Сүз эчендә хикмәт бар

(Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруга багышланган проект)

Энҗе ВӘЛИЕВА,

Казандагы 146 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Быелгы уку елында балалар бакчабызда татар халкының фольклоры белән сабыйларны якыннанрак таныштырырга уйладык. Һәр бала үз туган ягының мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре белән таныш булырга тиеш дигән фикерне хуплыйбыз. Шул максаттан чыгып, Сүз эчендә хикмәт бар”диеп аталган проект эшләргә булдык.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор теле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак. Фольклор танып белү һәм тәрбия эшчәнлегендә  баланы шәхес итеп формалаштыруда әһәмиятле роль уйный. Халык авыз иҗаты баланың фикер йөртү сәләтен үстерә, сөйләм телен камилләштерә, туган телен өйрәнү теләген үстерә.

Татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, кешене шәхси итүче сыйфатлары, аның телендә образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.

Хәзерге вакытта җәмгыятнең үсешендә милләтләр  арасында толерантлык тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтән үк башлап җибәрү бигрәк тә актуаль булып тора. Шуның өчендә үзеңнең халкыңның һәм милләтеңнең халык авыз иҗатын, йолаларын, үткәнен, бүгенгесен белмичә торып, башка милләтләрнең рухи байлыгын аңлап булмыйдыр мөгаен. Халык сәнгате, традицияләре белән якыннан танышу, бәйрәмнәрендә катнашу, балаларны рухи яктан баета, үзенең халкы өчен горулану хисләре тәрбияли һәм аның тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята. Баланы мили көнкүрешкә, сөйләмгә ,җырларга өйрәтү, халык йолаларын, югалтмыйча саклау, кече Ватаныбызга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә төп этәргеч көч булып тора. Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләренең онытылуы, балаларның халкыбызның авыз иҗатын белмәве аянычлы хәл. Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, гореф-гадәтләргә,халык авыз иҗаты энҗеләренә карата балаларда кызыксыну, ихтирам, хөрмәт уятуга лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясебирү – бүгенге көндә актуаль булып кала.
Проектның максаты:

– балаларны һәм әти-әниләрне татар халкының авыз иҗаты белән таныштыру;

– балаларга үз халкыңның милли һәм рухи байлыкларын өйрәтү;

– киләчәктә татарларның йола-бәйрәмнәрен, җырларын, гореф-гадәтләрен торгызуга күпмедер нигез, таяныч булырлык белемнәр аша тотырыклы шәхес тәрбияләү;

– татар фольклорының традицияләрен саклау.

Проектның бурычлары:

татар халкының культурасы һәм тарихы турында белемнәрен формалаштыру;

– фольклор аша әдәби телнең матурлыгын аңларга өйрәтү;

– халык авыз иҗатына, йолаларына  кызыксыну тәрбияләү;

– гаилә тәрбиясе һәм милли мохит булдыру;

– балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләу;

– халыкның гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре, халык уеннары белән таныштыру;

– татар халкының гореф-гадәтләрен тормышта куллану;

– эстетик зәвык тәрбияләү;

– сөйләм телен үстерү, коммуникатив дәрәҗәсен күтәрү, социальләштерү.

Принциплары: системалалаштыру, кабатлану, халыкчанлык, белем бирү эшендә башка өлкәләр белән тыгыз бәйләнеш, шәхси якын килү.

Проектта катнашучылар: зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм татар теле тәрбиячесе.

Проектның тибы: иҗади танып белү проеты.

Проект төре: дәвамлы (7 ай дәвамында).

Проектны тормышка ашыруда төп формалар:

балалар өчен: эшчәнлек, әңгәмәләр, матур әдәбият әсәрләре уку, бәйрәм иртәләре һәм күңел ачулар, уен эшчәнлеге, театральләштерү эшчәнлеге, продуктив эшчәнлек, режим вакытлары.

ата-аналар өчен: анкеталәштерү, шәхси әңгәмәләр, консультацияләр, уртак бәйрәмнәр, экскурсияләр, күргәзмәләр, театраль кичәләр

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балаларга татар халкының мәдәнияте һәм йолаларын өйрәнү зур тәрбияви этәреш бирә. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә балаларда түбәндәге хисләр формалаша:

– әхлакый-патриотик хисләр;

– милли үзаң нигезе;

– халык мәдәнияте буенча булган белемне иҗади куллана белү;

– балаларда фикерләү активлыгын, иҗадис әләтләрен, үзара аралашу күнекмәләрен үстерү;

– балаларның мөстәкыйль музыкаль, театральләштерү, сүрәтләү һәм иҗади эшчәнлекләрен үстерү;

– ата-аналар һәм балалар бакчасы белән бердәм эшчәнлекне ныгыту.

Үз телендә һәр бала да матур сөйләшә, йола-бәйрәмнәрен танып-белә, халык авыз иҗатын уеннарда, аралашуда мәстәкыйль куллана белә.

