Сыйфат

№45

(IV сыйныф. Татар төркеме)

Фәния  ХӘЙРУЛЛИНА,  

 Казандагы 19 нчы гимназиянең  I   квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Максат. Укучыларны сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру, сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аера белергә өйрәтү. Аларны мөстәкыйль фикерләүгә, белем алырга, алган белемнәрне файдаланырга өйрәтү. Балаларда Туган якка, илгә, телгә мәхәббәт тәрбияләү; әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова 4 сыйныф: Казан: Тат. кит. нәшр., 2014), компьютер, презентация, музыка, плакат ясау өчен А-3 битләре, интерактив такта.

Методлар: әңгәмә, төрле биремнәр үтәү, сорау-җавап, үзлектән эш, уеннар.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру   

  1. Исәнләшү.

– Хәерле көн, исәнмесез, укучыларым!

– Исәнмесез, саумысыз!

– Кәефләрегез ничек соң?

– Кояшлы иртә кебек! Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

Укытучы. Бүген дәрестә кем дежур?  Бүген ничәнче число? Бүген атнаның кайсы көне? Хәзер елның кайсы вакыты? Ә бүген көн нинди? (Дежур укучы җавап бирә.)

3. Дәрестә уңай мохит булдыру.

Укытучы. Мин бүгенге дәресне шигырь юллары белән башлыйм (2 нче слайд):

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы, кече.

Дөньяда иң матур кеше –

Елмайган көлгән кеше.

Әйдәгез әле, бер-беребезгә карыйк та, дәресебезне башлыйк.

Без кечерәк сыйныфларда сыйфат турында сөйләшкән идек. Быел сыйфатлар турында тагын да күбрәк өйрәнербез. Аның матурлыгын, кирәклеген ачыкларга тырышырбыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы. Алган белемнәргә таянып, сыйфат сүз төркеменә караган сүзләрне кулланып,  шигырь язарга.

… илебез

… җиребез

Җир шарында кояш булып

… туган ягыбыз.

(Укучылар үзләренең шигырьләрен укыйлар. SINGLE ROUND ROBIN эш алымы.)

 Укытучы. Хәзер төркемдәге һәрбер бала өстәлдәге кәгазьгә үзе кулланган сыйфатларны язып куя. Һәр төркемнән 1 нче номерлы укучы бөтен сыйфатларны укып чыгар. Кем күпме һәм нинди сыйфат кулланганны ачыкларбыз.

2. Татарстан турында видеоязма белән танышу. (2 мин.) (3 нче слайд)

(RALLY ROBIN эш алымы. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Ролик буенча төркемдәге һәр укучы берәр сорауга чиратлап җавап яза. Язып бетергәч, һәр төркемнең 2 нче номерлы укучысы язган җавапларны укый.) (4 нче слайд)

• Безнең Татарстаныбыз нинди?

• Татарстан флагында нинди төсләр бар?

• Татарстан халкы нинди?

 • Безнең туган ягыбыз табигате нинди?

 3. Дәреснең максатлары белән таныштыру.

Укытучы. Бүгенге дәресебезне  нинди? кайсы? соравына җавап биргән сүз төркеме – сыйфат  белән таныштыруны дәвам итәрбез, белемнәребезне ныгытырбыз.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1. Интерактив тактадагы  җөмләләр белән эш. (5 нче слайд)

Татарстанның табигате бик бай. Бездә куе урманнар, биек таулар, киң елгалар, тирән күлләр, тәмле сулы чишмәләр күп.

Укытучы. Тексттан нинди? соравына җавап бирүче сүзләрне сайлап укып күрсәтегез. Бу сүзләр нәрсәне белдерә? (Предметның билгесен белдерә. Нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.) (6 нчы слайд)

Әйе. Сыйфат предметның билгесен  белдерә. Нинди? кайсы?  сорауларына җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме. Мәсәлән, кызыл, сары, матур.

Укучылар, яхшы сүзе нинди сүзне ачыклый? (Көн.) Матур сүзе нинди сүзне ачыклый? (Кыз.) Әйе, исем янында килгән һәм аны ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала. (7 нче слайд)

2. Тактадагы сүзтезмәләр ярдәмендә нәтиҗә ясау. (8–9 нчы слайдлар)

Акыллы малай, салкын көн, кайнар чәй, тәмле аш.

Укытучы. Димәк, сыйфат нәрсәне белдерә? (Сыйфат предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.) Сыйфатланмыш нәрсә ул? (Исемне ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала.) Хәзер җөмләләрне сыйфатларсыз укыйбыз. Сезнеңчә, кайсы җөмләләр матуррак? Сыйфат беләнме, сыйфатсызмы? (Укучылар үз фикерен әйтә.) Димәк, сыйфатлар җөмләләрне матурландыру, дөрес күз алдына китерү өчен кирәк.

