Сугыш юлларының тузаны

№ 103

Эльмира ӘХӘТОВА,

Мамадыш районы Шәдче урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе 

Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү бишек җырларыннан, тәпи йөргән сукмаклардан башлана. Үсә төшкәч, башлангыч сыйныфларда дәвам иттерелеп, урта һәм өлкән сыйныфларда укыганда тагын да үстерелә һәм кешенең гомере буе ныгытыла.

Мин үзем X – XI сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты, ә барлык сыйныфларда тарих дәресләрен укытам, 8 ел буе мәктәп музейларын җитәклим. Минем фәннәрем  ФДББС таләпләренең берсе булган предметара бәйләнешне гамәлгә ашыру өчен кулай дип саныйм. Әлеге чара да шушы таләпләрне искә алып төзелде.

Быел кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан мин балалар язучысы Марзия Фәйзуллинаның иҗатына нигезләнеп төзелгән «Сугыш юлларының тузаны» дигән әдәби-музыкаль композиция төзегән идем, һәм ул башка укытучыларга да файдалы булыр дип уйлыйм.

«Сугыш юлларының тузаны» циклы шагыйрәнең 1946 – 1950 елларда госпитальдә эшләү дәверендә алган тәэсирләренә нигезләнеп язылган. Сугыштан соңгы әлеге авыр елларда, бер төркем яшьләр белән бергә, Марзия Фәйзуллина да яралы солдатларга булышу  өчен госпитальгә җибәрелә. Биредә булачак шагыйрә күргән-ишеткәннәрен дәфтәренә терки бара, һәм бераздан шигырьләр туа. Циклның язылу тарихы турында ул «Үзем турында үзем» мәкаләсендә түбәндәгечә яза:

«1946 еллар… Йөрәгемә яра салган еллар иде. Казан госпиталендә каты яраланган солдатларның сызланып ятканнарын, җан биргәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Каты яраланганнарның хәлләрен җиңеләйтү өчен, аларга сулар эчертә, юата, аларның гаиләләренә хатлар яза, сугышта булган хәлләр турында сораша идем… Ишеткәннәремне дәфтәргә язып бардым. Шулай итеп «Сугыш юлларының тузаны» китабым дөнья күрде».

Марзия Фәйзуллина бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә

Кичә барышы

1 нче күренеш

(Мәктәптә «Чыгарылыш кичәсе». Балаларның күңелләре шат, йөзләрендә елмаю. Айсылу йөгереп керә, кулларында – чәчәкләр.)

Айсылу. Мин… мин беренче килдем, ышанмыйм, мин бүген кулыма өлгергәнлек аттестаты алдым, олы юлга чыгам.Ур-ра! (Айгөл керә.)

Айгөл. Әнекәем, Айсылу, мин барыгыздан да алданрак килергә тырыштым, ә син мине уздыргансың. (Айсылу Айгөлгә чәчәкләр бирә.)

Айсылу. Ә менә бу матур чәчәк минем әбинең күлмәгендә дә бар, аның ситсысын Рәшит абыем Вахит базарына баргач алып кайткан иде.

Айгөл. Бу атнаны минем әни дә бзарга алып барырга йомырка җыйды. Сеңлем белән икебезгә сандалилар алырбыз диделәр. Мин аларны укырга чыгып киткәч кенә киячәкмен, алайса Тубал урамындагы Әхмәт гел котырта. Синең юньле-рәтле аяк киемең дә юк, ди.

Айсылу. Аларның әтиләре Казан баенда эшли, ә ул бай акчаны күп түли, ди. Шуңа бик масая ул. Исең китмәсен, Айгөл, аның каравы без мәктәпне гел «5»легә генә тәмамладык. (Сөенеп кочаклашалар.)

(Чыгарылыш сыйныф укучылары – Айсинә, Гөлшат, Резидә, Юля, Алсу, Гүзәл, Нияз, Ислам, Булат, Искәндәр керә. Исәнләшәләр, кочаклашалар, шатланалар. «Саубуллашу вальсы» җырының көе ишетелә.)

Айсинә. Кызлар, егетләр, мәктәпне тәмамладык, күңелем иләс-миләс килә минем. Әйдәгез, әле киләчәктә кем булырга җыенабыз, шул теләк- хыялларыбызны бер-беребезгә әйтик.

Нияз. Мин агроном булам, туган колхозыма эшкә кайтам.

Гөлшат. Мин табиб булам, кешеләрне дәвалыйм.

