Табигать – безнең әйләнә-тирәбез

(Татар теле. 8 нче сыйныф. Рус төркеме)

Алсу ШАКИРОВА,                                                                                            

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– «Табигать һәм кеше» темасына караган сүзләрне актив кулланылышка кертү;

– укучыларны кешенең табигатькә йогынтысы тәэсирендә килеп чыгарга мөмкин нәтиҗәләр һәм аларны булдырмый калу юллары белән таныштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет буенча: тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый, дөрес куллана белү;

Метапредмет:

танып-белү УУГ: төп мәгълүматны аеру, нәтиҗә чыгара, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану;

коммуникатив УУГ: монолог, диалог төзи белү, фикерләрне төгәл җиткерә белү;

регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү, сыйныфташлар белән уртак хезмәттәшлек итә белү;

шәхескә кагылышлы: табигатьне сакларга кирәклеген аңлау, табигатькә карата ярату хисе уяту.

Дәреснең тибы: диалогик-монологик сөйләм үстерү.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, экология.

Җиһазлау: дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле 8 нче сыйныф. – Казан: Татармультфильм, 2015), методик әсбап (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле дәресләре. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма), презентация, проектор, кроссворд,  карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

– Хәерле көн, укучылар!

– Хәерле көн! Сезгә уңышлар телибез.

  1. II. Белемнәрне актуальләштерү
  2. Кроссворд чишү.

Укытучы. Укучылар, тактага карагыз. Сезнең алдыгызда кроссворд. Монда бер сүз яшеренгән, безгә шуны табарга кирәк. Әйдәгез, шул кроссвордны дөрес чишсәгез, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне белерсез.

  1. Борынсыз чыпчык боз тишә.
  2. Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.

  1. Үзе су, үзе каты.
  2. Кулсыз-аяксыз, тәрәзә кага.
  3. Күктән килде, җиргә иңде.
  4. Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тудыра.

  1. Үзе ага – яры юк,

Барып җиткән җире юк.

  1. Көн йөри, төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый.

Укытучы. Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар. Табигать.

Укытучы. Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Табигать турында.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Шагыйрь Роберт абыегыз Миңнуллинның «Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым» дигән сүзләре дәрескә эпиграф булыр.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы. «Табигать» сүзенең берничә мәгънәсе бар. (Укучылар экранда китерелгән билгеләмәләр белән таныша.) Болар:

– кешене чолгап алган, аның эчтәлегеннән тыш барлыкка килгән табигый материал, дөнья, Җир планетасы;

– билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки һавасы – климаты;

– характер.

Укучылар, «табигать» диюгә, без үзебезнең туган-үскән җирне, әйләнә-тирәбездәге урман, күл, чишмә, болыннарны күз алдына китерәбез.

Укытучы. «Табигать – безнең әйләнә-тирәбез» текстын тыңлап китик әле.

– Текст нәрсә турында?

–  Нәрсә ул табигать?

Укучылар. Табигать ул – кояш, таулар, елгалар, күлләр, саф һава, җир ,хайваннар, урманнар,кошлар.

Укытучы. Кеше табигатьтән нәрсәләр ала?

Укучылар. Җир астыннан казылма байлыклар, чыгаралар. Елга-күлләрдән балык тоталар. Урман-кырлардан гөмбә һәм җиләк җыялар.

Укытучы. Җир шарында кешеләр нинди максат белән яшиләр?

Укучылар. Ул – табигатьне саклау.

Укытучы. Кешелек нинди куркыныч алдында тора?

Укучылар. Табигать төрле зарарлы радиоактив матдәләр белән агулана, суларыбыз пычрана.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  2. Энҗе Авзалованың «Бу гүзәллек яшәрме?» шигырен тыңлау. (Бер укучы яттан сөйли.)

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Чылтырап аккан чишмәләр

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне  кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдән миһербанлык кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Укытучы. Укучылар, шигырь  нәрсә турында?

Укучылар. Җир елавы турында.

Укытучы. Җир ни өчен елый?

Укучылар. Чөнки сандугачлы талкайлар киселгән,кешеләрдә миһербанлык кимегән.

Укытучы. Табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз.

Физкультминут

  1. Ситутив күнегүләр. (Диалог формасында.)

Укытучы. Представим, вы встретились в лесу, а там мусор. Какой разговор произойдёт между вами?

– Исәнме.

– Исәнме.

– Кем бу чүп-чарны калдырган икән?

– Белмим шул.

– Әйдә чистартабыз.

– Әйдә.Урманны чүпләргә ярамый бит.

Укытучы. Представим, вы увидели оставленный костер. Какой разговор произойдет между вами?

– Карина, кара әле, кемдер учакны сүндермичә калдырган.

– Әйе, Катя, күрдем.

– Әйдә, Карина, сүндерерәбез, янгын чыгуы бар.

– Әйдә, тик кайдан су алабыз?

– Кайгырма, Катя. Минем букчада су бар.

  1. Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү

Укытучы. Дәресебезнең эпиграфын искә төшерик: «Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым». Әйе, табигать гүзәл, матур, ләкин аны сакларга кирәк. «Табигатьне ничек сакларга кирәк?» дигән сорауга сезнең фикерләрегезне тыңлыйк.

Табигатебез матур һәм чиста булсын өчен, … кирәк.

Нишләргә кирәк?                             Нишләмәскә кирәк?

урманнарны сакларга,                    агачларны сындырмаска

кошларга оя ясарга                         теләсә кая чүп ташламаска

чәчәкләр үстерергә                            кош ояларын туздырмаска,

табигатьне сакларга                         чәчәкләрне өзмәскә

чишмәләрне карарга                         елга буйларын пычратмаска,

агачлар утыртырга                           кошларны үтермәскә

Укытучы. Димәк, табигатебез матур һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Сез, балалар, шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз!

VII. «Табигать» сүзенә синквейн язу

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, хәзер синквейн төзибез.

  1. Табигать
  2. Табигать нинди?

Матур, файдалы.

  1. Табигатьтә нишлибез?

– Ял итәбез, файдаланабыз, саклыйбыз.

  1. Табигать турында бер җөмлә төзибез.

– Без табигатьне бик яратабыз.

  1. «Табигать» сүзен тагын нинди бер сүз белән алыштырып була?

– Әйләнә-тирә.

VIII. Бәяләү

Укучылар үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

  1. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар. Табигать турында.

Укытучы. Табигать нәрсә ул?

Укучылар. Табигать – ул безнең әйләнә-тирә.

Укытучы. Табигатьне ни өчен саклага кирәк?

Укучылар. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән.

  1. Өй эше
  2. «Табигать – безнең әйләнә-тирәбез» темасына хикәя язарга.
  3. «Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым» темасына диалог төзергә.
  4. «Табигатьне саклау» темасына плакат ясап килергә.

Укытучы. Дәрес өчен рәхмәт. Сау булыгыз.