Сыйфатлы белем бирүдә мәгълүмати технологияләрнең роле

№ 190

Руфия НИГЪМӘТҖАНОВА,

Питрәч районы Көек авылындагы «Алгоритм» технологик лицееның I квалификация категорияле математика укытучысы

Хәзерге заман мәгълүмати технологияләрне укыту процессында файдалану – белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара. Шунысы бик әһәмиятле: гомуми белем фәннәрен өйрәтүдә укытучылар компьютер технологияләрен киң файдалануга әзерлекле булырга тиеш. Чөнки компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерны йөгәнли белүгә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү: – компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Математика дәресләрендә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы булып тора, дәресне тагы да күрсәтмәлерәк итә. Шуңа да компьютер технологияләрен дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллана белү күнекмәләрен үзләштерү математика укытучылары өчен мөһим санала. Моның өчен укытучыга:

– компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү;

– уку материалын аңлата алу һәм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак вебресурслардан файдалана белү тәҗрибәсенә ия булу;

– математика укытучылары өчен тәкъдим ителгән кулланма программа һәм ярдәмлекләр белән эш итә белү алымнарын үзләштерү кирәк, чөнки болар – заман таләбе.

Югары әйтелгәннәрдән чыгып, белем сыйфатын күтәрү проблемасының күпкырлы яңа эш формаларын һәм алымнарын таләп итүен күрәбез. Бу эш формалары модернизация программасы нигезендә белем сыйфатын алга таба тагын да нәтиҗәлерәк итә. Чөнки белем сыйфатын күтәрү өстендә эш фәнни-техник прогрессның, икътисадый һәм социаль эшчәнлекнең яңа формалары үсеше шартларында укучыны мөстәкыйль рәвештә белем алу күнекмәләренә өйрәтә.

Һәр укучыны функциональ, фәнни, технологик грамотага өйрәтер өчен безгә, математика укытучыларына, заман белән бергә атлау мөһим. Дөрес, укытучыга фәнни яктан үсеш алыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә юк, методик ярдәмлекләрдән китап киштәләре дә сыгылмый. Бу ысуллар дәресне тагын да фәнни, эчтәлекле, кызыксындыргыч иттеләр һәм итәләр, математика дәресләренә бүгенге көндә бик актуаль булган инновацион, мәгълүмати чаралар булып керделәр.

Үз алдыбызга әлеге заман таләбенә карата көчтән килерлек бурычлар куйдык. Бу бурычлар фәнебез буенча белем сыйфатын күтәрүгә зур булышлык итәр дигән фикердә калабыз. Чөнки бары тик боларны үтәп үзен камилләштерү өстендә эшләгән математика укучысын фәне белән кызыксындырырлык, мәктәп коллективында хөрмәткә лаеклы, шәхес буларак ихтирамлы булачак, ә боларның барысы да математикага, фәнгә мәхәббәт тәрбияли.

Математика укыту өчен соңгы елларда интернет аша олимпиадаларга әзерләнү, тестлар уздыру, БДИ га әзерләнү өчен биремнәрне түбәндәге сайтлар аша алам: http//ege. Edu/ru/Portal Web һәм http://ege 2021.mioo.ru, http://ege. 2021 mioo.ru. Ященко авторлыгындагы “Эш дәфтәрләре” ( Рабочая  тетрадь по ЕГЭ)