«Сүз ясагыч кушымчалар, ясалма сүзләр» темасын ныгыту

 № 200

(4 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Лениза ГАРИФУЛЛИНА,

Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

(Фәнис Яруллин)

Туган як табигатенә, милли җирлеккә дан җырлау, авыл һәм аның тырыш кешеләрен хөрмәтләү, икмәк-ипекәйне зурлау үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмый. Шушы рухи кыйммәтләрне истә тотып, мәктәбебездә белем һәм тәрбия бирү процессы Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге, Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе, Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән «АГРОКЛАСС» проектына нигезләп алып барыла.

Әлеге проект эшне тренинг һәм гамәли күнегүләр формасында, уен технологияләрен кертеп оештыруны күз алдында тота.

Эчтәлек һәм төрле эш формалары «Где родился – там и пригодился» дигән рус халык мәкаленә тәңгәл килеп үрелеп бара.

Агропроект милли-төбәк компоненыт, толерантлык, фәнара бәйләнешне (тарих, әдәби уку, татар теле, рус теле, әйләнә-тирә дөнья) чагылдырып, балалар бакчасы һәм мәктәп яшендәге балаларның эзлекле системалы профессия алды хәзерлеген тәэмин итүгә дә ярдәм итә.

Әлеге дәрес эшкәртмәмне дә “Агрокласс” проектына нигезләнеп төзедем.

Максат:

– ясалма сүзләр һәм сүз ясагыч кушымчалар турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм ныгыту;

– балаларның тел байлыгын үстерү өстендә эшне дәвам иттерү;

– авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә карата хөрмәт, аларның һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Мияссарова, 40 нчы бит), өстәмә дәреслек (Р.Ягъфәрова, 26 нчы бит), экран, проектор, презентация, татар теленең аңлатмалы сүзлеге (2 нче том, 262 нче бит),  орфографик сүзлекләр (7 – 8 данә), районның “Маяк” газетасы, индивидуаль карточкалар, башак көлтәсе, тактадагы язмалар.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру. Мотивация

– Исәнмесез, укучылар!

– Исәнмесез, саумы сез!

– Хәерле иртә, балалар!

– Имин үтсен көнегез!

– Кәефләрегез ничек соң?

– Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

  1. Дежур укучы рапорты.

Ш. Өй эшен тикшерү (ясагыч кушымчалар турында сөйләргә).

  1. Уку мәсьәләсен кую
  2. Матур язу күнегүе:

Басулар, игенчелек, терлекче, кырчылык, бакча, бодай.

Күчереп язу.

Укытучы. Бу сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатыйк әле.

– Бу сүзләр кайда кулланыла? Ишеткәнегез бармы?

Укучылар. Авыл хуҗалыгында.

Укытучы. Димәк, без бүгенге дәресебезне нәкъ шуңа багышларбыз да. Алай гына да түгел,  сүзләр дә тикшерербез, күзәтербез, нәтиҗәләр ясарбыз (1 нче слайд). Бу – безнең девизыбыз булыр.

Укытучы. 2 нче, 4 нче сүз турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар. Мәгънәләре бертөрле, язылышлары төрлечә – синонимнар.

Нәтиҗә. Сүзгә бер яки берничә ясагыч кушымча ялгана ала. Ясалма сүзләр телебезне баета, матурлый.

  1. Дәреслек буенча эш
  2. 58 нче күнегү (40 нчы бит).

Бирелгән кушымчаларны ялгап, сүзләр уйлап язарга.

Укытучы. Без бу күнегүне бергәләп, чылбыр буенча тактада эшләрбез. Кушымчаларын билгеләп барырбыз. Нинди сүз төркеменә ялганганын тикшерербез.

А) Матурлык, яшьлек (сыйфат)

чалма, бүлмә (фигыль)

юлдаш, бүлмәдәш (исем)

сыйныфташ, яшьтәш

тозла, эшлә

зурлап, күпләп, берәрләп

дуслаш, серләш, саубуллаш, берләш

тозлы, ямьле

тозсыз, сүзсез

оялчан, уйчан, эшчән

Ә) Тозлы-тозсыз (антоним)

Юлдаш сүзен өстәү (омоним). Эт кушаматы, шуңа күрә баш хәрефтән языла.

Нәтиҗә. Ясагыч кушымча исемгә дә, сыйфатка да, фигыльгә дә, рәвешкә дә, санга да ялгана ала.

