Сүзләргә фонетик анализ ясау
№ 199
(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Лилия ВӘЛИЕВА,
Әлмәттәге 24 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибе белән таныштыру, үзенчәлеген өйрәнү;
– авазларны язуда дөрес итеп куллана белү теләге уяту;
- дәрестә дустыңа карата ярдәмлек хисләре тәрбияләү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхси: төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү;
танып-белү:
- кирәкле информацияне эзләп табу;
- уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;
коммуникатив:
- аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
- ана теле грамматикасының, фонетика нормаларына туры китереп монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгына ия булу;
регулятив: бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру;
предмет: өйрәнелгән авазларны сөйләмдә дөрес куллану.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Төп төшенчәләр: авазларның дөрес әйтелеше һәм язылышы.
Предметара бәйләнеш: рус теле.
Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.
Җиһазлау: ноутбук, карточкалар. дәреслек, сүзлекләр, эш дәфтәрләре, презентация.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ | ||
I. Мотивлаштыру
(2 мин.) Максат: уңай психологик халәт тудыру.
|
Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту. | Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул. | Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү. | ||
II. Актуальләштерү
(6 мин.) Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру. Язган кагыйдәләр арасыннан кайсысы беренче булырга тиешлеген белү халәте тудыру (фонетик анализ схемасын китереп чыгару). |
Үткән дәрестә өйрәнелгән фонетиканы искә төшертү.
Сузык һәм тартык авазларны кабатлау. Өй эшен тикшерү.
Укучылар, сез ничек уйлыйсыз
|
Бер-берсенә комплиментлар әйтү.
– Син бүген бик матур. – Син бик тырыш, акыллы, әдәпле. Сузык һәм тартык авазларның язылышын, әйтелешен искә төшерәләр. Ике төркемгә бүленеп, терәк таблица ясыйлар. Язылган кагыйдәләрне барлап чыгалар, тәртип буенча урнаштыралар. |
Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую. | ||
III. Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (4 мин.)
Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү
|
Проблема тудыра.
Укучылар, без фонетика, орфоэпия бүлеген өйрәндек, белемнәребезне ныгыттык. Ничек итеп сүзләргә фонетик анализ ясарга икән? |
Төркемнәрдә фикер алышалар.
Билгеле бер тәртипне булдырырга тырышу. |
Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек. | ||
IV. Кыенлыктан чыгу планы (яңа белемнәрне куллану)
(5 мин.) Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау. |
Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру.
Дәреслекнең 82 нче битендәге сүзләргә фонетек анализ ясау үрнәген тәкъдим итү. |
Кычкырып укыйлар. Дәреслеккә якын эшкә бәя бирелә. | Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү. | ||
V. Планны тормышка ашыру (яңа белемне куллану) (6 мин.)
Максат: фонетик анализ тәртибен белү. |
Таблица буенча сүзләргә фонетик анализ ясау. | Укучылар үрнәкне ачып куялар.
Кирәкле информацияне табып укыйлар. |
Коммуникатив: карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру. | ||
VI. Беренчел ныгыту
(6 мин.) Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү |
Тактада бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясагыз.
|
Өч укучы тактада эшли.
|
Танып белү:
Белемнәрне структуралау, ягъни өлеш — кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу. |
||
VII. Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш
(6 мин.) Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау. |
Тест биреме тәкъдим итү. Сорауларга җавап бирәләр.
|
Укучылар сүзлекләрне кулланып, мөстәкыйль эшлиләр.
Бер-берсенең эшләрен алышынып, “ачкыч” ярдәмендә, тикшерәләр. |
Танып белү:
уй-фикерне сөйләмдә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру. |
||
VIII. Белемнәрне системага салу (4 мин.)
Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту. |
Укучылар, ни өчен дәреслектә шундый тәртип бирелгән.
|
Укучылар сыйныф буйлап таралалар, үзләренә пар табып, бер-берсенә аңлаталар. | Регулятив: үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау. | ||
IX. Рефлексия (6 мин.)
Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.
|
Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.
Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый. Өй эше бирү һәм аңлату. 1. Төрле кагыйдәләргә буйсынган 4 сүзгә фонетик анализ ясарга; 2. «Фонетика илендә» дигән әкият язарга. |
Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар. | Танып белү:
эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү. |
||