«Сулыш системасы» темасын гомумиләштерү

№49

(Биология дәресе. VIII сыйныф)

Гөлнара МӘГЪДӘНУРОВА,

Актаныш   районы Киров урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы

Максат: сулыш системасының функциональ мөмкинлекләре турында белемнәр формалдаштыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

– укучылар күкрәк читлегенең колачын үлчәргә өйрәнәләр;

– үпкәнең тереклек сыешлыгы белән танышалар;

– сулыш юллары авырулары һәм аларны кисәтү юллары турында төшенчә алалар;

– беренче ярдәм күрсәтү алымнарын кабатлыйлар.

Җиһазлау: дәреслек (Колесов Д.В., Маш Р.Д., Беляев И.Н. Биология. Кеше. 8 сыйныф), «Сулыш системасы» муляжы, үлчәү тасмасы, компьютер, презентация.

Дәрес барышы

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә тарту, уңай психологик мохит тудыру.

II. Тема һәм максатларны билгеләү

 СИ ФИНК УАНДЭ структурасы. (Спортчыларда үпкәнең тереклек сыешлыгын үлчәү турында видеофрагмент карау.)

Укытучы. Видеофильм буенча нәрсә уйлыйсыз? Бу видеофильмны караганнан соң, сез тагын нәрсәләр белергә теләр идегез?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.) ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

Без сезнең белән менә шушы сорауларга җаваплар эзләрбез.

III. Уку мәсьәләсен табу

 ЭР АР ГАЙД  структурасы.

Укытучы. Укучылар, сезнең алда карточкалар ята. Карточкаларда язылган сорауларны игътибар белән укыгыз һәм сул баганага килешсәгез «+», килешмәсәгез «–» тамгасы куегыз.

Башта

Фикерләр

Соңыннан

  Үпкәләрнең һава сыйдырышлыгын күкрәк читлегенең колачын үлчәп белеп була  
  Спирометр – үпкәнең тереклек сыемын үлчи торган прибор ул  
  Флюрография сулыш алуны көйли  
  Клиник  һәм биологик үлем – баш миенең үлүе ул  

Укытучы. Дәрес ахырында карточкалар белән эшне дәвам итәрбез, җавапларыбызның дөреслеген тикшерербез.

Ә хәзер, әйдәгез әле, үлчәү тасмалары ярдәмендә дәреслектә күрсәтелгән  рәсем буенча күкрәк читлегенең колачын үлчибез.

(Укучылар парларда бер-берсенең күкрәк читлегенең колачын үлчиләр, аерманы язып куялар.)

Укытучы. Тирән итеп сулыш алу һәм сулыш чыгару халәтендә күкрәк читлеге колачындагы аерма нормада 6–9 см га тигез. Шуннан чыгып, һәр укучы үзенең нәтиҗәсен чыгара.

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Укучылар, сулыш системасының функциональ мөмкинлекләре нәрсәләргә бәйле?

(Укучыларнаң җаваплары тыңлана.) ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

Укучылар. Үпкәләрнең күп һава сыйдырышлыгына.  Үпкәләрнең сәламәт булуына һ б.

Укытучы.  Ә хәзер, укучылар, бер тәҗрибә эшләп карыйк, игътибарлы булыгыз. Үпкәнең тереклек сыйдырышлыгы нәрсәгә бәйле булыр икән?

(Көпшә аша өрелә, шар кабара, басым астагы элпәне дә этә.)

Бу тәҗрибәне ничек  аңладык? Шарлар нинди органнарны күрсәтә?

(Укучыларнаң җаваплары тыңлана.) ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

Укучылар. Эчтәге шар  – үпкәләрне, тыштагысы элпә – диафрагманы күрсәтә. Күбрәк һава керсә үпкәләр ныграк хәрәкәтләнә.

Нәтиҗә ясау. Димәк, үпкәнең тереклек сыйдырышлыгы үпкәдәге һава күләменә бәйле. Кеше тирән итеп сулыш алып, тышка сулап чыгарган һава күләме үпкәнең тереклек сыемы дип атала.

Укытучы.   Укучылар, үпкәнең тереклек сыемы кимүгә нәрсәләр сәбәп булырга мөмкин?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.) ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

Укытучы    (сулыш системасы авырулары һәм аларны кисәтү юллары, флюорография турында аңлата).

Укытучы.  Укучылар, сез ТИН дәресләрендә суга батучыга, буылганда, туфрак өеме астында калганда, электр тогы сукканда беренче ярдәм күрсәтү алымнары белән танышкан идегез. Әйдәгез әле, шуларны искә төшерик.   (Укучылар аңлата.)

Укытучы.  Укучылар, клиник үлем нәрсә ул? Ә нәрсәне   биологик үлем диләр?

(Укучыларнаң җаваплары тыңлана. Укытучы укучыларның җавапларын төзәтә, өсти.) ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

V. Белемнәрне ныгыту

Укытучы.  Укучылар, әйдәгез әле, дәрес башында бирелгән таблицаларның уң ягындага баганасын тутырыйк әле. ЭР АР ГАЙД

          Кайсыларыгыз беренче (икенче, өченче, дүртенче) сорауга җавапларын дәрес ахырына үзгәртте? Ни өчен?

Нәтиҗә чыгару.

VI. Рефлексия

Укытучы. Дәрестә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

 Фикерләү алымы: «Элек мин … уйлый идем, хәзер мин … дип уйлыйм».

V. Дәресне йомгаклау. Өйгә эш бирү: 1 нче төркемгә – суга батучыларны коткару командасыннан репортаж; 2 нче төркемгә  беренче ярдәм күрсәтү турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  командасынан репортаж әзерләп килергә.