Светофор сигналы

(Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган шигъри шөгыль)

Ландыш ХӘСБИУЛЛИНА,

Казандагы 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

1 нче укучы.

Борын- борын заманда,

Син әле булмаганда.

Минем кечкенә чакта,

Апалар үскән чакта…

2 нче укучы.

Юллардагы тәртипнең

Асылы да булмаган.

Нинди тәртип, нинди асыл?!

Транспорты да булмаган.

3 нче укучы.

Бик куркыныч булган, ди

Юл аркылы чыгуы.

Булмаган юл билгесе дә,

Җир асты гизүе дә .

4 нче укучы.

Бер йөгереп, бер сикереп,

Як-якка каранырсың.

Аяк астыңа күз салмасаң,

Абынып егылырсың.

5 нче укучы.

Транспорт чарасында да

Абау,  куркыныч бик тә!

Юлларда тәртип булмагач,

Бар да җәяүгә күчә.

6 нчы укучы.

Тик болай булмаячагын

Бар да  тиз аңлаганнар.

Ни эшләргә безгә, диеп,

Хәтта уйга калганнар.

7 нче укучы.

Бервакыт Лондон исемле

Бездән  ерак шәһәрдә

Өч бик акыллы абыең

Бер дус уйлап табалар.

8 нче укучы.

Дусның атын озак кына,

Берәү дә куя алмагач,

Өч күзенә – өч сүзенә,

“Светофор” дия болар.

9 нчы укучы.

Үзенчәлеге нидә соң

Бу дусның сез диярсез?

Бер кабынып, бер сүнеп,

Күз генә кыса бу, димәгез.

10 нчы укучы.

Өч күз ярдәмгә килә бит

Безгә юл чыккан чакта.

Юллардагы тәртипне дә

Светофор гел күзәтә.

11 нче укучы.

Башта бер күзе кысыла,

Бераздан – икенчесе,

Өченчесендә матур кыса,

Я, дустым,  чират сиңа.

12 нче укучы.

Шулай дус, тату гына

Эшли, ди, бит  бу өч күз.

Юл аркылы чыгарга да

Булыша безгә бу өч дус.

13 нче укучы.

Тиз арада бөтен илгә

Һәм дә бөтен шәһәргә

Барып урнашып, әле дә

Юлларда сакта тора.

14 нче укучы.

Ялт-йолт безгә күз кыса ул,

Сигналларга кара, ди,

Төсләремне син бутама!

Өйрән яттан, зинһар! – ди.

15 нче укучы.

Ничә еллар үтсәләр дә,

Ул һаман безгә дәшә:

– Юлларда сак була күр син,

Миңа гына ышанма!

16 нчы укучы.

Юлны чыккан вакытта син

Сулга һәм уңга кара!

Транспорт туктагач кына,

Син бары алга атла!