Сүз төркемнәре. Исем

№43

(Татар мәктәбе. IV сыйныф)

Рузия ГОМӘРОВА,

Саба районы Юлбат төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максатлар:

1) исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, кабатлау;

2) матур һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3) татар теленә карата кызыксыну уяту.

Универсаль уку гамәлләре (УУГ):

Шәхескә юнәлтелгән УУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау;

Танып-белү УУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә, кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану;

Коммуникатив УУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү;

Регулятив УУГ: эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Материал һәм җиһазлар: Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, 1 нче кисәк / И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014; компьютер,  презентация, биремле карточкалар.

Дәрес барышы

I. Уңай психологик халәт тудыру

(Исәнләшү, хәерле көн теләү.)

Хәерле иртә!

Хәерле иртә кошларга,

Хәерле иртә,

Барлык дусларга!

– Яныгыздагы иптәшегезгә кояшлы көн теләгез,

– Каршыдагы иптәшегезгә кояшлы көн теләгез,

– Хәерле көн теләгез,

– Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

– Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Барыгыз да дәрескә әзерме?

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү.

2. Эш дәфтәрләренә число, сыйныф эшен язу. 

3. Карточкалар белән эш.

III. Дәрес темасы һәм максаты белән танышу

1. Парларда эш.

– Ә хәзер без сезнең белән «Кем тизрәк?» дигән бер уен уйнап алырбыз. Сезгә бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп язарга кирәк. Кайсы пар тизрәк төгәлли? Кайсы пар күбрәк сүз төзи?

(Һәр өстәлгә иҗекләр язылган бишәр карточка бирелә.)

МӘК-ТӘП, УКУ-ЧЫ, КОШ-ЧЫК, ДУС-ЛЫК, ДӘ-РЕС

2. Матур язу күнегүләре.

Мәктәп, укучы, кошчык, дуслык, дәрес.

– Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Предмет һәм затларны белдерәләр.)

– Алар нинди сорауга җавап бирәләр? (Кем? нәрсә?)

– Димәк, дәресебезнең темасы ничек була инде? (Сүз төркемнәре. Исем.)

– Үз алдыбызга нинди максат куярбыз?

Максат: исем сүз төркеме турындагы белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, үстерү.

Күзләргә ял.

IV. Белемнәрне ачу

(Кагыйдә чыгару.)

– Димәк, без, югарыда әйтелгәннәргә нигезләнеп, нинди кагыйдә чыгара алабыз? (Предметларны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр исем дип атала.)

– Без бүгенге дәресебездә нәкъ менә исем сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез дә.

– Без кайсы сүзгә карата «Бу кем?» дигән сорауны куя алабыз. (Укучы.)

– Кайсы сүзләргә «Бу нәрсә?» дигән сорауны куя алабыз. (Мәктәп, кошчык, дуслык, дәрес.)

– Димәк, татар телендә кем? соравына бары тик кешеләрне белдергән сүзләр генә җавап бирә, ә калган барлык сүзләргә карата нәрсә? соравы кулланыла. Мисаллар уйлап әйтегез. (Укучыларның җаваплары.)

V. Алынган белемнәрне беренчел ныгыту.

1. Дәреслек белән эш.

– Ә хәзер дәреслекләрдән 81 нче күнегүне табабыз. Биремне укыйбыз. (Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куегыз.)

– Күнегүне башта телдән эшлибез. Аннан дәфтәргә язабыз. Сорауларга җавап бирәбез:

1) Исем нәрсәне белдерә?

2) Исем нинди сорауларга җавап бирә?

3) Исем нәрсәләр белән төрләнә?

– Тагын бер кат кагыйдәне кычкырып укыйбыз.

2. 82 нче күнегү белән эш.

– Түбәндәге лексик-тематик төркемнәргә бишәр сүз уйлап яз.

•        Җәнлекләр: …. (куян, тиен, бурсык, ас, йомран)

•        Кошлар: … (чыпчык, сандугач, карга, саескан, карлыгач)

•        Кешеләр: … (абый, әти, бабай, әби, дус)

Ял минуты (укучылар бию көенә хәрәкәтләнәләр; көй туктауга, махсус әзерләнгән биремле карточкаларны алалар).

3. «Мин башлыйм, син дәвам ит!» уены (алдагы сүз тәмамланган хәрефкә башланган исемнәр уйлап әйтәләр).

•        Балачак, кошчык, курчак, кием, машина.

VI. Мөстәкыйль эш

1. 83 нче күнегүне парларда эшләү.

– Текстны укып, исемнәрне табыгыз, сораулар куегыз һәм калын хәрефләр белән бирелгән ике сүзне сүз төзелеше ягыннан тикшерегез.

(Эшләрне тикшерү.)

Нәтиҗә: Исемнәргә нинди кушымчалар ялгана? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

2) Эшләре алдан тәмамланган укучыларга электрон кушымтада бирелгән эшләрне тәкъдим итү.

VII. Рефлексив бәяләү. Дәрескә йомгак

– Үзең өчен дәрестә нинди нәтиҗә чыгардың?

– Нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклеген аңладыңмы?

– Исем сүз төркеме турында тагын нәрсәләр белергә теләр идең?

– Дәрес ахырына җитте. Яхшы эшләдегез. Алдагы дәресләрдә белемнәребезне тагын да арттырырбыз әле без.

– Кем дәрестә барысы да аңлашылды дип уйлый – кызыл, кемгә бераз эшләргә кирәк – зәңгәр, ә сорауларга җавап биргәндә кыенлык сизүчеләр сары түгәрәкләрне алыгыз.

Өй эше бирү.

Дәреслек, 55 нче бит, 84 нче күнегү: сүзләрне укыгыз һәм үрнәктәгечә төркемнәргә аерып языгыз.