Сульфат кислотасы

Гөлшат ХАҖИЕВА,

Балтач районы Смәел урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы

Максат:

белем бирү: сульфат кислотасының физик һәм химик үзлекләрен өйрәнү; кислоталар белән химик тәҗрибәләр эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча белемнәрне барлау; авыл хуҗалыгында һәм кеше тормышында сульфат кислотасының әһәмияте турында күзаллау булдыру.

үстерешле: мәгълүмати чаралар кулланып һәм химик тәҗрибәләр ярдәмендә укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү; мөстәкыйль белем туплау һәм фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру; үз-үзләрен һәм иптәшләрен бәяләү күнекмәсен ныгыту.

тәрбияви: төркемдә, парлап эшләгәндә бер-береңне тыңлап, башкалардан өйрәнү теләге тудыру; бер-береңгә игътибарлы булу; әйләнә-тирәбезгә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: натрий сульфаты, цинк сульфаты, барий  хлориды, дәрескә презентация

Дәреснең барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы.

Ул – бик  көчле, куәтле:

Кисә, ерта, агулый.

Әле ярый табигатьтә

Ирекле хәлдә булмый.

Без сезнең белән бүгенге дәрестә XIII гасырда ачылган һәм безнең илгә Петр I тарафыннан алып кайтылган матдә турында сүз алып барырбыз. Алхимиклар бу матдәне «купорос мае», «купорос спирты», «күкерт мае», «купорос кислотасы» дип атап йөрткәннәр. Сүз нинди матдә турында бара? (1 – 2 нче слайдлар)

Сораулар Җаваплар
  Әлеге кислотаның русча исеме ничек?  
  Сульфат кислотасының молекуляр  формуласы нинди?  
  Кислотада күкертнең оксидлашу  дәрәҗәсе нинди?  
  Әлеге кислотаның структур  формуласы нинди?  
  Сульфат кислотасына хас химик бәйләнеш төре  
  Кислота калдыгы  һәм  валентлыгы  

(3 нче слайд)

        III. Яңа  материалны  аңлату

Укытучы.

«Химиянең  икмәге», – дип

Атыйлар кислотасын.

Каучукны вулканлаштыруда

Аңа тиңнәр  тапмассың.

– Ни өчен сульфат кислотасын химиянең икмәге дип атыйлар? (Куллану 1) буягыч матдәләр; 2) ашламалар табу өчен; 3) аккумуляторларда; 4) башка кислоталар табуда; 5) аның  тозын – гипсны  медицинада.)

– Гипсның формуласы ничек тактага чыгып языгыз.

Тагын шуны өстәп әйтергә кирәк: бакыр (II) сульфаты кристаллогидратын үсемлек корткычларына һәм авыруларына каршы көрәштә кулланалар. Әлеге тозның башка атамасы ничек әйтелә? (Бакыр купоросы.)  Формуласы ничек? Икенче тозын – глаубер тозын сода, пыяла  җитештерүдә, медицинада һәм ветеринариядә киң кулланалар.

Әлеге тозны башкача ничек атыйлар? Формуласын языгыз.

Бу тоз Кара Бугаз-Гол култыгындагы суда бар, ул анда 30% тәшкил итә. +5°Ста бу тоз кар кебек ак утрым рәвешендә төпкә утыра, ә җылыта башлауга ул яңадан эри. Бу култыкта глаубер тозы әле югалып, әле күренеп торганга күрә аны мирабилит, ягъни «гаҗәп тоз» дип  атаганнар.(4 нче слайд)

Физик үзлекләре

1) төссез;

2) авыр (q=1,84 г/см3);

3) очмаучан сыеклык;

4) ул суда эрегәндә бик көчле җылына.

Шуңа  күрә  куертылган  сульфат кислотасына су агызырга ярамый;

5) су парларын йота. (6  нчы слайд)

Химик үзлекләре

1) индикаторларга тәэсире;

Нәрсә ул индикаторлар?

2) металлар белән:

H2SO4 + Mg→MgSO4 + H2

3) нигез һәм амфотер оксидлар белән:

H2SO4 + MgO →MgSO4 + H2O

4) нигезләр белән:

H2SO4 + 2KOH→K2SO4 +H2O

5) тозлар белән:

H2SO4 + BaCI2 →BaSO4↓ +H2O

Сульфат кислотасының специфик үзлекләрен ачыклау максатыннан №6 нчы лаборатор эшне башкаралар.

Куертылган сульфат кислотасы көчле оксидлаштыргыч: җылытканда ул барлык металлар белән диярлек реагирлаша (алтын, агалтын һәм башка кайберләре чыгарылма). Бу реакцияләрдә металлның активлыгына һәм шартларга бәйле  рәвештә SO2,  S, H2S аерылып чыга, мәсәлән,

1) Cu + 2H2SO4 → CuSO4 + 2H2O + SO2

Cu2О + 3H2SO4 →2CuSO4 + 3H2O + SO2

CuО + H2SO4 →CuSO4 + H2O

2) Куертылган сульфат кислотасы, су белән бик көчле реакциягә кереп, гидратлар хасил итә:

H2SO4 + H2O→H2SO4nH2O + Q

Куертылган сульфат кислотасы органик матдәләрдән, аларны  күмерләндереп, водород һәм кислородны су рәвешендә тартып ала.

3) Тозлар белән. сыйфат реакциясе.

IV. Яңа теманы ныгыту

– SO42-анионнарын ничек танып беләләр?

– Куе сульфат кислотасының нинди специфик үзлекләрен белдегез?

– Элегрәк куе сульфат кислотасын ни өчен ике тәрәзә арасына куеп калдырганнар?

– Куе сульфат кислотасы металлар белән ни өчен башкача рекциягә керә?

1) Zn —> ZnSO4 —>Zn(OH)2 —> ZnSO4 —> BaSO4

2) S —> SO2 —> SO3 —> H2SO4 —> K2SO4

3) S→ SO2 → SO3 →H 2 SO4 → Cu SO4

V. Дәресне йомгаклау. Өй  эше

I вариант –3 нче бирем (38 нче бит)

          II вариант – 1 нче бирем (38 нче бит)

III вариант – 2 нче бирем (38  нче бит)