Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләре

 №54

(III сыйныфта әйләнә-тирә дөньядан Сингапур структураларын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Гөлназ ГАТАУЛЛИНА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗә: сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин икәнен истә калдырулары.

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, татар теле, музыка.

Төркемнәрне оештыру: иҗади эш вакытында.

Эшчәнлек максаты: сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендерү.

Белем бирү максаты: үз фикерләрен дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтә белүләренә ирешү; алган белемнәрне тормыш тәҗрибәсендә куллана алуларына ирешү.

Тәрбия бирү максаты: игътибарлылык һәм экологик тәрбия.

УУГ формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы гамәлләр: мәгънә барлыкка китерү;

Регулятив гамәлләр: уку максатын кую, фаразлау, бәяләү;

Танып-белү гамәлләре: танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру, рефлексия, проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү, проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;

Коммуникатив гамәлләр: сораулар кую, үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау; проблеманы ачу, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.

Материал: дәреслек (90‒93 нче битләр), методик ярдәмлек, 2 нче мөстәкыйль эш дәфтәре.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, рәсемле таблицалар, МЭНЭДЖ МЭТ, индивидуаль карточкалар, пазллар, укучылар ясаган буклетлар, Россиянең физик картасы, тестлар, презентация.

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Дәресне оештыру, мотивация

(1‒2 минут,

музыкага башкарыла) ‒ Исәнмесез!ШКУУГ‒ Исәнмесез!  ‒ Хәлләр ничек?‒ Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлегез ничек?  ‒ Безнеке дә яхшы, рәхмәт!‒ Тыныч кына утырабыз Актуальләш-терү

(4‒5 минут)‒ Дежур укучыны тыңлап алыйк.‒ Мин бүген сыйныфта дежур. Бүген көн аяз, кояшлы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

РУУГ‒ Рәхмәт, утыр ‒Укучылар, әйдәгез, үткән дәресне кабатлап, өй эшләрен тикшереп алыйк.

‒ Сезгә өй эше нәрсә бирелгән иде?

 

‒ Күлләр, елгалар, диңгезләр турында чыгыш әзерләргә‒ Хәзер, укучылар, сезне тыңлап китәрбез. Нәрсә турында сөйлисез , аны картадан да күрсәтегез.Укучылар Байкал күле, Ашыт елгасы, Идел елгасы, Каспий диңгезе турында сөйлиләр. Бер укучы шигырь укый‒ Бик әйбәт, укучылар.Үткән дәрес материалын бик яхшы үзләштергәнсез. Дәрес ахырында, дәрес барышында эшләвегезне дә исәпкә алып, мин сезгә билгеләрегезне куярмын.

‒ Укучылар, минем электрон почтага кичә Ашыт заказнигында эшләүче Рәшит абыегыз Әхмәтҗановтан хат килде. Хәзер шул хатны мин сезгә укыйм.

«Исәнмесез, хөрмәтле III сыйныф укучылары. Сезгә Ашыт заказнигында эшләүче Рәшит абыегыз хат яза. Мин сезгә үземнең үтенечемне белдерәм. I сыйныф укучылары сулыклар тирәсендә нинди куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиешлеген белеп бетермиләр. Сез шуны аңлатып китмәссезме икән?»

‒ Без Рәшит абыйның үтенечен үтәрбезме?

‒ Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

‒ Димәк, үз алдыбызга нинди максат куярбыз? Дәресебезнең максаты ничек булыр?

‒ Без сезнең белән I сыйныф укучылары каршында тәрбия сәгате вакытында чыгыш ясарбыз

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

‒ Үтәрбез.

‒ Су бенда куркынычсызлык кагыйдәләре турында.

‒ Су буенда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм өйрәнү. I сыйныф укучылары өчен сулыклар тирәсендә куркынычсызлык кагыйдәләре төзүБала нинди авырлыклар белән очраша?

(34 минут)‒ Укучылар, экранда табышмак язылган. Зәринә укып күрсәтсен әле.

 

 

 

 

 

 

‒ Җавабын Зәлия әйтсен.

