Сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте

Гүзәлия ХӘЛИУЛЛИНА, Резидә САЛЬМАНОВА, Лилия РИЗАТДИНОВА

Чаллыдагы баланың аң-белемен үстерү үзәге – 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Без – балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр балаларны уйнарга өйрәтүне төп бурыч итеп, куябыз. Бала өчен уен ул белем алу,күбрәк мәгълүмат туплау, хезмәт һәм иң кыйммәтле тәрбия чарасы да булып тора.

Кешелеклекнең күп төрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы-рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый, уенга баланы ул уенны белүче кеше өйрәтә. Без кечкенә чакларда ук зуррак кызлар, апалар белән сюжетлы-рольле уеннар уйнап үстек. Алар үзләренә төп рольләрне: кибетче, табибә, тәрбияче, укытучы (зуррак абыйлар, әти), әни рольләрен алалар иде. Без, үз чиратыбызда, нәни бәби, сатып алучы, «авыру» бала, укучылар була идек. Хәтеребездә, шактый вакыт без уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлаша идек. Үсә төшкәч, 6 – 7 яшьләрдә, сюжет төзеп уйнадык.

Баланы кечкенәдән уйнарга өйрәтергә кирәк. Өйрәтү тәрбияче тарафыннан уен кагыйдәләрен аңлатып, күрсәтмә бирүче генә түгел, ә кушылып бергә уйнаучы уенга кызыксыну һәм теләк уятучы ролендә булырга тиеш. Әйткәнебезчә, тәрбияче бала белән бергә уйный; бала үзен уенда иркен тота, тәрбияче апасын үзе кебек үк  уйнаучы буларак кына кабул итә. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Бала, уендагы төрле рольләргә кереп, чынбарлык тормыштагы кешеләрнең эш-гамәлләрен кабатлый, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Уен вакытында баланың күңеле күтәрелә, бу исә аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Тәрбиячеләр өчен уен бала күңелен яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да булып тора. Чөнки уйнаган вакытта тәрбияче һәрбер баланың сәләтен ача, аның холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый, аларга тагын да якыная. Шул ук вакытта, уен вакытында тәрбияче баланың тәкъдим-теләкләрен кабул итә алырга тиеш.

Сюжетлы-рольле уеннар өчен түбәндәге уңай шартларны үтәргә кирәк:

*уен тирәлеге өчен база булдыру;

*уен зоналары һәм  уенчыклар белән тәэмин итү;

*мөстәкыйль уеннар өчен уңай шартлар булдыру.

Безнең балалар бакчасында бу шартларның барысы да үтәлә. Балалар белән төрле сюжетлы-рольле уеннар оештырабыз: “Әни-кыз”, “Кибет”, “Кафе”, “Матурлык салоны”, “Хастаханә”, “Ателье”, “Мәктәп”, “Балалар бакчасы” һ.б. Сюжетлы-рольле уеннар барышында балаларда хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү мөнәсәббәте формалаша. Иптәшеңә ярдәм итәргә әзер торучанлык, бергә уйный торган иптәшләренең фикере белән исәпләшә, бәхәсләрне гадел хәл итә белүчәнлек тәрбияләнә. Уен өчен кирәкле корылмаларны күмәкләшеп төзергә, алда торган эшне бергәләшеп планлаштырырга һәм ул эшне бергәләп башкарырга гадәтләнәләр.

“Уен – әйләнә-тирә мөхит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур, якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”, – дип язган В.А Сухомлинский.

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, үзен шулай зурлар тормышына әзерли. Уеннар балаларда дуслык, бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Шулай ук миһербанлылык, ярдәмчеллек, сак караш тәрбияләү аркылы, балада яхшы күңеллелек, кешелекле кебек сыйфатларны үстерә, аралашу культурасын камилләштерә.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус бакчаларында татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез. Татар теле эшчәнлекләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән теманы ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Шулай ук баланың татар телендә сөйләм эшчәнлеген оештыру функциясен үти. Методик яктан дөрес уйланылган уен балада өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, икенче яктан-тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Чит телне өйрәнгән вакытта,уен кызыксындыра, баланың күңеле күтәрелә, оялчан,кыюсыз балалар да, үзләре дә сизмичә, уенга кереп китәләр. Нәтиҗәдә, балада табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып тора. Сюжетлы уеннар фикер эшчәнлеген активлаштыра, белем дәрәҗәсен киңәйтә. Шулай ук баланың диалогик сөйләмен формалаштыруда да сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте зур. Эшчәнлек барышында “Безнең гаилә”, “Уенчыклар кибете”, “Яшелчәләр кибете”, “Киемнәр кибете”, “Савыт-саба” кибете, “Ашханә”, “Кафе”, “Мәктәп” һәм башка уеннарны куллану вакытында, әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, формасын, тәмен, күләмен атый белү активлаша. Сорау бирү, аңа җавап кайтару, диалоглар төзү сәләте үсә.

