Суның кадерен белик

№ 125

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә тирә-юнь белән таныштыру буенча белем бирү эшчәнлеге) 

Раушания НИГЪМӘТУЛЛИНА,

Балтач районы Карадуган балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе  

Белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше.

Максат: суның бөтен тере табигатькә, тере җан ияләренә кирәклеген тәҗрибәләр ярдәмендә исбатлау.

Тәрбия бурычы: суны исраф итмичә кулланырга, аның кадерен белергә өйрәтү, балаларда сакчыллык сыйфаты тәрбияләү.

Өйрәтү бурычы: су ресурсларының чикләнгәнлеге хакында аңлату, суны чистарту өчен күпме көч сарыф ителгәнен күрсәтү.

Үстерү бурычы: күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, игътибарлылык, күз алдына китерү сәләтен үстерү, сөйләм телләрен баету.

Күрсәтмә материал: глобус, алма, 3 литрлы банка, стакан, теш пастасы, теш щеткасы, «Суны саклап тотыйк» билгесе.

Өләшү материалы: 5х5 зурлыктагы картон, карандашлар, төрле буяулар, пластилин.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Уен «Су-су түгел» дип атала. Әгәр мин судан хасил булган әйберләрне атасам (күл, елга) ике кулыгызны да күтәрегез, әгәр суның аз гына катнашы булган әйберләрне атасам (дельфин, корабль), бер кулыгызны күтәрегез. Әгәр суга бер катнашы булмаган әйберләрне атасам (җил, туфрак), кулыгызны күтәрмәгез. Уенның кагыйдәсен аңладыгызмы? (Уен 2 – 3 тапкыр уйнала.)

– Балалар, кеше организмының күп өлеше судан тора. Су кан составында да очрый, ашказаны согы һәм селәгәй составындагы су ризыкны эшкәртергә ярдәм итә, су ярдәмендә организмнан агулы матдәләр чыгарыла. Кеше ашаусыз берничә көн түзә алса да, әмма сусыз ул бер көн дә тора алмый.

– Балалар, әйтегез әле, су кешегә эчүдән башка тагын ни өчен кирәк? (Юыну, су коену, ашарга пешерү, савыт-саба, кер, идән юу, гөлләргә, үсемлекләргә сибү, хайваннарга эчертү өчен.)

(Һәрбер җаваптан соң бала туры килгән рәсемне тактага куеп бара. Җавапларны экранда да күрсәтсәң була.)

–  Күрдегезме инде, балалар, су һәр кешегә, һәр тере җан иясенә бик күп кирәк. Ә планетабызда су күп микән? (Балаларга глобусны күрсәтәм, алар елга, диңгез, океаннарның коры җиргә караганда күбрәк икәнен нәтиҗә ясыйлар.)

– Әйе, су безнең планетабызда бик күп. (Алма алам, ¼ өлешенең кабыгын чистартам.) Бу – коры җир, ә ¾ өлеше – су. Ә менә эчәргә барлык төрле су да ярыймы икән? Ничек уйлыйсыз? (Балалар җавабы.) Ә Җир йөзендәге барлык суның күп өлешен диңгез һәм океаннар тәшкил итә. Аларның суы тозлы, эчәргә яраклы түгел. (3 литрлы банкага су тутырып күрсәтәм, ярты стаканга агызып алам.) Менә шушы суның ярты стаканы гына – эчәргә яраклы төче су, ә калганнары – тозлы. Шулай булгач, Җир йөзендә эчәргә яраклы су бик аз. Ул кешегә һәм тере җан ияләренә (агачларга, үсемлекләргә, кош-кортларга, хайваннарга) бик күп кирәк.

Ничек итеп исраф итмичә, аны саклап калырга? (Балаларның фикерләре тыңлана.)

– Балалар, без үзебез дә суны саклап тота белмибез икән. Менә сез кул юганда яки теш чистартканда кран ачык тора, бер кирәкмәгәнгә чиста су агып ята. (Теш чистарту буенча эксперимент үткәрелә. Бер тәрбияче малай булып киенеп керә. Ул теш чистартканда кран ачык тора, аннан 3 л су агып китә. Тәрбияче икенче кранны ача һәм аның астына 3 л банка куя һәм аккан суны җыеп бара.) Күрдегезме, балалар, хәтта теш чистартканда да бер банка чиста суыбыз әрәм була. (Ахырдан җыелган су гөлләргә  сибү өчен тотыла.)

– Балалар, табигатьтәге су барлык җан ияләренә дә җитәрлек булсын өчен нишләргә кирәк? (Суны саклап тотарга, кирәкмәгәнгә су түкмәскә.)

Ә хәзер бергә ял итеп алыйк. (Хәрәкәтле ял минуты «Йомшак су, йѳгерек су» шигыре).

Йомшак су, йөгерек су

Син мине чиста ю.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын.

Йомшак су, йөгерек су

Һәммәсен чиста ю!

Краннардан безгә чип-чиста су килә. Ә ул су нинди хәлдә табигатькә кире кайта соң? Әйдәгез, моны тәҗрибә белән исбатлыйбыз. Чиста сулы банкага савыт-саба юылган су, кисточкалар юылган су, тузан сөрткән су, балчыклы су салабыз. Менә күрдегезме, су нинди хәлдә табигатькә кире кайта. Аны чистарту өчен кешегә бик күп көч түгәргә туры килә. Ул башта су чистарту корылмалары ясый. Су безнең өйләргә килеп җиткәнче, шушы чистарту корылмалары аша үтеп чистарып килә. Менә су безгә килеп җиткәнче никадәр юл үтә. (Слайд күрсәтелә.)

Менә шуның өчен суны саклап тотарга кирәк, аның әрәмгә агуына юл куймаска кирәк. Суны саклап тоту өчен без нишли алабыз? (Балалар җавабы.)

Әйдәгез, балалар, «Суны саклап тотыйк» дигән билге уйлап табыйк әле. Иң матур чыккан билгене үзебезнең кран янына стенага беркетеп куярбыз, һәм ул безне һәрвакыт суны саклап тотарга кирәклек хакында кисәтеп торыр. Ә калган билгеләрне өйләребезгә алып кайтып, әти-әниләргә, апа-абыйларыбызга күрсәтербез һәм аның ни аңлатканын сөйләп бирербез. Суны барыбыз да саклап тотсак кына, ул һәр тере җан иясенә дә җитәрлек булыр. (Балалар, үзләре теләгән материаллар (пластилин, төсле карандаш, төрле буяулар) кулланып, билге ясыйлар.)

– Балалар, эшчәнлегебез ахырына якынлашты. Сез бик актив, кызыксынучан булдыгыз. Әйтегезче, бүгенге эшчәнлектә нинди яңалык белдегез? Әти-әниләрегезгә нәрсә турында сөйләрсез икән? Тагын нәрсә турында беләсегез килә?