Ислам. Мин дә табиб булырга телим.

Айсинә. Ә мин үземне артист итеп күрәсем килә…

Айсылу. Мин укытучы булам, татар теле укытучысы. Балаларга Тукайны, аның шигырьләрен өйрәтәчәкмен, балаларда туган телебездә мәхәббәт тәрбияләргә телим.

Барысы бергә.  О-о-о!!!

Айсылу. Кызлар, тыңлагыз әле мине:

Габдулла Тукай «Туган авыл».

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

(Барысы бергә кул чабалар.)

Булат. Алайса, мин дә укытучы булам, география укытучысы.

Барысы бергә. О-о-о!!!

Гүзәл. Әйдәле, Айсылу, укытучы булсаң, минем табышмакка җавап тап!

Бер байлык бар – янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый.

Ул нәрсә, я әйтеп кара.

(Айсылу белмичәрәк, уйлап тора.)

Айсылу.  Нәрсә соң әле ул? Тел очында гына тора, исемә төшми…

Юля. И-и!!! Шуны да белмәскә инде.

Ислам. Үзем әйтеп карыйммы?

Алсу. Я, әйтеп кара.

Ислам. Белем.

Барысы бергә. О-о-о!!!

Айсинә. Дөрес.

Алсу. Булдырдың, Ислам.

Юля.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхте аның шунда.

Я, әйтеп карагыз әле, белерсезме, бу шигырь кемнеке?

Барысы бергә. Тукай.

Булат. Без – сыйныфташлар – ничә еллар буе бергә уку дәверендә иң якын дусларга әверелдек, мәктәп белән, укытучыларым һәм сезнең белән бер дә аерылышасым килми.

Резидә (еламсырап). Әйе шул, Булат. Сине – елак бер малай-шалай яки кызчыкны үзенеке итеп, якын күреп үстергән мәктәп, укытучылар белән аерылышасыңны уйлагач, ирексездән елыйсы ук килә.

Алсу. Мәктәп – үзе бер тормыш, укытучылар – шул тормыш юлыннан сине җитәкләп барган юлдашчыларың.

Рома. Һәр чыгарылыш сыйныф укучылары арасында да шундый хисләр кичерүчеләр юк түгелдер.

Айсинә.

Безнең алда олы сынау тора,

Без торабыз юллар чатында,

Безнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.

Без укыган шушы мәктәпләрдән

Укып чыгар күпме белгечләр!

Алар саны артыр безнең белән,

Безне көтә алда күп эшләр.

Кайсы гына юлны сайласаң да,

Туры юлдан, дустым, туры бар.

Мәктәбеңдә калган остазларың

Адымыңны күзләп торырлар.

(Алсу йөгереп керә.)

Алсу. Апа, әйдә, кайт инде, әни чакырды.

Гөлшат. И-и, Алсу үскәнем, кил әле монда.

Алсу. Юк инде.

Айгөл. Кил әле, колагыңа гына бер сүз әйтәм.

Алсу. Нәрсә инде, апа?

Айгөл. Сеңлем, әйдә, бер бие әле.

Алсу. Юк инде, биемим.

Резидә. Әгәр дә биимисең икән, апаңны кайтармыйбыз.

Алсу. Юк инде, биемим, мин оялам.

Булат. Әйдә инде, ялындырма, матур биегәнеңне барыбыз да беләбез.

Гүзәл. Бик күңелле булды, таң да ата бугай инде, син биегәч, өйләргә таралышырбыз.

Алсу. Ну, ярар!

(Алсу «Чабата» биюен башкара.)

(Илназ керә. Йөзендә моңсулык.)

Илназ. Сугыш башланган, диләр.

Айсылу. Сугы-ы-ш?

Резидә. Ничек инде, сугыш?

Илназ. Үзем дә аңлап бетермәдем. Әни дә, күрше Нәсимә әби дә бик нык елыйлар.

Айгөл (моңсу гына). Әйдә, сеңлем, кайтыйк. Әбигә менә бу чәчәкләрне бирсәм, бәлки еламас, чынлап та, өйгә кайтыйк әле без.

Нияз. И-и кызлар, әле сез аңлап бетермисез шул. Әйдәгез, кайтыйк шул, әйдәгез…

Булат (бик шомлы тавыш белән). Кызлар , егетләр ил өстенә кара кайгы килде. Бөтен хыялларыбыз да челпәрәмә килде. Ислам, син дә табиб була алмыйсың. Нияз, син дә агроном  була алмыйсың. Без туган илне сакларга китәбез!

