Сүз ясагыч кушымчалар

 Лилия ИБРАҺИМОВА,

 Казандагы 183 нче гимназиянең

  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Аннотация.

В данной разработке урока представлены интересные приемы и игры. Это позволит познакомить учащихся с механизмом образования новых слов в татарском языке с помощью словообразовательных аффиксов. Научить отличать словообразовательные аффиксы, сформировать навык распознавания и дифференциации морфем татарского языка по их функциональному назначению.

 

Дәреснең темасы: Сүз ясагыч кушымчалар

Максат: Сүз ясагыч кушымчаларны өйрәнү;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет – сүз ясагыч кушымчаларны аера һәм сөйләмдә куллана белү; һөнәрләр темасы буенча лексиканы ныгыту;

Метапредмет – төрле сүз төркемнәре ясый торган кушымчалар белән яңа сүзләр ясау күнекмәләрен формалаштыру; күнегүләр эшләү нәтиҗәсендә осталык һәм күнекмәләр булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә алу;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; янәшәдәге кешеләргә игътибарлы

Шәхескә кагылышлы – балаларда белемгә омтылыш булдыру;  үз мөмкинлекләреңне бәяләү; хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү;

Җиһазлау: Компьютер, интерактив такта, биремле карточкалар.Татар теле. 5 нче сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, «Татарстан китап нәшрияты», 2015.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

 

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?

Укучылар:

  • Кояшлы иртә кебек

Туган телне – Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек!

Укытучы. Бүген чират буенча кем укытучы ?

Укучылар.  Мин укытучы. (Бер укучы җавап бирә).

Укытучы. Укытучы ролендәге укучы  нишләргә тиеш?

Укучылар. Ял минуты үткәрә. Төркемгә бүлә.

Укытучы. Укучылар, мин сезгә үзбәя битләре бирәм. Сез үзегезгә билгеләр куеп барырсыз. Ничек куясын сез инде беләсез. Яңа теманы үзләштерүдә уңышлар телим!

Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: Һөнәр ияләренең исемнәрен әйтә белүләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: Һөнәр ияләренең исемнәрен дөрес  әйтү;

Укытучы. Укучылар, сез өегездә нинди һөнәрләрне искә төшереп килдегез?

 Укучылар. Һөнәрләрне саныйлар.

Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Булдырдыгыз!

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 

Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

 

Укытучы. Укучылар, тактага карап әйтегез әле. Бу нәрсә?

Укучылар. Агач тамыры.

Укытучы. Әйе, дөрес. Ә агачның тагын нәрсәләре була?

Укучылар. Агач үзе (үзәге), ботаклары, яфраклары.

Укытучы. Нәрсәсез үсә алмый?

Укучылар. Тамырсыз.

Укытучы. Бик дөрес әйтәсез. Агачның тамыры иң кирәкле  урыны. Ә бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

Укучылар. Бу бакча. (бакча сүзе языла).

Укытучы. Бу рәсемдә кем?

Укучылар. Бу  – бакчачы. (бакчачы сүзе чыга).

Укытучы. Бакчачы кем ул?

Укучылар. Бакчаны караучы, әйберләр үстерүче кеше.

Укытучы. Бу ике сүз арасында нинди аерма бар?

Укучылар. Бакчачы сүзендә – чы кушымчасы бар. Ул яңа сүз ясый.

Укытучы. Сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрдеме?

Укучылар. Әйе, үзгәрде, яңа лексик мәгънәле сүз барлыкка килде.Димәк, татар телендә яңа сүзләр ничек ( нинди юллар белән ) ясала икән?

Укучылар. Ясагыч кушымчалар ялганып.

Укытучы. Дәресебезнең темасы нинди булыр инде. Без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Сүз ясагыч кушымчаларны өйрәнербез.

Укытучы. Әйдәгез агачыбызны яфраклы итик! ( Агачның яфракларында сүз ясагыч кушымчалар килеп чыга). Агачның яфраклары күпме?

Укучылар. Бик күп.