Проектның социаль яктан мөхимлеге:

Һәр халыкның үзенә генә хас миллилеге була, шуларны аңлап, киләсе буынга хәзинә итеп тапшыру бүгенге көннең төп бурычы. Үсеп килүче буынны нәкъ менә фольклор аша тормыш кыйммәтләрен танып белергә өйрәтү бик мөһим.Ул гаиләгә, хезмәткә, Ватанга, әйләнә-тирәгә карата хөрмәт хисләрен һәм әхлакый сыйфатларны югалтмау белән бәйле. Халык авыз иҗатын саклап һәм буыннан-буынга тапшырып кына туган телнең кыйммәтен саклап калып була.Татар халык авыз иҗаты өлкәннәр һәм балалар тормышына үзенең күпкырлылыгы белән кереп,үзенә лаеклы урынны алса, алга куйган максатларыбыз һичшиксез тормышка ашар диеп уйлыйбыз.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

 

Этаплар Чаралар Үткәрү вакыты
1. Әзерлек этабы Балалар белән

Эшчәнлек буенча диагностика үткәрү.Күзәтү

Әти-әниләр белән

“Халык аыз иҗатын беләсезме?”дигән темага анкета үткәрү

Педагоглар белән

Фольклор аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү буенча педагогларның эш тәҗрибәсен күзәтү.

Эшчәнлек, әңгәмәләр һәм уеннар өчен материал туплау.
Күрсәтү өчен материал, иллюстрацияләр , рәсемнәр, әдәбият җыйнау.
Халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклор сайлау.

Октябрь
2. Төп этап Балалар белән

Такмак,санамыш,әйтешләр мәкаль,әйтемнәр өйрәнү.

Бармак уеннарын театральләштерү.

Ел фасылларына кагылышлы сынамышлар өйрәнү.

Әкиятләр уку.

Татар халык әкиятләреннән төшерелгән мультфильмнар карау.

Шәүлә театрын уйнау.

Татар халык уеннарын өйрәнү.

Әкияләр буенча рәсемнәр ясау.

Әти-әниләр белән

“Сөйләм телен үстерүдә фольклорның роле” дигән темага консультация

“Көндәлек тормышта фольклор”дигән темага памятка ясау

Әти-әниләр ярдәме белән көнкүреш предметлары һәм үстерешле мохит өчен материал туплау

Педагоглар белән

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли гореф-гадәтләргә ихтирам хисе тәрбияләү”дигән темага консультация.

Татар халкының хәрәкәтле һәм түгәрәк уеннары картотекасын төзү.

Шәүлә театры өчен картиналар туплау.

Ноябрь-Февраль
3. Йомгаклау этабы Балалар белән

Квест-уен ”Фольклорчы бабайда кунакта”

“Карга боткасы”

“Нәүрүз”

“Татар халык уеннары” фестивале

Әти-әниләр белән

“Безнең гаиләдә халык авыз иҗаты” дигән альбом ясау

“Татар өе” дигән мини-музей

“Әкиятләр илендә” –Батл “Бергәләп өйрәник”

Педагоглар белән

“Төлке белән каз” әкиятенә шәүлә театры төшерү.

Эш тәҗрибәсе белән педсоветта уртаклашу.

Ирешелгән нәтиҗәләргә анализ ясау.

Балалар бакчасы һәм гаилә белән хезмәттәшлекне дәвам итү.

Татар халык әкиятләренә багышланган электрон уеннар әзерләү.

 

Март-Апрель

 

1 нче кушымта. Проектның перспектив планы

 

Үткәрү вакыты/Темасы Максат һәм бурычлар Чаралар
Октябрь

Татар халык авыз иҗаты

Татар халкының культурасы һәм тарихы турындагы белемнәрен формалаштыру

Фольклор аша әдәби телнең матурлыгын аңларга өйрәтү

Халык авыз иҗатына кызыксыну тәрбияләү

 

Балалар өчен:

Әңгәмә: ”Нәрсә соң ул фольклор?”

“Татар халык орнаментлары “

Шөгыльләрдә балаларның халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тикшерү

“Утыр,утыр,Мәликә” татар халык уенын уйнау

Әти-әниләр өчен:

“Халык аыз иҗатын беләсезме?”дигән темага яндекс форма ярдәмендә анкета үткәрү

Педагоглар өчен:

Татар фольклорына караган әдәбият туплау.

Яшь үзенчәлекләренә карап татар халык әкиятләрен барлау.

Ноябрь

Әбиемнең серле сандыгы

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру

Милли бизәкләрне танырга өйрәтү

Татар халкының гореф-гадәтләрен тормышта куллану

стетик зәвык тәрбияләү

 

Балалар өчен:

Әңгәмә: ”Әбиемнең күңел сандыгында, сакланмый ниләр генә…”

“Киемнәр” темасына кагылышлы табышмакларның җавапларын табу

Татар халкының милли киемнәрен ясау,буяу.

