Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Кабатлау

№ 94

(II сыйныфта татар теле дәресе)

Ләйсән АХУНОВА,

Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Максат:

— “Сүзләрне иҗекләргә бүлү” темасы буенча алган белемнәрне ныгыту.

— Чагыштыру һәм анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү.

— Мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

— Сүз байлыгын үстерү, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: элек алган белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү;

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;

Регулятив УУГ: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга өйрәнү,эшеңне бәяли белү;

Предмет нәтиҗәләр: сүзләрне иҗекләргә бүлү буенча алган белемнәрне практикада куллана белү.

Материал һәм җиһазлау: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, А.К.Җәләлиева. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), – Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 2012; таблица, интерактив такта, магнитофон.

I. Оештыру өлеше

Дәрескә уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Барыгызга да хәерле иртә. Бер-берегезгә елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресебезнең темасы: сүзләрне иҗекләргә бүлү. Дәресебезнең максаты: “Сүзләрне иҗекләргә бүлү” темасы буенча алган белемнәрне ныгыту.

II. Актуальләштерү

1. Матур язу күнегүе.

Укытучы. Беренче иҗектә дә, икенче иҗектә дә [ә] авазы булган сүзләр уйлау һәм дәфтәрләрдә язу. (Әтәч, кәҗә һ.б.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Безнең сөйләмебез нәрсәләрдән тора? (Җөмләләрдән.)

— Җөмлә нәрсәләрдән тора? (Сүзләрдән.)

-Сүз нәрсәдән тора? (Авазлардан.)

— Нәрсәгә карап сүзләрне иҗекләргә бүләбез? (Сузык авазларга.)

Нәтиҗә чыгарыла: сүздә бер генә сузык аваз бар икән, 1 иҗекле сүз була, ике сузык аваз булса, 2 иҗекле сүз була. Димәк, без бүген сүзләрне иҗекләргә бүлү турындагы белемнәребезне ныгытырбыз.

IV. Уку мәсьәләсен чишү

1. Ак бабай мультфильмын карау. Бирем.

Укытучы. Укучылар, әле генә караган мультфильм буенча биремнәр үтәргә кирәк булыр. 1 нче, 2 нче төркем 1 иҗекле сүзләр, 3 нче, 4 нче төркем 2 иҗекле сүзләр табарга һәм фонетик анализ ясарга тиеш.

2. Әйтеп яздыру.

Март ае бусаганы атлады. Ләкин салкын җил исә. Көннәр озыная, төннәр кыскара.

3. Үзара тикшерү, билгеләр кую.

4. Тизәйткеч әйтү.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

5. Табышмакларның җавапларын табу, сүзлек сүзләрен язып кую.

а) Өйдән чыгып китәбез дә,

Йөрибез кайтмый озак.

Өебезне саклап тора

Эт түгел, тимер….(Йозак)

б) Бодайларны, арышларны

Җыеп куя өненә.

Шулай әзерлек чарасын

Күрә ул кыш көненә.

Ике аягына басып

Сызгыра бар көченә.

Күз ачканчы кереп чума

Оясының эченә…(Йомран)

в) Баш астында баллы кашык…(Йокы)

г) Кич булганда күренер,

Таң булдымы − күмелер…(Йолдыз)

6. Йозак, йомран, йокы, йолдыз – сүзлек сүзләрен дәфтәргә язып кую.

7. Төркемнәрдә эш. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә (сүзләрнең өстенә цифрлар гына куеп чыгарга).

Яши, урманда, куян;

Сизде, эт, эзен, куянның;

Аучы, китте, эздән.

8. Физминут “Физзарядка ясый куян” (Ш.Галиев шигыре.)

Кызыл күзен ачуы –

Төпкә менеп басуы!

Бер, ике, өч – утыра,

Бер, ике, өч – ул тора.

Я ботакка тотынып,

Ала таган атынып.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп…

Кинәт читкә тартыла –

Куян уктай атыла.

Ә-ә ,бар икән юлаучы.

Юлаучымы? Юк, аучы!

Аучы куа куянны,

Куян тоя куганны.

Шундый кызу элдерә –

Ничек кенә өлгерә.

Чыныккан шул, ул чыдам.

Котылды бит аучыдан!

9. Китап буенча эш. 8 нче күнегү, 23 нче бит.

V. Рефлексив кабатлау. Үзбәя

Укытучы. Дәреснең кайсы өлеше ошады?

— Син үзеңнән канәгатьме?

VI. Өй эше

Сүзлек сүзләрен ятларга, алар белән җөмләләр төзергә.