Укытучы. Сүз ясагыч кушымчалар чынлап та бик күп. Аларны менә бу таблицада карап китик.

Яңа теманы аңлату.

 Таблицада сүз ясагыч кушымчалар аерып күрсәтелә.

Сүзләр төзү. Күмәк эш.

Укытучы. Таблицадан файдаланып  сүзләр төзибез һәм нинди сүз төркеме икәнен әйтеп барабыз.  (Укытучы белән берлектә аңлатып, сүзләр төзиләр). learningapps.org сайтында бирем.

Укучылар. Таш – исем, ташчы – исем, ташлык – исем, ташлы – сыйфат, ташсыз – сыйфат, ташла – фигыль, ташлаш – фигыль.

  1. «Домино» уены. Дәфтәрдә эш.

Укытучы. Без хәзер «Домино» уены уйнарбыз. Һәр төркемгә дә берәр сүз бирелә. Сүз ясагыч кушымчаларны кулланып яңа сүзләр ясарга, дәфтәргә язарга кирәк. Кайсы төркем күбрәк сүз уйлап табар икән? Бергә киңәшләшеп эшләгез. Бу биремгә 1 минут вакыт бирелә. (Ком сәгате 1 минутка куела.) (Дәфтәрләренә язалар. Тактага чыгып, зур кәгазь битләренә язылган сүзләрне домино кебек төзәләр).

Укучылар. 1 төркем: сүзеннән яңа сүзләр ясыйлар. Баш, башлык, башлы, башсыз, башла, башлаш. 2 төркем: юл сүзенән яңа сүзләр ясыйлар. Юлчы, юлдаш, юллы, юлсыз, юлла, юлдаш. Укытучы: Бу биремгә нәтиҗә ясыйк. Нәтиҗә. Үзбәя.

Ял минуты.

Укытучы.  Нинди уен уйныйбыз?

Укытучы ролендәге укучы: «Йөзек салыш» уенын. (Укытучы ролендәге укучы уен уйната. Уен шартларын аңлата).

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

«Әйтмим бел!) уены.( Ишек шакыган тавыш ишетелә)

Укытучы. Кем бар анда? Керегез! (Әкиятче керә. Кулында зур тартма. Үзенең кем икәнен әйтми).

Укучылар. Син кем?

Әкиятче. Әйтмим, бел!

Укучылар. Син язучымы?

Әкиятче. Юк. Мин язучы түгел. (Шул рәвешле укучылар сорау бирәләр. ) …

Укучылар. Син әкиятчеме?

Әкиятче. Әйе, мин әкиятче. Сез әкиятләр яратасызмы?

Укучылар. Яратабыз

Әкиятче.  Мин сезгә бүләк алып килдем. Ул бүләкне табу өчен тартма эчендәге  биремнәрне  үтәргә кирәк. Биремнәрне 2 төркемгә бүленеп эшләгез. Миңа  инде китәргә кирәк. Сезгә уңышлар телим!

Беренче тартманы ачу. «Җавабын тап» уены. (– лык/ – лек сүз ясагыч кушымчаларын ныгыту).

Укытучы.Укучылар,  беренче тартмада нинди бирем бирелгән икән?

Укытучы ролендәге укучы. (Укытучы ролендәге укучы биремне укый. ) Табышмакларның җавабын табыгыз. ( 2 төркемгә  дә конвертлар бирелә. Анда табышмаклар. Табышмакларның җавапларын бирелгән битләргә язалар.Тактага чыгып укып, магнит белән ябыштыралар). Үзбәя.

Үзе атка атланган,
Аякларын арт якка салган.
(Күзлек.)

  1. Апа бәйли алын,

Әни сарысын,

Әби ярата агын. (Яулык)

  1. Тышы – калын, бу – китап,

Анда сүзләр – бихисап(бик күп). (Сүзлек )

  1. Айрат та кия,

Алсу да кия,

Аны кимәсәң,

Тиз салкын тия (Башлык)

  1. Икенче тартманы ачу. «Мәкальләрне туры китер!» биреме. – лы/ ле. –сыз / –сез кушымчаларын ныгытуга).