Гөлшат. Сугыш… башланган… Әтием дә, абыем да китәме?

2 нче күренеш

(«Свящённая война» җырының көе ишетелә. Укучылар моңсу гына сәхнәдән чыгып китәләр.)

1 нче укучы.

Улы китә Ватан сугышына…

Әби юлга икмәк пешерә.

«Икмәктә бит – хикмәт!» дигән сүзне

Кабат-кабат искә тошерә.

Кыштырдашып кайнар икмәкләре

Бер-бер артлы төште көрәктән.

Ак җәймәле өстәл өсләренә

Тезелделәр алар беррәттән.

Икмәкләрнең уңып пешүләре

Шундый куандырды әбине –

Ул каккалап сөйде ипиләрне,

Иркәләгән кебек бәбине.

Аннан кызган ипиләрнең йөзләренә

Каз канаты белән су сипте.

Суы да бит салкын чишмәнеке –

Килештерер икән бу тикле.

Кирәк дымын алгач, кызарынып,

Кабарынып китте икмәкләр.

Шуңа икән икмәк пешерүне

Тотып торган сихри хикмәтләр…

Икмәкләрнең аннан берничәсен

Авыр сулап салды биштәргә:

– Биштәр авыр булса, улың чыдар, –

Язмыш авыр булса, нишләргә?!

(«Гөлназ башкаруында «Әй, язмыш, язмыш» җыры.)

2 нче укучы..

Халыкта бар шундый гореф-гадәт:

Юл чыкканда, элек-электән,

Бераз вакыт сүзсез утыралар…

Яше, карты моңа күнеккән.

Газиз ана, улы белән килен

Һәм аларның улы аннары

Утырдылар дүртәү урындыкта,

Өзгәләнде тыйнак җаннары.

Ана салган кулын солдатының

Биштәр бавы тоткан кулына.

Килен уйга баткан, караш ташлап,

Атасына поскан улына.

Сабый: «Әти, китмә, китмә», – диеп,

Өзгәләнә, яшенә төелә…

Ә әнисе уйлый шомлы уйлар:

«Соңгы тапкыр бәлки сөелә».

Ана улын озата, ирен уйлый:

Ертылмыйча җилдә, давылд,

Ияренә атның эләгеп,

Байрак кына кайтты авылга.

Ана кеше эчтән дога укый,

Күтәрә дә кушлап кулларын…

Изге теләк теләп, меңнәр шулай

Озаталар яуга улларын.

Ана.

Сау бул, улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә.

Яшен ташы булып оч син,

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәген киярмен.

Минем улым батырларча

Илен саклый диярмен.

(Ариана башкаруында «Герман көе» җыры.)

3 нче укучы.

Кайда булсам да мин, улым, бәгърем,

Мәңге китмәс инде уемнан,

Атлар белән чабышларда булып,

Яуга китү сабан туеннан.

Күз алдымда: ничек итеп авыл

Хөрмәт белән безне озатты.

Авылдашлар бәхет теләп калу

Күңелләрдә хисләр кузгатты.

Кабат-кабат борылып карадылар,

Күреп калыйк, диеп, якташлар.–

Сугыш бит ул – сабан туе түгел,

Кайберәүләр, бәлки, кайтмаслар.

Юл буенда зират, бабам кабере…

Мин бабама таба борылдым.

«Ватан саклау – изге бурыч!» – дигән

Васыятенә аның орындым.

Тик бер ходай белә: безнең алда

Без үтәсе күпме юл ята?

Тик шунысы ачык – шул юлларда

Байтагыбыз башын югалта.

Бу хатымны яздым, улым, бәгърем,

Туры килеп шулай бер мәле.

Мин җибәрәм сиңа адресымны,

Алу белән җавап бир яме?

(Курайда көй яңгырый.)

4 нче укучы.

Хат ташучы күзгә чалындымы –

«Хат юкмы?» – дип сорамый калмадык.

Айга якын вакыт үтте – синнән

Бер хәбәр дә, әти, алмадык.

Синең хатны башта әби алган,

Шул кадәрле инде шатланган:

Әйтерсең лә, җәннәт капкасына

Керә торган атка атланган!

