Табигать – туган йортыбыз

№ 155 

(Сыйныфтан тыш чара)

Гүзәл НУРЛЫГАЯНОВА,

Сарман урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хәзерге чорда хезмәт  җитештерүчәнлеген акыл белән үстерү, табыйгый байлыкларны һәм биосферадагы закончалыкларны бозмыйча файдалану таләп ителә.

Фән-техника, промышленностьһәм авыл хуҗалыгының үсеше кешелек өчен зарарлы булган тискәре күренешләрне дә барлыкка китерде. Атмосфераның, сулыкларның пычрануы, агулы матдәләрнең  азык- төлеккә эләгүе,  табигатьнең чүпләнүе, урманнарның күпләп  кимүе нәтиҗәсендә проблемалар барлыкка килде. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик  белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора. Бу эш балалалар бакчасында башлана, мәктәптә дщвам итә.  Бу эшне оештыручы һәм алып баручы укытучылар.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне табигать белеме дәресләренә генә генә калдырмыйча,  сыйныфтан тыш чаралар аша да тормышка ашырабыз.

Максат. Табигать дөньясына карата балаларда мәхәббәт һәм сакчыл караш  тәрбияләү.

Кичә барышы

(Зал табигать күренешенә охшатып  бизәлгән. Кошлар сайравы, чишмә челтерәгән тавышлар ишетелә.)

Укытучы. Исәнмесез, кадерле укучылар! Без буген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән? (Табигать турында.)

– Дөрес, балалар. Сүзне укучыларга бирим әле.

 

Илмира.

Җанга рәхәт бер моң белән

Шаулыйлар урманнарым.

Әгәр эчләрендә йөрсәм,

Югала арыганнарым.

Рөстәм.

 

Көмеш көзгедәй җемелди

Елгаларым, күлләрем.

Кояшка карап елмая

Чәчәкләрем, гөлләрем.

Илмира.

Тәмле хуш исен аңкыта

Җиләкле аланнарым.

Алсу гарәбәдәй балкый

Миләшем, баланнарым.

Рөстәм.

Алтын дулкында чайкала

Басуларым, кырларым.

Болар – табигать-ананың

Соклангыч күркәм эше.

               Ә.Габиди



 

Укытучы. Әйе, балалар, урманның матурлыгы искиткеч! Нинди генә тәмле җиләкләр пешми анда. Төрледән-төрле гөмбәләрен әйтеп тә торасы юк. Әле бит дару үләннәре күпме авыруны дәваларга ярдәм итә. (Төрле чәчәк битлекләре кигән балалар чыга, алар ярымтүгәрәк ясап басалар. Зәңгәр тасма белән бер укучы елга агымы тавышы астында урап уза. «Су кызы» киеменнән бер кыз керә, ул авыр ыңгыраша, уфылдый.)

Су кызы. Уф!.. Уф… бетәм бугай.

Рөстәм. Кем син, чибәр кыз? Нигә уфылдыйсың? Ни булды, сөйлә тизрәк.

Су кызы.

Минме сезгә хезмәт итмәдемме, кешеләр?

Мин су бирдем, сусауны бастым, сулы иттем,

Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,

Назладым сезне, хушландырдым,

Агымсуларда пычракларыгызны агыздым.

…Инде хәзер, Су була торып,

Үзем пычрандым, тәмам  шакшыландым.

Ишетәсезме?

Мин – су

Сукранып яшим,

Сулкылдап елыйм.

Сусадым чисталыка-

Ничек чистарыныйм?!

Мин – су, тончыгам,

Сулышым кысыла.

Сукыр булмасагыз, коткарыгыз!

Р.Хисмәтуллин

(Су кызы егыла.)

Илмира. Килегез, ярдәм итегез! Су кызын тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән. Менә агу савыты (агу савытын күрсәтә), бусы искергән күгәргән чиләк (чиләк күрсәтә), чери башлаган агач кисәге. (Берничә бала суны чүп-чарлардан арындыра.)

Су кызы (җиңел сулап куя, торып баса). Рәхмәт сезгә! Мине шакшылыктан арындырдыгыз, Менә үземә хәл дә кереп китте. Әйдәгез әле, һәммәбез бер биеп алыйк әле.

(«Су буе» дигән күмәк бию башкарыла.)

Рөстәм. Су кызы, син утырып ял ит, ә безнең Амалия белән Артур сиңа Р.Бәшәрнең «Сандугачлы Ак инеш» шигырен сөйләрләр.


Амалия

Исәнме, Ак инеш!

Аптырап калдың мәллә?

Бу, дип, нинди кунаклар?

Артур

Ярына утыртырга

Алып килдек куаклар.

Юкса тирә-ягында

Агачлар бетеп бара,

Сулыклар кибеп бара.

Амалия

Казларың бөтенләйгә

Очып китсә нишләрсең?

Балыкларың диңгезгә.

Качып китсә, нишләрсең?

Артур

Сандугачлар кунарга

Яшел талың калмаса,

Керәшәле ярларга

Ак дулкыннар какмаса?

Син дә кибеп бетәрсең,

Кешегә үпкәләрсең,

Амалия

Ә син агарга тиеш,

Артур

Ә син чабарга тиеш

Икесе бергә

Сабантуйлар каршында

Бары тик ап-ак килеш,

Сандугачлы Ак инеш.


 

Рөстәм. Әйе шул, суны, җирне, һаваны пычратмаска, аларның кадерен белергә кирәк.

Су кызы. Әйе, суны пычырату – бик тә зарарлы. Агулы, пычрак суны эчеп кеше үзе дә авырый башлый. Су үлсә, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин. Сулыкларны сакларга, суны сарыф итмәскә кирәк.

