Табигать дөньясында

№ 101 — «Яшел бишек» конкурсы 

(Экологик-квест)

Ләйсән БАРИЕВА,

Мөслим районы Мөслим гимназиясенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Квест-уенның максаты. Музыкада, сәнгатьтә табигать образының гәүдәләнеше белән таныштыру; табигатьне сакларга кирәклекне пропагандалау. Укучыларда эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру. Экология фәненә карата кызыксыну уяту, төбәк компонентын өйрәнүнең өстенлеген күрсәтү. Укучыларда иҗатка омтылыш тәрбияләү. Команда белән эшне оештыра белү, аның барышында бердәмлек, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Квест-уенны үткәрү тәртибе

1. Командалар белән танышу. «Яшь экологлар дәшә» Реклама. (Cәхнәдә өй эшен тәкъдим итү – 5 минут.)

Өй эше. Театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтергә.

Төп шарты: барлык команда әгъзаларының катнашуы, костюмнар, сәхнә бизәлеше, укучыларның үзен тотуы, тема ачылу бәяләнә.

2. Квест-уен.

Квест алты этаптан тора. Һәр бирем аерым бүлмәдә башкарыла. Барлык командалар бер үк төрле шартларга куела, вакыт билгеләнә, регламент үтәлә. Командаларның бүлмәләрдә квестны үтү тәртибе түбәндәгечә:

 

1-2-3-4-5-6

2-3-4-5-6-1

3-4-5-6-1-2

4-5-6-1-2-3

5-6-1-2-3-4

6-1-2-3-4-5

 

 

 

 

 


 

3. Капитаннар ярышы.

«Кошлар» темасы буенча командаларның белем дәрәҗәсе, тиз арада жавап бирү осталыгы бәяләнә. Капитаннарга блиц формасында ун сорау бирелә.

Искәрмә: командаларнның эше һәр этапта баллар белән бәяләнә, мәгълүмат тактасында язып барыла.

 


4. Җиңүчеләрне бүләкләү.