Сызыкча функция

№43

(VII сыйныф)

Фәннур ФӘТТЕРОВ,

Арча районы Ташкичү төп мәктәбенең математика укытучысы

Максат. Сызыкча функция төшенчәсе кертү, функция графигының рәвешен ачыклау һәм графигын төзү схемасын булдыру. Функция, кыйммәтләр таблицасы, функциянең графигы, билгеләнү өлкәсе төшенчәләрен ныгыту. Функциянең графигы буенча, аргументның кыйммәте бирелгәндә, функция кыйммәтен һәм, киресенчә, табу күнекмәләрен үстерү. Функция графигының ничек урнашуында k һәм b параметрларының ролен ачыклау.

Җиһазлау. «Сызыкча функция» темасы буенча дәрес презентациясе,  компьютер, интерактив такта.

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү

Функция төшенчәсен искә төшерү. Функцияне бирү ысулларын (формула, график һәм таблица ярдәмендә) кабатлау. Һәр ысулда да функциянең билгеләнү һәм кыйммәтләре өлкәләре, аргумент һәм функция төшенчәләре, аргумент бирелгәндә, функция кыйммәте табу күнекмәләре кабатланып барыла. (2–5 нче слайдлар)

Телдән исәпләү. Бирелгән функциягә туры килгән билгеләнү өлкәләрен сайлау.

Формула белән бирелгән функциянең кыйммәтләре таблицасын тутыру. Функциянең графигын төзү. (6–11 нче слайдлар)

II. Яңа теманы аңлату

1.  Сызыкча функция төшенчәсе кертү. Моның өчен ике реаль мәсьәлә карала. Шушы мәсьәләләргә бәйләп, сызыкча функциягә билгеләмә бирелә. (12–15 нче слайдлар)

Сызыкча функциянең графигы нинди кәкре булуын, графикның k һәм  b параметрларыннан бәйлелеген ачыклау өчен, «электрон таблица» кулланып төзелгән гади генә программа файдаланыла. Укучыларга электрон таблица белән эшләү күнекмәләре таныш. Моның ярдәмендә укучылар,  k=0 яки b=0, k>0 яки k<0 булганда, күп мисаллар карап,  графикларның рәвешен ачыклап, үзләре нәтиҗәләр ясыйлар. Шулай ук сызыкча функциянең графигын төзү алгоритмы аңлатыла. (16–20 нче слайдлар)

III. Ныгытуга мисаллар чишү

1. Телдән эш.

Презентациядә сораулар барлыкка килә. Укучылар дөрес җавапларга туры килгән хәреф һәм саннарны әйтәләр. Дөрес җавап алынган очракта, хәрефләр аска күчеп урнаша. Ордината сүзе барлыкка килә. Укучылар, бу сүзне дөресләп төзеп, ни өчен бу сүз сайланылганын аңлата. (21–23 нче слайдлар)

2. Дәреслек белән эш.

Мисаллар махсус координата күчәре булган битләрдә эшләнә. Болай эшләү вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә. Мисалларның дөреслеге интерактив тактада график төзи торган программа ярдәмендә тикшерелә. (26–32 нче слайдлар)

        IV. Дәресне йомгаклау.  Нәтиҗә ясау

Телдән эш. 1. Текстта төшеп калган сүзләрне табу. 2. Формулага туры килгән графикны табу. (33–36 нчы слайдлар)