‒ Укучылар, бу табышмак шигырьне кем язган?

‒ Бик дөрес.

‒Укучылар, табигатьтә нинди ел фасылы?

‒ Укучылар, хәзер табигатьтә яз. Яз көне су буйларында нинди куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Хәзер шул турыда сөйләшеп алырбыз.‒ Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара.

‒ Яз.

‒ Г.Тукай.

 

 

‒ ЯзРУУГАвырлыктан чыгу юллары

(45 минут)СИНГЛ РАУНД РОБИН

‒ Экранда сорау язылган, шул сорауга җавап бирербез. Сез 1 минут эчендә бу сорауга җавапны эчтән уйлыйсыз, шыпырт кына уйлагыз. Башладык.

‒ Ә хәзер үзегезнең фикерләрегезне иптәшләрегезгә әйтәсез. Яше буенча сыйныфта иң кечкенә укучы башлый, сәгать теле уңаеннан барабыз.

‒ Зәринә барыгызның да фикерләрен әйтсен әле.

‒ Бик әйбәт, укучылар. «Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан» дигән татар халкында бер мәкаль бар. Менә шушы кагыйдәләрне без сезнең белән истә тотарга тиеш инде.

‒ Тактадагы яз көне суга батучы рәсемен карагыз әле, укучылар (укытучы аңлатып китә)Укучылар җавабыКУУГЯңа материалны аңлату

(910 минут)‒ Дәреслекләрегезнең 91 нче битен ачтык. Укый башлыйбыз (укылган өлеш саен сорау биреп барам).

‒ Ә хәзер, укучылар, тагын бер табышмак укып карыйк әле. Ул табышмакны да Г.Тукай иҗат иткән. Зәлинә укып күрсәт әле.

 

 

 

 

 

 

‒ Укучылар, юкка гына мин сезгә бу табышмакны әйтмәдем, чөнки тиздән җәй җитә.

‒ Без сезнең белән төркемнәрдә эшләп алырбыз. Мин сезгә карточкалар өләшәм, сез шул карточкага үзегезнең фикерләрегезне язарсыз. Эшли башладык.

Ял минуты

Киң итеп җәеп колач,

Килде яз, килде яз.

Елмаеп тора кояш,

Көн аяз, көн аяз.

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр.

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәрУкучылар чылбырлап укыйлар.

 

Зәлинә укый.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була?

‒ Җәй.

 

 

 

‒ Укучылар яза. («Круг»ка ышанып, тирән урынга кермәскә. Ул тишелергә дә мөмкин. Өлкәннәрдә башка су коенырга бармаска. Су коенырга рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга. Бик каты көчле җил булганда, суга керергә ярамый. Ярдан ерак йөзеп китмәскә. Ашаганннан соң, 45 минут узгач гына су коенырга. 30 минуттан артык су коенырга ярамый. Сулыкларга егылып төшү куркынычы булган урыннарда уйнарга ярамый.)КУУГ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КУУГ‒ Дәреслекләрегезнең 92-93 нче битләрен ачтык. Укый башлыйбыз (укылган өлеш саен сорау биреп барам)Укучылар чылбырлап укыйларБелемнәрне беренчел ныгыту

(4‒5 минут)‒Укучылар, мин инде беләм: сез барыгыз да мультфильмнар карарга яратасыз. Нинди мультфильмнар карыйсыз.

‒ Укучылар, без сезнең белән «Смешарики» мультфильмын карарбыз һәм шул ук вакытта ЗУМ ИН структурасы буенча да эшләрбез (мультфильмны куям һәм 50 с соң туктатам).

‒ Укучылар, ничек уйлыйсыз: ахыры ничек тәмамланыр икән?

‒ Әйдәгез әле, чынлап та шулаймы икән, дәвамын карыйк.

‒ Дәвамын дөрес әйткәнсезме?

‒ Тагын бер сериясен карыйк (мультфильмны куям һәм 50 с соң туктатам).

‒ Монысының дәвамы ничек булыр?

‒ Булдырдыгыз, укучылар.Укучылар җавабы.

