдәт Дәрзаманның «Бөҗәкләр белән сөйләшү» дигән шигырен уку.

Максат: урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, «Кошлар – ни өчен кешеләрнең дуслары?» дигән төшенчәне беркетү.

Пәнҗешәмбе

Социаль-коммуникатив үсеш

«Су–яшәү чыганагы» дигән темага әңгәмә уздыру.

Максат: балаларның суның кеше тормышындагы әһәмияте турында белемнәрен камилләштерү, суга сакчыл караш тәрбияләү.

«Су нинди үзлекләргә ия, суны ничек чистартырга?» темасына тәҗрибә үткәрү.

Максат: суның үзлекләре, аны чистарту турында белемнәрен ныгыту.

Көннең икенче яртысында:

Матур әдәбият уку

Мөҗәһитнең «Бездән үрнәк алыгыз» дигән шигырен уку.

Максат: әсәрне тыңларга һәм аның мәгънәсен аңларга теләк уяту.

Җомга

Сәнгати-эстетик үсеш

Кул хезмәте – «Чүпне аерым җыю» уенына дидактик һәм күрсәтмә материаллар әзерләү.

Максат: балаларда дидактик материал ясарга, аның әһәмиятен аңларга теләк уяту.

3 нче атна

Дүшәмбе

Белем бирү

«Кәгазьне ничек ясыйлар?» дигән темага әңгәмә уздыру. Презентация карау.

Максат: балаларны киләчәктә эшкәртү өчен кәгазь җыярга карар итү.

Сәнгати-эстетик үсеш

Көннең икенче яртысында – кәгазьдән эшләнмәләр ясау, ирекле иҗат.

Сишәмбе

Сәнгати-эстетик үсеш

Ябыштыру – «Җир – безнең йортыбыз: аны чүпләмә» (коллектив эш)

Максат: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аны чүп-чар белән пычратмаска кирәклеген аңлату.

Чәршәмбе

Матур әдәбият уку

Флера Тарханованың «Быел эссе котыра» дигән шигырен уку

Максат: әсәрне тыңларга, аның мәгънәсен аңларга теләк тәрбияләү.

Пәнҗишәмбе

Социаль-коммуникатив үсеш

Өзлексез эшчәнлек – «Безнең тормыштагы үсемлекләр».

Максат: үсемлекләр дөньясы, аңа сак караш тәрбияләү. Безнең як үсемлекләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Җомга

Сәнгати-эстетик үсеш

Кул хезмәте – «Кәгазьнең могҗизалы үзгәрүе».

Максат: балаларның конкурс өчен кәгазьләрдән костюм элементларын булдыруда туган инициативаларын хуплау.

Көннең икенче яртысында – «Дефиле мод».

Максат: эмоциональ иҗади мохит булдыру.

4 нче атна

Дүшәмбе

Белем бирү

«Казан шәһәре экологиясе» темасына әңгәмә.

Максат: балаларның кеше тормышы өчен кирәкле әйләнә-тирә мохит факторлары турында табигый белемнәрен ачыклау.

Сәнгати-эстетик үсеш

«Шәһәрне пычратмагыз» темасына рәсем ясау.

Максат: үз гамәлләреңнең нәтиҗәләрен фаразлый белү, табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сишәмбе

Сәнгати-эстетик үсеш

Әвәләү – «Чәчәктә – умарта» (ташландык материал). «Калдыкларның икенче тормышы».

Максат: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, иҗади карашны үстерү.

Чәршәмбе

Матур әдәбият уку

Рәшит Бәшәрнең «Саклый белергә кирәк» дигән шигырен уку.

Максат: балаларның тере һәм тере булмаган табигать бәйләнеше турындагы белемнәрен ныгыту, «Җир байлыгын саклап калу өчен кеше нәрсә эшли ала?» дигән сорауга җавап табу.

Пәнҗешәмбе

Социаль-коммуникатив үсеш

«Чүп-чарга яңа караш» дигән темага әңгәмә.

Максат: чүпне җыю һәм утильләштерү принциплары белән таныштыру, чүпне сортларга аеру осталыгын формалаштыру.

Җомга

Сәнгати-эстетик үсеш

Кул хезмәте: «Ябалак – зирәклек символы» (ташландык материал, кәгазьдән файдаланып, коллектив эш).

Максат: фантазияне үстерү өчен матур эшләнмәләр булдыру теләге тудыру.

Йомгаклау

«Чүп-чар – табигать дошманы ул» дигән темага экологик-күңел ачу кичәсе.

Максат: балаларда табигатькә карата экологик яктан үз-үзеңне белемле һәм имин тотуны формалаштыру. Чүп-чар белән гамәли бәйләнештә булган күнекмәләрне формалаштыру, чүпне сортларга аеру, чүп күләмен киметү.

Сәяхәт ясау – «Күмелгән чүп-чар белән нәрсә булган?» тәҗрибәсен тикшерү.

Максат: алынган белемнәрне (пластик материал үзлеген) практикада тикшерү.

Нәтиҗәләр:

– Балаларда әйләнә-тирә мохитне саклаучы алымнар турындагы белемнәре тупланды, «экология» төшенчәсе бирелде.

– Табигать, аның күренешләре, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәре киңәйде һәм баетылды.

– Проект-тикшеренү эшләре барышында балаларның экология турында белем дәрәҗәләре күтәрелде, ата-аналар алдына куелган бурычлар үтәлде, проектны тормышка ашыруда актив, нәтиҗәле катнашулар: педагогларның  һөнәри дәрәҗәсен һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең рейтингын күтәрде.