Чыннан да, шулаймы икән? Тактада алма, кызыл алма, түгәрәк алма, салкын алма, зур алма бирелгән. Сез шуларга аңлатмалар бирегез.

Алма дигәч, сез нинди алманы күз алдына китерәсез? (Төрле җаваплар әйтелә.) Ә кызыл алма дигәч? (Алманың кызыл икәнен әйтәләр.) Ә зур алма дигәч? (Бик зур алма күз алдына килә.) Салкын алма?  (Алманың, кулга тоткач, сап-салкын икәнен сизәбез.)

Димәк, балалар, сыйфатлар предметның нинди билгеләрен ачыклап килә икән? (Төсен, тәмен, зурлыгын, төрле халәтен.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1. Дәфтәрдә эш.

Тактада бирелгән җөмләләрдән сыйфатларны гына язып алырга.

 (Бай, куе, биек, киң, тирән, тәмле)

2. Төркемнәргә бүленеп, эш дәфтәрләре белән эшләү. (55 нче күнегү, язмача.)

Дәфтәрләргә берәр мисал язып, һәр бала, үз дәфтәрен күршесенә биреп, яңа сыйфатлар яза. (1 мин.)

Һәр төркемнән алфавитта фамилиясе алдан торган укучы укый. Игътибар белән тыңлагыз, хаталарны төзәтегез.

-Хәзер үз-үзегезгә бәя бирегез. Дөрес сүзләр тапкансыз икән + билгесе куела.

3. Дәреслек белән эш. (140нчы күнегү, телдән. Сыйфатларны табу.)

4. Ял минуты. МИКС ФРИЗ ГРУП эш алымы. (10 нчы слайд)

Укытучы. Укучылар, барыгыз да урыннарыгыздан торыгыз, музыка астында сыйныф буйлап хәрәкәт итегез. Музыка тыңгач, сорау җавабы буенча берләшегез.

– Сыйфатның ничә соравы бар, шуның буенча берләшегез. (Җавап: 2, димәк,  2 бала берләшә һ.б.)

 5. Эш дәфтәрләрендә эшләү. (54 нче күнегү.)

Сыйфатларны табарга.

 Матур, якты, көләч, күңелле.

6. Тәрбияви момент. (11 нче слайд) Әниләрне хөрмәт итү, ярату.

Укытучы. Сезнең әниләрегез нинди? Укучылар, үз әниләрегез турында сыйфатлар кертеп сөйлиләгез әле. (Укучылар җавап бирә.)

Әйе, һәрберебезнең әниләре матур, әйбәт, кадерле, хөрмәтле, яхшы, уңган, белемле. Дөрестән дә, әниләр ямьсез булмый.

7. Табышмаклар әйтешү уены.

Төркемнәрдә эш. (Һәр дөрес җавапка бер балл куела. Ахырда җиңүче укучы билгеләнә.)

• Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый. Китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк) (12 нче слайд)

• Җәен – соры, кышын – ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян) (13 нче слайд)

• Кыш һәм җәй буе

Кызыл читек кигәне,

Күк ефәктән күлмәге.

Ул – һәр кемнең  сөйгәне. (Күгәрчен) (14 нче слайд)

• Озын-озын агачлар,

Агачларда оялар,

Ояларда кошчыклар. (Борчак) (15 нче слайд)

• Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казан) (16 нчы слайд)

• Нинди күл кыргый дуңгыз исемен йөртә? (Кабан күле) (17 нче слайд)

• Кайсы ике нота бакчада үсә? (Фасоль) (18 нче слайд)

8. Төркемнәргә бүленеп, А-3 кәгазе битендә таблица тутыру. Укучыларның белемнәрен системага салу. (19–20 нче слайдлар)

Сыйфатларның билгеләмәсе Характеристика
Мисаллар Капма-каршы мисаллар

V. Дәресне йомгаклау.  Нәтиҗә ясау.

Укытучы. Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек, сез бу дәрестә нәрсәгә өйрәндегез? (Сыйфат турында өйрәндек, сыйфатка сораулар куярга, сыйфатларны табарга, уеннар уйнадык, таблица тутырдык.)

2. Үзбәя. (Укучылар үзләренә үзләре билге куя.)  

3. Гомумиләштереп билгеләр кую.  Өйгә эш бирү. (21–23 нче слайдлар)

«Мин туган ягым табигатен ничек саклыйм?» дигән темага, сыйфатлар кертеп, инша язарга.