Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

№55

(Рус төркемендә татар теле һәм инглиз теленнән бинар дәрес. VII сыйныф)

Римма ШИҺАБЕТДИНОВА,

Казандагы 83 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Айгөл СӨЛӘЙМАНОВА,

Казандагы 83 нче лицейның инглиз теле укытучысы

Максат:

1) татар, рус, инглиз телләрендә сыйфат сүз төркеменең охшаш һәм аермалы якларын күрсәтү;

2) укучыларның логик фикерләүләрен үстерү, татар һәм инглиз телләренә кызыксыну уяту, аларда эзләнү эшчәнлеге булдыру;

3) укучыларны һәрбер телнең байлыкларының башка телләр белән янәшә куйганда ачылуына инандыру.

Материал һәм җиһазлау: презентация, таблица; мультимедиа такта; таратма материаллар: татар һәм инглиз телендә сыйфатларны чагыштыру өчен таблица.

Метод һәм алынмалар: әңгәмә, сорау-җавап, өлешчә эзләнү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәрес барышы

I. Белем алуга омтылыш булдыру (белем алуга уңай караш булдыру)

II. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, игътибар белән экранга карагыз. Анда төрле шәһәрләрдәге һава торышлары күрсәтелгән, шуларны чагыштырып сөйләгез әле. (Укучылар, шәһәрләрдәге һава торышын чагыштырып, татар һәм инглиз телләрендә сөйлиләр.)

Укытучы. Укучылар, сез әлеге шәһәрләрнең кайсысына барыр идегез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Teacher: Which part of speech did you use to compare these towns? (Ответы записывают на доске.)

Teacher. Do you use  the Comparative Degree in other lessons?

Укытучы. Укучылар, сезгә бирелгән текстларның исемнәре нинди фән белән бәйләнгән? (Бирелгән текстларның исемнәре георграфия фәне белән бәйләнгән.)

Teacher. Read the text. Who can read aloud?

(Один ученик читает текст на английском языке)

Teacher. Have you any unknown words?

Teacher. What did you know about Sydney?

(Sydney, the capital of New South Wales. It is not only the biggest but also the oldest city in Australia it was founded in 1788. Area city, 5 square miles (13 square km), Population of Sydney is 3, 665, 000.)

Укытучы. Игътибар белән текстны укып  чыгабыз.

(Казан – Татарстанның башкаласы. Казан шәһәре Казансу елгасы буенда урнашкан. Ул борынгы һәм зур шәһәр. Казан шәһәре 1005 елда төзелгән. Шәһәрдә иң салкын ай – гыйнвар, ә иң эссе ай – июль. Казанда 1 миллион 143 мең кеше яши. Шәһәрнең мәйданы – 425 квадрат километр.)

Укытучы. Укучылар, сез Сидней һәм Казан шәһәрләре турында текстлар укыдыгыз. Сез бу текстлар арасында нинди охшашлыкны күрдегез? Сез бу ике шәһәрне нәрсәләре буенча чагыштыра алыр идегез?

Teacher. Can we compare these towns? What properties?

Укытучы. Сез рус теле дәресләрендә дә, татар һәм инглиз теле дәресләрендә дә сыйфатны сүз төркеме буларак өйрәндегез. Хәзер булган белемнәребезне туплап бирелгән таблицаны тутарабыз.

 

Чагыштыру дәрәжәсе

The Comparative Degree

Кушымча / Ending

 

 

Мисал / Example

 

 

Укытучы. Сезгә, белемнәрегездән файдаланып, Сидней һәм Казан шәһәрләрен чагыштырып, татар һәм инглиз телләрендә җөмләләр төзергә кирәк була.

Казан / Kazan

Сидней / Sydney

Мәйдан / Area 425 километр квадрат 13 square km
Халык саны / Population 1 миллион 143 мең 3,665,000
Төзелгән елы / Founded 1005 1788

Укытучы. Укучылар, игътибар белән экранга карыйбыз. Сезгә монда татар һәм инглиз телләрендә сыйфатлар бирелгән. Сез шул сыйфатланың дөрес тәрҗемәләрен  табырга тиеш буласыз.

Ераграк

Олырак

Яшьрәк

Киңрәк

Яктырак

Матуррак

Чистарак

Озынрак

Кыскарак

Биегрәк

Lighter

Elder

Younger

Wider

Longer

Shorter

Farther

More beautiful

Cleaner

Higher

Teacher. Imagine that you are tourist. What kind of information would you like to see in booklet?

Teacher. We continue to travel. Now we will meet with cities attractions and compare them.

Укытучы. Без Казан һәм Сидней шәһәре белән танышуыбызны дәвам итәбез. Хәзер без әлеге шәһәрләрнең истәлекле урыннары белән якыннан  танышырбыз. (Экранда Казан һәм Сидней шәһәрләренең истәлекле урыннары күрсәтелә.)

Укытучы. Укучылар, хәзер экранда күргәннәрегез буенча шәһәрләрнең истәлекле урыннарын чагыштырып сөйләргә тиеш буласыз.

Сөембикә манарасы           Sydney Tower

Биеклеге –58 м                     High:306 metres

Муса Җәлил исемендәге               Sydney Opera House

Татар Дәүләт Опера                     Founded:1959

һәм Балет театры

Төзелгән елы – 1939

 

Миллениум күпере                       Sydney Harbour Bridge

Озынлыгы: 835 м                         Length: 503 m

Teacher. Open the brackets using the proper degrees of comparison of adjectives.

1. Today the weather in Kazan is (good) than it Pekin.

2. Climate in Sydney is (comfortable) than  in Yakutia.

3. The Himalayas are (high) than the Alps.

4. The Mediterranean Sea waters are (salty) than the Black Sea waters.

5. The Volga is (short) than the Ob.

6. Groundwater is (clean) than surface water.

Укытучы. Тиешле кушымчаларны куеп, җәяләрне дөрес итеп ачыгыз һәм җөмләләрне дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.

1. Сидней шәһәре Казан шәһәреннән (борынгы).

2. Казанда кыш көне Сиднейга караганда (салкын).

3. Казан шәһәрендә руслар Сидней шәһәренә караганда (күп).

4. Сидней шәһәрендә яңгырлар Казан шәһәренә караганда (көчле) ява.

5. Таронг зоопаркы бинасы Казан зоопаркы бинасыннан (матур).

(Укучылар ахырдан дәфтәрләрен бер-берсе белән алыштырып тикшерәләр.)

IV. Йомгаклау

Укытучы. Укучылар, без бүген Казан һәм Сидней шәһәрләре буенча сәяхәттә йөрдек. Бүгенге дәрестә сыйфатлар нинди роль уйнадылар? Татар, рус, инглиз телләрендә сыйфатларның нинди охшаш һәм аермалы яклары бар?

Теаcher. Rate your neighbor.

V. Өйгә эш бирү

1. «Казан бүген һәм Казан моннан 10 ел элек» дигән темага татар һәм инглиз телендә хикәя төзеп килергә.

2. Текстны тәрҗемә итәргә.

VI. Рефлексия