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар фикере.

 

 

 

‒ Әйе.

 

 

 

Укучылар фикереТБУУГМөстәкыйль эш

(56 минут)‒ Укучылар, ә хәзер без сезнең белән иҗади эш эшләрбез. Мин сезгә пазллар таратам. Бу пазлларны дөрес итеп төзесәгез, тыю билгесе килеп чыга. Сез һәрберегез үз билгеләрегезнең нәрсә аңлатканын да әйтерсез.

‒ Кем башлый?

‒ Рәхмәт, укучылар.

‒ Укучылар, мөстәкыйль эш дәфтәрләрегездән бүгенге темага туры килгән битне ачыгыз. Биремен Зәринә укысын.Укучылар эшли.

 

 

 

 

 

Укучылар сөйли.

 

 

 

Дәфтәрдә мөстәкыйль эшлиләрКУУГӨйрәнгәннәрненыгыту күнегүләре

(45 минут)‒ Укучылар, сез бүгенге дәресне ни дәрәҗәдә үзләштергәнсез икән, сезнең белемнәрегезне тикшерү өчен, тест эшләп алыйк. Тест эшләргә керешкәнче, дәреслекнең 91-93 нче битләрен күз йөртеп булса да укып чыгыгыз.

‒ Укучылар, сез тест җавапларын түгәрәккә алдыгыз. Дөрес эшләгән булсагыз, тест җавапларының хәрефләрен рәттән укыган очракта, бер сүз килеп чыга. Шул сүзне язып куегыз.

 

Тест

1. Коткару хезмәтенең телефон номеры?

р) 01,112

ә) 36-3-11

б) 36-4-15

2. Яз көне боз нинди була?

ә) көпшәк һм ышанычсыз

б) калын

в) нык

3. Безнең авыл янында нинди тыюлык (саклаулык) бар?

а) Баргузин

х) Ашыт

б) Таймыр

4. Су коенганда, суда ничә минуттан артык торырга ярамый?

м) 30 мин.

а) 20 мин.

б) 15 мин.

5. Су коенганда, үзең белән этеңне коендырырга ярыймы?

а) белмим

ә) юк

б) әйе

6. Яныңда өлкәннәр булмаса, балык тотарга барырга ярыймы?

а) белмим

ә) әйе

т) юк Дәреслекне укыйлар. Тест эшлиләр.

 

 

 

 

«Рәхмәт» сүзеТБУУГДәрескә йомгак. Рефлексия

(2‒3 минут)‒ Укучылар, дәрес башында нинди максат куйган идек әле?

 

 

 

 

 

 

‒ Укучылар, бу кагыйдәләрне белдекме?

‒ Сезгә өй эше: өйрәнгән кагыйдәләрне буклет итеп ясап килергә. Тышына I сыйныф укучылары өчен  дип язасыз һәм I сыйныфлар алдында матур итеп сөйләргә өйрәнәсез.

‒ Һәм тагын бер өй эше, монысы теләгән укучылар өчен: караган мультфильмнарга иллюстрация ясарга. Көндәлекләрегезне алып, өй эшләрен язып куегыз. Сез дәрестә бик актив булдыгыз, мин сезгә билгеләр куям.

‒ Мин сезгә индивидуаль карточкалар бирәм. Сез, бүгенге дәресне 3 юнәлеш буенча характерлап, туры килгәненә сызарсыз.

Рефлексия «Минем өчен бүгенге дәрес…»

Дәрес … Мин дәрестә … Нәтиҗә …

1. Кызыклы.1.Эшләдем. 1. Материалны аңладым.

2. Күңелсез. 2. Ял иттем. 2. Яңа белемнәр үзләштердем.

3. Битараф. 3..Башкаларга ярдәм иттем. 3. Аңламадым.

— Дәрес тәмам. Рәхмәт.‒ Су буенда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм өйрәнү. I сыйныф укучылары өчен сулыклар тирәсендә куркынычсызлык кагыйдәләре төзү.

‒ Белдек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар эшли. Һәрберсе әйтеп чыгаТБУУ