  1. 46 нче күнегү (26 нче бит). (Текст буенча эш.)

Текстны телдән укып чыгу. (Бер укучы кычкырып укый.)

– Нәрсә укыдыгыз? (Текст, хикәядән өзек.)

– Нәрсә турында сүз бара? (Ипи, ипи  валчыгы турында.)

– Ясагыч кушымчалы сүзләрне табып әйтегез. (Тереклек, игенченең, көзге, назлады, дулкынланды, ачлык, ипи валчыгы, уйланам, ипекәй, карашымны)

– Төп эчтәлек кайсы юлларга сыеп беткән?

Физминутка

  1. Слайдлар буенча эш

(2 нче слайд) «Икмәк – табын кояшы».

Кояш нәрсә ул?

– Ул монда нәрсә кояш белән чагыштырыла? (Икмәк, ипи, ипекәй, калач)

– Кояшка тагын нәрсәләрне тиңлиләр? (Әнине)

(3 нче слайд) «Икмәк пешерүдә катнашучылар».

-чы-че кушымчаларына игътибар итегез әле. Нәрсә әйтә аласыз? (Профессия, һәнәр ияләрен ясаучы кушымчалар.)

(4 нче слайд) «Кешеләр генә түгел, ә табигать тә икмәк үстерүгә ярдәм итә».

(5 нче слайд) «Башта он ясыйлар, аннан камыр басалар, ул күпереп кабара».

(6 – 8 нче слайдлар) «Камырны төрле формаларга китерәләр, тәмләткечләр кушалар, бизиләр. Икмәк пешерүчеләр – үз эшләренең осталары. Чып-чын дизайнерлар кебек алар».

Сез ничек уйлыйсыз, зәңгәр костюмлы абый ник елмая? (Ул үз эшеннән канәгать. Кешеләргә бәхет-шатлык, байлык, муллык өләшә.)

(9 нчы слайд) «Маяк» газетасындагы мәкаләдән яңалыклар белән танышу.

– Бу слайдка карап алыйк әле. Болар нәрсәләр, нинди формада язылганнар? (Яңалык.) Ничек атала икән? (Мәкалә. Мактап язганнар.)

(10 нчы слайд) Игенчеләрне һәм терлекчеләрне хөкүмәтебез дә зурлый.

Укытучы. Игенчелектән башка терлекчелек була алмый.

Минзилә апагыз турындагы җөмләне дәфтәрләргә язып куйыйк әле.

Мөстәкыйль эш. Ясагыч кушымчаларны табып карагыз, яныңдагы иптәшең белән бергә киңәшеп эшләгез.

VII. Тактадагы язмалар буенча эш

Көл, көлсу, көлчә, көләч, көлке, көллек, көлтә.

– Бу сүзләргә игътибар итегез әле,  барысын да аңлыйсызмы? (Көлчә, көлтә сүзләренең мәгънәләрен  аңлатмалы сүзлектән ачыклау.)

– Тагын нинди эш эшләрбез икән? (Тикшерербез.)

– Ничек итеп? (Тамыр һәм кушымчаларын табарбыз.)

– Тикшердек, ә хәзер күзәтегез әле, бу сүзләрнең барысы да бер үк тамырданмы? (Әйе.)

– Тамырдаш сүзләр дип әйтеп буламы? (Юк.)

– Ничә төркемгә бүләрбез? Ни өчен? (Өч төркемгә.)

Нәтиҗә ясау: берүк тамырдан булган бөтен сүзләр дә тамырдаш булмыйлар.   

VIII. Индивидуаль карточкалар буенча эш

Карточка сезнеке, эшне шунда гына башкарыгыз.

Бу эш бүгенге безнең темага туры киләме? (Юк, чөнки ул урман турында.)

– Икенче дәрестә урманнар турында сөйләшербез.

– Эшегезнең дөреслеген слайдтан карап тикшерегез, төзәтегез, миңа бирерсез.

IХ. Өй эше

  1. Бирем (телдән). Урманчы бабай балаларга нинди киңәшләр бирде икән? Уйлап килерсез әле.
  2. Орфографик сүзлектән ясагыч кушымчалы 10 сүз язарга.
  3. Рефлексия

– Бүген нишләдек?

– Нәрсәләр тикшердек?

Нәрсәләр күзәттек?

Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?