(Уен уйнап алалар. Суны кечкенә савыт белән чиләктән-чиләккә салалар. Су түгелергә тиеш түгел.)

Айбулат.

Таш, су, һава, урманнарны

Табигать дип атыйбыз.

Табигатьсез яшәп булмый

Нигә соң сакламыйбыз,

Матурлыкны бозабыз.

 

Рамил.

Бик күңелсез бу рәсем –

Килми хәтта күрәсем.

Ә бит күпләр мондый хәлгә

Күз йомалар, күрәмсең.

Алсу.

Шәһәребез янында ук

Өеме белән чүп-чар.

Юкса һәммәбез дә белә

Пычрату, чүпләү – начар.

Рамил.

Чүпләүче күп, җыючы юк.

Нигә болай итәбез?..

Әллә инде күктән төшеп,

Җыярлар дип көтәбез?!

Алсу.

«Табигатьне саклагыз!» – дип язган

Плакатлар язып эләбез.

Ә үзебез шул язу янында

Ашап-эчеп китәбез.

(Чүп булып киенгән Артур керә.)

Чүп.

Мине ташлап калдырдылар –

Салмадылар чүплеккә.

Хәзер аптырый үзләре

Җирдә пычрак күплеккә.

Җирне чүпләү әйбәт түгел,

Моны үзем дә аңлыйм.

Ләкин аяк-кулым юк бит,

Савытка төшә алмыйм,

Күр инде бу хәлне син,

Оят, бик оят инде.

Кешеләр өчен кызарып,

Чүп-чар булып ят инде.

Әминә.

Тукта әле, Кешем, явыз эшләреңнән,

Табигатькә күрсәт ихтирам.

Шунда гына, бәлки, үзеңнең дә

Мәрхәмәтле булуы ихтимал.

Р.Тучин


 

Рөстәм. Безнең укучылар табигатьне яраталар, чисталыкны саклыйлар. Хәзерге көндә күп кенә шәһәрләрдә чүпне аерып җыю бара. Без моны да беләбез. Чүпкә ярдәм итәбез. Мәктәбебездә «Эко» отряды эшләп килә.

(Эко-отряд вәкиллегендә торган, униформа кигән укучылар керә.)

Эко-оряд укучысы. Укучылар, карап һәм өйрәнеп калыгыз. Чүпләрне аерып, тартмаларга тутырабыз. Көнкүреш  калдыкларны: батареяларны, терекөмешле градусниклар җыю өчен махсус экобокс булдырылган. Шуңа салырга кирәк. Сары контейнерларга эшкәртелә торган  калдыкларны салырга. Яшел контейнерларга җыелган чүп исә каты көнкүреш калдыклары полигонына озатыла.

Илмира. Табигатьне кадерләп, саклап тормасаң, ямен югалта. Чисталыкны саклап торганда гына табигать матур була. Шуңа күрә дә без табигатькә ял итәргә барабыз. Берүк вакытта файдалы эш тә башкарабыз. Әйдәгез әле, табигатебезне мактап, җыр җырлап, биеп алыйк. (Җырлы бию башкарыла.)

Рөстәм. Җиребез, суыбыз, һавабыз да безнең яхшы эшләребезгә яхшылык белән кайтаралар. Агачларда тәмле җимешләр пешә, түтәлләрдә төрле яшелчәләр, кырларда мул игеннәр, бакча, болын һәм урманнарда хуш исле  чәчәкләр үсә. Без аларга карап сокланабыз. Ә кызларыбыз исә кайчак ул чәчәкәрдән такыялар үреп башларына кия. Хәзер без дә «Такыя» дигән түгәрәк уены уйнарбыз. (Башларына чәчәк рәсемнәре кигән балалар зур түгәрәк ясап басалар, бер көй яңгырый һәм уен башланып китә.)

Илмира. Ә хәзер Алинә белән Азамат шигырь сөйләрләр.


Азамат

Кызыл китап сатып алдык.

Калын кирпеч кадәрле.

Һәр битендә бер җан елый:

«Белмәдегез кадерен!…»

Алинә.

Кызыл китап сатып алдык.

Авыр күтәреп булмый.

Шул китапка карау белән белән

Күңел шомланып уйлый.

Азамат.

Алдагы елда чыкканы

Бу кадәр калын түгел.

Кадерсез югала бара-

Табигать-ана -гадел.

Алинә.

Шул ике кызыл китапны

Чагыштырып актарам.

Тегесендә исән затлар

Китапта гына калган….

Азамат.

Уйларым урау-урау

Кызыл китап кулымда.

Болай булса, булыр анда

Безгә дигән урын да.

Й.Шәрәпова


 

Кызлар. Без чәчәкләрне күп итеп җыймабыз. Өйгә алып кайту өчен берничәсен генә өзәрбез. Кызыл китапка кертелгәннәрне сакларбыз

Малайлар.  Без дә агачларны сындырмабыз, кошларны рәнҗетмәбез.

Инзил.

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн, нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен.

Ранил.

Сандугач бизәсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар.

Айнур.

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр.

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Илсаф.

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Бергә. Кешеләр, саклагыз Җиремне!

                                (Г.Нәбиуллина)

Укытучы. Безең бүген әзерләнгән сыйныфтан тыш чарабыз шуның белән ахырына якынлашты. Табигатьнең гүзәллеген тоя белегез, кирәклеген аңлагыз, миһербанлы, игелекле, изгелекле балалар булып үсегез. Табигатьне саклау – сугыш афәтен булдырмау белән бер дәрәҗәдә.

(Кичә Туган җиргә багышланган җыр белән тәмамлана.)