Укытучы ролендәге укучы: Монда мәкальләр бирелгән. Аларны туры китерегез. Дөрес җавапларны әйтеп тактага беркетегез. (Мәкальләр:

  • нче төркемгә:

Тәмле дә тел,

Тәмсез дә тел.

Акыллы сүзгә ни җитә!

  • нче төркемгә:

Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.

Китапсыз йорт – кояшсыз көн.)

4.Өченче тартманы ачу. «Әкиятне таны!»  проект эше.

Укытучы. Пазлны дөрес итеп төзеп нинди әкияткә туры килүен әйтергә  кирәк. Пазлның арткы ягында сораулар бар. Шул сорауларга җавап та бирегез.(1 төркемгә :  «Төлке белән каз» әкияте 2 төркемгә: «Өч кыз» әкияте. Сорауларны эчтән генә укыгыз.

Укучылар. (Укучылар пазлны төзегәч, сорауларга тактага чыгып җавап бирәләр Сөйләмгә чыгалар).

Дүртенче тартманы ачу, андагы бүләкне алу. (Бер укучы тартмадан имән чикләвеген ала, укучыларга нәрсә икәнен күрсәтми. Укучылар сораулар  бирәләр).

Укытучы. Әйдәгез укучылар  сораулар биреп, тартмада нинди бүләк яшеренгәнен белик.

Укучылар.

– Ул зурмы, кечкенәме? Түгәрәкме?  Шакмаклымы? Кызылмы? Сарымы? Ул үсәме?

Укытучы ролендәге укучы: Әйе, аннан бер агач үсә. Без ул агач турында сөйләштек.

Укучылар. Ул имән чикләвегеме?Әйе.

Укытучы. Әйдәгез әлеге бүләкне барыбыз да кулдан-кулга йөртеп чыгыйк. Безнең кулларның җылысы белән ул тизрәк үсәр, нык имән агачы булыр. Әйдәгез аны утыртып куйыйк. (Гөл чүлмәгенә бергәләп имән чикләвеген утырталар су сибәләр) .

Өй эше бирү.

–Укучылар, һәрвакыттагыча, мин сезгә 3 төрле өй эше тәкъдим итәм.

  1. Кагыйдәне ятларга.
  2. Сүз ясагыч кушымчалы сүзләр булган 2 табышмак язып килергә.
  3. Кагыйдәгә таянып кроссворд яки ребус төзергә.

Рефлекия.

  • Бүген без нәрсә турында сөйләштек?
  • Сүз ясагыч кушымчалар турында. Һөнәрләр турында.
  • Әйе, укучылар дөрес әйтәсез. Нинди сүз ясагыч кушымчалар исегездә калды? Һөнәрләр турында нәрсә әйтә аласыз? Сезнеңчә кайсы һөнәр кирәкле?
  • Барлык һөнәрләр дә бик кирәкле һәм мөһим.
  • Әйе, укучылар без бөтен һөнәр ияләре дә хөрмәткә лаек.

Йомгаклау.

Укытучы. Дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, гомумән дәрес өчен билге куяр вакыт җитте. Ягез, кемнәр ничәле алыр икән. (укучыларның үзбәяләре тыңлана, кирәк булса, төзәтмәләр кертелә.) Үзбәя битләрен алып эшегезгә нәтиҗә ясагыз.Кем үзенә «5» ле куйды, кулыгызны күтәрегез. Кем  «4»ле, «3»ле куйды? Нәрсәне аңлап җиткермәдегез? Нәрсә бигрәк тә уңышлы булды дип саныйсыз? Кайсы бирем күбрәк ошады? Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы? Ә хәзер агачыбызга алмалар элик. («5» легә эшләүчеләр – кызыл алма. «4»легә эшләүчеләр  – яшел алма эләләр, «3» легә эшләүчеләр – сары алма эләләр) .

Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз!