“Светофория” патшалыгына сәяхәт

№ 150

(6 – 7 яшьлек балалар өчен шөгыль)

Венера ГАРИПОВА,

Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен формалаштыру.

Җиһазлау. Өч ак түгәрәк белән светофор, ”Җәяүле сукмагы”, ”Куркыныч борылыш”, ”Җәяүле юлы” юл билгеләре, руль; төрле транспорт төрләреннән картиналар; кызыл, сары, яшел төстәге өч чиләк; таҗ баш киемнәре (патша, принцессаларга), медальләр.

Шөгыль барышы

(Балалар, тәрбияче белән кереп, ярымтүгәрәк булып тезеләләр. Проекторда хат килә.)

Тәрбияче. Балалар, минем  электрон почтама хат килде. Бик борчулы хат. Үзем генә бернишли алмадым. Сезнең белән киңәшләшергә уйладым. “Светофория” патшалыгында үзенең өч кызы белән патша яши икән. Кызларның исемнәре бик кызыклы булган: Кызылкүзкәй, Сарыкүзкәй, Яшелкүзкәй. Тату гына яшәп ятканда, кызлар сүзгә килгән: “Безнең кайсыбыз иң кирәкле, иң әһәмиятле?” Бер фикергә килә алмыйча бик нык талашканнар. Һәрберсе үзен иң кирәкле дип санаган. Шуннан соң бу илдә бик гаҗәп хәлләр башланган, ди. (Проекторда күрсәтелә.) Кешеләр юлны аркылы чыга алмыйлар, бакчага, мәктәпкә, эшкә соңга калалар: җәяүлеләр һәм машиналар бер-берсенә комачаулый, бәрелешә. Юл һәлакәтләре килеп чыккан. Патша нишләргә белми һәм ул сезгә мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Сез аның кызларын – принцессаларны татулаштырырга, патшалыкта тәртип салырга ярдәм итәрсез дип өметләнә. Нишлибез, балалар, патшага ярдәм итәбезме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Алайса без хәзер үк сәяхәткә кузгалыйк. “Светофория” патшалыгына сәяхәткә иң кыюлар, зирәкләр, эзләнүчәннәр генә бара ала. Безгә бик күп авыр сынаулар аша үтәргә туры киләчәк. Авырлыклардан курыкмассызмы?

Балалар. Юк, курыкмыйбыз.

Тәрбияче. Бер минутны да бушка уздырмыйк, дусларым. Юлга чыгар алдыннан урамда җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне искә төшерик әле.

– Өлкәннәрдән башка юлга чыгарга ярамый!

– Юл – машиналар өчен, ә җәяүлеләр өчен тротуар бар.

– Юлны “җәяүле юлы”ннан гына светофорның яшел утына чыгарга кирәк.

1 нче бала.

Ак-кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

– Игътибарлы булыгыз, ди,

Җәяүле үткән чакта.

2 нче бала.

Кызыл төс янган чагында

Машиналар туктала.

Бу вакытта җәяүлеләр

Тыныч кына юл ала.

Сары төс янган вакытта

Бу – кисәтү билгесе.

Яшел төс янгач, башлана

Машиналар бәйгесе.

3 нче бала.

Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә:

Әй, йөгерә ике бала

Мәктәпкә бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шоферлар бик шәп белә:

– Аеруча сак булыгыз –

Юлда балалар килә!

4 нче бала.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Һәрбер кеше дә белсен.

Җәялеләр тротуарның

Тик уң ягыннан йөрсен.

Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка.

“Зебра” сызыклары кебек

Буялган ул юл акка

5 нче бала.

Хәрәкәт күп урамнарда,

Ялгызың гына йөрмә.

Кызыл ут янып торганда,

Каршы якка йөгермә!

Ашыгып йөри күрмәгез

Беркайчан да юлларда

Бәлагә һич юлыкмассыз,

Сак булсагыз әгәр дә.

Тәрбияче. Афәрин, булдырдыгыз, балалар! Сез күп беләсез, бик тә зирәк икәнсез. Безгә “Светофория” иленә юл ачык. Нинди транспортта барыйк икән, дусларым? (Балалар җавабы тыңланыла.) Автомобильдә бара алмыйбыз, барыбызга да урын җитмәячәк; трамвайда барып булмас – “Светофория”дә бәлки рельслар салынмагандыр; ә менә автобуска без барыбыз да сыярбыз. Урыннарга утырдык. Сәяхәткә без әзер! (Рәсемнәр күрсәтелә.)

Дусларым, ерак сәфәргә

Юл алабыз без бүген.

Тик шулай да серле илгә

Барулар җиңел түгел.

Юлларда очрамый калмас

Каршылыклар, киртәләр.

Акыл, белем, зирәклек

Сезне алга илтерләр.

Әйдә, хәерле сәгатьтә!

Кузгалыйк әле, дуслар!

Озын юлларны кичкәндә

Юлдаш булсын уңышлар!

Сораулар:

– Транспорт белән идарә итүче кеше кем дип атала? (Шофер)

– Салонда утырган кешеләр кемнәр була? (Пассажирлар)

– Транспортта үзебезне ничек тотарга тиешбез? (Әкрен генә сөйләшергә, төртешмәскә, өлкән кешеләргә урын бирергә.)

(Музыка яңгырый. Тәрбияче корона кия.)

Патша. Исәнмесез, дусларым! Мин сезне үземнең патшалыгымда күрүемә бик шат.

Кызларым аерым замокларда яши. Аларның һәрберсендә – тылсымлы буяу. Кызларым сүзгә килгәннән соң, буяулар да югалды. Менә минем сфетофорым белән нәрсә булды. (Төссез түгәрәкләр күрсәтә.) Карагыз әле, минем патшалыгымда нинди тәртипсезлек. Буяуларны тапмасак, тагын ниләр булыр? Кызларымны табарга юл билгеләре булышачак. Сез юл билгеләрен яхшы беләсезме?

Балалар. Әйе.

“Җәяүлеләр юлы” –

Бу билгене һәркем белергә тиеш.

Димәк, без дөрес барабыз.

Патша. Анда минем кызым – Кызылкүзкәй яши. (Кыз чыга.) Исәнме, кызым, безгә синең тылсымлы кызыл буявың бик тә кирәк иде.

Кызылкүз. Биремемне үтәсәгез, мин сезгә буявымны бирермен.

Транспортлар бик күп төрле –

Җирдә, суда, һавада.

Кайсылары кайда икән?

Буталганнар бит монда…

(Картиналарны аерырга – су, һава, җир транспортларын аерырга кирәк. Балалар транспорт төрләрен тактада магнит белән тиешенчә итеп куялар.)

Кызылкүз. Рәхмәт сезгә. Менә сезгә минем бүләгем. (Кызыл буяу бирә. Балалар кызыл түгәрәкне буйыйлар.)

Патша. Карагыз әле: алда нинди юл билгесе? (“Хәвефле борылыш” билгесе)

Бик тә таләпчән билге ул –

Күпләрне һәлакәттән коткарган.

Саклан, уяулыгыңны югалтма –

Алда – кискен борылыш.

Аның артында минем икенче кызым – Сарыкүзкәй яши. (Кыз чыга.)

Исәнме, кызым, безгә синең сары тылсымлы буявың кирәк иде.

Сарыкүзкәй. Сорауларыма җавап бирсәгез, мин сезгә ярдәм итәрмен. Светофорда минем төс кайда урнашкан?” (Уртада) Зебра ничә төсле, ниндиләр?

Рәхмәт сезгә. Менә сезгә минем бүләгем. (Сары буяу бирә. Балалар сары түгәрәкне буыйлар.)

Патша. Безнең юлда тагын бер юл билгесе. Нинди билге бу?

Балалар. Җәяүлеләргә урам аркылы чыгарга рөхсәт итә торган билге. Безнең кебек мәктәпкәчә яшьтәге балалар зурлар белән җитәкләшеп кенә үтә ала бу юлны.

Патша. Бу юл билгесе артында минем өченче кызым – Яшелкүзкәй яши. Исәнме, кызым! Безгә синең яшел буявың бик кирәк иде. Син безгә ярдәм итмәссеңме икән?

Яшелкүзкәй. Минем биремне үтәсәгез, мин сезгә ярдәм итәм.

Әкиятләр, мультиклар никадәр серле:

Нинди генә транспорт юк анда!

Кемнәрнең нәрсәдә йөри икәнен

Әйтеп бирегез миңа!

Патша. Принцессаның биреме мондый икән, балалар:  мультфильм һәм әкиятләрдән транспорт төрләрен әйтеп бирергә.

– Емеля патша янына нәрсәдә барган? (Мичкә утырып.)

– Леопольдның яраткан ике тәгәрмәчле транспорты. (Велосипед)

– Карлсон үзенең моторын нәрсә белән майлый? (Варенье белән)

– Дядя Федорның әти-әнисе хат ташучы Печкинга нәрсә бүләк иткән? (Велосипед)

– Золушканың кабагын Фея нәрсәгә әйләндергән? (Каретага)

– Хоттабыч карт нәрсәдә очкан? (Келәм самолетта)

– Убырлы карчыкның транспорты. (Себерке)

Патша. Рәхмәт сезгә. Менә сезгә минем бүләгем. (Яшел буяу бирә. Балалар  яшел түгәрәкне буыйлар.)

(“Светофор” җырын бергәләп җырлыйлар.)

Патша. Сез миңа бик булыштыгыз, балалар! Кызларымны татуландырдыгыз. “Светофория” патшалыгында тәртип урнашты. Рәхмәт сезгә! Мин сезгә юл билгеләре төшерелгән медальләр бүләк итәм. Юлларда имин йөрегез.

Тәрбияче. Балалар, бүгенге сәяхәтебез ошадымы сезгә? “Светофория” урамнарында хәзер тәртипсезлек булмас. Чөнки бу илдә һәрвакытта да юл кагыйдәләрен төгәл үтәүчеләр яши.

1 нче бала.

Шулай, дуслар, юл билгесен

Белү кирәк һәркемгә.

Чөнки ансыз яшәп булмый

Атна түгел, бер көн дә.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, автобуска утырыйк та бакчабызга кайтыйк. (Музыка уйный.)

2 нче бала.

Харап булмас өчен башлар

Юлда йөри белегез –

Светофорны күрегез!

Яшел ут янганда гына

Юл аркылы чыгыгыз,

Шунда гына уңар сезнең

Бара торган юлыгыз!

3 нче бала.

Авылда яшәсәк тә,

Бар нәрсәгә өйрәник,

– Нигә кирәк болар безгә?! –

Диеп, дуслар, сөйләнмик…

Үсә-үсә һәр нәрсәне

Без танырбыз, белербез.

Бу чактагы кыенлыкны

Искә алып көләрбез.

4 нче бала.

Шунда гына аңларбыз без

Бар нәрсәнең кирәген, –

Апабызның нигә шулай

Дәресләрен биргәнен.

Һәр минутның кадерен

Белеп үсегез, дуслар!

Канатлар нык булсын безнең,

Чөнки без – очар кошлар.

(“Кояшлы ил” җыры көенә бергәләп җырлыйлар.)


Гомер бер генә килә,

Бер генә,

Кадерләрен бел генә

Бел генә.

Юл йөрү кагыйдәләрен

 

 

 

 

 

Үтәп йөре гел генә,

Үтәп йөре гел генә.