Дидактик уеннар ”Милли орнаментлар белән савыт-сабаны бизә”.

“Курчакның кулмәген  милли итеп бизә”.

Татар халкының “Түбәтәй” уенын искә төшерү.

“Өч кыз” татар халык әкиятен уку , иллюстрацияләрдәге татар хатын кызларының киемнәрен күзәтү,исемнәрен истә калдыру.

Санамыш өйрәнү: “Әлчи –бәлчи,әни күлмәк улчи…”

Татар өендә буган җиһазлар турында табышмаклар кичәсе

Әти-әниләр өчен:

“Татар өе” мини-музеен ясау.

Педагоглар өчен:

Татар халкының борынгы кием элементлары булган альбом ясау.

Декабрь

Татар халкының һөнәрчелеге

Халык авыз иҗатына, йолаларына кызыксыну тәрбияләү

Милли мохит булдыру

Балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләү

Халкыбызның һөнәрчелеге һәм халык уеннары белән таныштыру

 

Балалар өчен:

Әңгәмә: “Синең әби-бабаларың нинди һөнәр белгәннәр”

Татар халкына хас һәнәрчеләр турында әңгәмәләр

(читекче,башмакчы,итек басучы)

Хезмәт турында мәкальләр өйрәнү

“Алтын бөртекләр”әкиятен уку

Халык календаре белән эш: сынамышлар һәм әйтемнәр белән танышу

“Башмакчы”татар халык уенын өйрәнү.

Әти-әниләр өчен:

“Һөнәрче җимешләре”дигән күргәзмә оештыру.

Педагоглар өчен:

Фольклор почмагын атрибутлар белән тулыландыру.

Гыйнвар

Татар халык ашлары

Халык ашларына  кызыксыну тәрбияләү

Милли мохит булдыру

Балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләү

 

Балалар өчен:

“Татар халык ашлары”альбомы белән танышу.

“Синең яраткан ризыгың”дигән темага әңгәмә кору.

Кыш турында сынамышлар.

“Ике кыз” әкияте белән танышу.

Тырышлык һәм ялкаулык турында мәкальләр өйрәнү.

Санамыш өйрәнү

“Самавыр” халык уены

Әти-әниләр өчен:

Әниләр белән мастер-класс ”Тозлы камырдан татар халык ашлары әзерләү”.

Педагоглар өчен:

“Серле ромашка” дидактик уенын ясау.

Февраль

Милли сәнгать

Татар халкының гореф-гадәтләрен тормышта куллану

Эстетик зәвык тәрбияләү

Сөйләм телен үстерү, коммуникатив дәрәҗәсен күтәрү, социальләштерү

 

Балалар өчен:

Татар халык уеннары белән танышу:

“Яшерәм яулык”

“Буш урын”

“Тимербай”

Татар халык әкиятләре буенча мультфильмнар карау

“Камыр батыр” әкиятен курчак театры итеп күрсәтү

“Төлке белән каз”әкиятен шәүлә театры итеп уйнау

Дуслык турында мәкальләр өйрәнү

Кыш тәмамлану белән бәйле сынамышлар өйрәнү.

Квест-уен “Фольклорчы бабайда кунакта”

Педагоглар өчен:

“Зиһен ачкычы”дигән темага интеллектуаль викторина үткәрү.

“Төлке белән каз” әкияте буенча шәүлә театры төшерү.

Әти-әниләр өчен:

Балалар белән бергә әкият курчак театрында “Камыр батыр” спектаклен карау.

Март

Милли бәйрәмнәр

Татар халкының гореф-гадәтләрен тормышта куллану

Гаилә тәрбиясе һәм милли мохит булдыру

 

Балалар өчен:

Халык календаре. Язгы сынамышлар.

Кунак булу турында мәкальләр өйрәнү.

Татар халкының милли бәйрәмнәре турында әңгәмә.

Татар халкының милли җырларын тыңлау.

Кояш,яңгыр турында эндәшләр өйрәнү.

“Нәүрүз”бәйрәменә  багышланган альбом карау.

“Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү.

Әти-әниләр өчен:

Шәһәр күләм үткәрелә торган “Нәүрүз” бәйрәмен барып карарга тәкъдим итү.

“Әкият” курчак театрына сәяхәт.

Педагоглар өчен:

“Милли бәйрәмнәр” буенча альбом ясау.

Апрель

Йолалар

Халык авыз иҗатына, йолаларына кызыксыну тәрбияләү

 

Балалар өчен:

Бишек җырларын тыңлау

Бала көйләү әйтемнәрен өйрәнү.

Елама бала, елама

Йокың килгән, елама…

“Балага исем кушу”  йоласы.  Уен рәвешендә.

Бала юату: Үчти-үчти үчтеки, минем улым кечтеки…

“Ал кирәк,гөл кирәк”җырлы-биюле уенын өйрәнү.

Ата-ананы зурлау турындагы мәкальләрне  кабатлау.

Йөзек салыш уены.

“Татар халык уеннары” фестивале