Шулай итеп,тел өйрәтүдә төп максат булып , рус телле балаларда татар теленә,аның сәнгатенә, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү, Татарстанда яшәүче халыкларның дуслыгын арттыру, балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, бер-берсе белән аралашу культурасын үстерү тора.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сюжетлы-рольле  “Хастаханә” уенын тәкъдим итәбез.

Уенда катнашучылар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, төркем тәрбиячесе.

Максат:

– уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү;

– әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну, хөрмәтуяту;

– табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү;

– рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау;

– авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру, игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү;

– табиб өчен кирәкле булган атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү;

– уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру;

– бердәм, бер төркем белән дус,тату уйнауларына ирешү;

– уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.

Алдан башкарылган эш: шәфкать туташы бүлмәсенә эскурсия, сюжетлы иллюстрацияләр карау, А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

Җиһазлар: ак халат, баш киеме, авырулар өчен карточкалар, рецептлар, “Нәни табиб” наборы, дарулар савыты, телефон.

Оештыру өлеше:

Тәрбияче. Балалар, хәтерегезгә төшерегез әле, хастаханәдә нинди табиблар эшли?

Балалар. Күз табибы (окулист), хирург, балалар табибы (педиатр)…

Тәрбияче. Әле тагын невролог, кардиолог, массаж ясаучы һ. б. бик күп табиблар эшли. Балалар, бүген бездә яңа хастаханә ачылган, ләкин анда эшләргә табиблар җитеп бетми. Әйдәгез, бүген без табиблар булабыз. Хастаханәгә теркәүче, балалар табибы, күз табибы, шәфкать туташлары кирәк булачак. (Балалар рольләргә бүленә: теркәүче, күз табибы – шәфкать туташы, балалар табибы – шәфкать туташы, процедура бүлмәсенә шәфкать туташы, авырулар.)

Уен барышы

(Хастаханәгә авырулар килә, чират алалар.)

Теркәү бүлеге (регистратура)

1 нче авыру (баласы белән). Исәнмесез, безгә балалар табибына юллама бирегез әле.

Теркәүче. Хәзер язам. Алыгыз.

1 нче авыру. Рәхмәт.

2 нче авыру. Хәерле көн! Миңа күз табибына юллама кирәк иде.

Теркәүче. Ярый. Рәхим итеп алыгыз.

(Балалар табибы бүлмәсенә керәләр.)

1 нче авыру (баласы белән). Керергә мөмкинме?

Табиб. Керегез, утырыгыз. Кызыгызның кайсы җире авырта?

1 нче авыру. Кызыма гриппка каршы прививка ясатырга кирәк иде, безгә юллама язып бирегез, зинһар өчен.

Табиб. Башта кызыгызны фонендоскоптан тыңлап алырга кирәк. (Үпкәләрен тыңлый.) Сулагыз… суламагыз… Бар да тәртиптә.

Табиб (шәфкать туташына). Юллама язып бирегез.

Шәфкать туташы. (Юллама яза.) Алыгыз.

1 нче авыру. Рәхмәт, сау булыгыз.

Табиб.  Сау булыгыз.

Процедура бүлмәсе

1 нче авыру. Керергә ярыймы?

Шәфкать туташы. Рәхим итегез.

1 нче авыру. Без гриппка каршы прививика ясатырга килдек.

Шәфкать туташы. Ярый, утырыгыз, кулыгызны әзерләгез. (Кызына укол ясый.) Мамыкны тотыгыз.

1 нче авыру. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз.

Шәфкать туташы. Авырмагыз. Сау булыгыз.

(Күз табибы бүлмәсенә икенче авыру керә.)

Табиб. Исәнмесез, сезне нәрсә борчый?

2 нче авыру. Минем күзем авырта, кызарып та тора.

Табиб. Хәзер күзегезне карыйбыз. (Күзен яктырткыч белән карый.) Сезнең күзегезне дәваларга кирәк. Менә бу даруны тамызырсыз. Шәфкать туташы сезгә рецепт язып бирер, даруны сатып алыгыз.

Шәфкать туташы. Менә сезгә рецепт.

2 нче авыру. Рәхмәт сезгә.

Табиб. Сау булыгыз.

Тәрбияче. Балалар, хәзер соң инде, бүгенгә безнең хастаханә ябыла. Иртәгә ул тагын үз ишекләрен ачар, авыруларны кабул итәр.