Сөенчегә диеп, хат ташучы

Фәһимәгә биргән бүләген –

Сандыгына бик күп еллар яткан,

Кыз чагында теккән күлмәген…

Әнинең дә, хатны укыгачтын,

Шатлык нуры балкып йөзеннән,

Синең хатка, бөртек-бөртек булып,

Кайнар яше тамды күзеннән…

Хат укылды. Аннан әби әйтте:

Җавап языйк инде утырып –

Бәхет, саулык теләп, һәрбер юлын

Җылы сүзләр белән тутырып.

(Әби, малае кырына утырып, хат яздыра.)

Әби.

Сиңа, улым, бәйлим мин бияләй

Ап-ак итеп сарык йоныннан…

Сохари да җибәрермен бераз,

Күмәч пешереп бодай оныннан.

Бәрәңгеләр чәчәк ата инде…

Тавык булып килә чебиләр…

Ә үрдәкләр – күлдә, камышлыкта,

Көне буе кайтып кермиләр.

Туган җирдә эчәр суы калды,

Син сөясе газиз балаң бар.

Син кайткачтын коймак тугларбыз,

Бәлеш пешерербез баланнан…

5 нче укучы.

Күз алдымда тора, әти, һаман:

Син киткәндә сугышка

Карап тордың, моңсу сагышланып,

Алтын дулкын кебек арышка.

Искә төшә синең янга утырып

Комбайнда кырны уравым…

Эшләр хәзер бераз башкачарак –

Кулдан төшми кәкре урагым.

Миндәй яшьләр, кызлар, тол хатыннар

Урып бара башлап, иң алдан.

Аннан – бала-чага, арттан – картлар,

Алар, әти, безгә инанган.

Дөрес, башта тәмам төшенгәнче

Эшләр бик үк әйбәт бармады.

Моны әйтеп тора сул кулымның

Урак кискән чәнчә бармагы…

Ә аннан соң бераз күнегелде,

Учмалардан булды көлтәләр.

Тик шулай да иген басулары

Комбайннар килүен көтәләр.

(Ариана башкаруында «Чайкала иген кырлары».җыры.)

6 нчы укучы.

Каты сугыш барган бу җирләрдән

Дошман артка чиккән җиңелеп.

Хатын-кызлар җирне сукалыйлар,

Сабаннарга ат күк җигелеп.

Барысы да башны түбән иеп,

Тавыш-тынсыз тарта тын гына.

Җилкәләрдә – сүстән үргән баулар,

Ә йөзләрдә тирән моң гына.

Әнә берсе арттан тотып бара,

Ай-яй, авыр тимер сабаны.

Камыл чәнчи минем йөрәгемне

Чәнчегән күк аның табанын.

Тиздән сугыш тынар, ватан халкы

Дошман кылычын турар сабанга.

Хатын-кызның нужа чигүләре

Күз алдында торыр һаман да.

7 нче укучы.

Ватан өчен, нәсел-нәсел өчен

Кичеп үттек авыр елларны.

Мәңге истә калыр тузаннары

Җиңү даулап йөргән юлларның.

Шунда күрде солдат, җиңәр өчен

Түзәлмәслек авыр нужаны…

Байракларда булды дары исе,

Шинельләрдә юллар тузаны.

Җиңеп кайткач, кагып итегемнән

Сугыш юлларының тузанын,

Шыпырт кына атлап, бусагадан,

Улым, бәгърем, өйгә узармын.

Сезне күргәч кенә төшенермен,

Дүрт ел гомер ничек узганын…

Алмаштырыр басу тузаннары

Сугыш юлларының тузанын.

(Гөлназ башкаруында «Олы юлның тузаны» җыры.)

8 нче укучы.

Хатым алып барсын чишмә моңын,

Чәчәкләрен  яшел тугайның,

Күңелеңне бераз юатырга

Сайрауларын өстим тургайның.

Мин көтүгә чыгам таңнан торып,

Болыннарның үзем хуҗасы.

Күпләр хәзер катык-сөттә яшәп,

Үзләренең җиңә нужасын.

Алып чыгам болын киңлегенә,

Малкайларны салмак атлатып.

Җиңүләрне котлап салют бирәм,

Чыбыркымны бик нык шартлатып…

3 нче күренеш

(Сәхнәгә Ислам йөгереп чыга.)

Ислам (сөенеп). Кызлар, малайлар, әниләр, апалар, сөенче, сөенче! Сөенчегә ни бирәсез?

(Вика, Айгөл, Гөлшат керәләр.)

Вика (битараф кыяфәттә). Сугыш вакытында нинди сөенче булсын инде, Ислам!.. Тагы бүләк тә сорап торасың.

Гөлшат. Шаяртып йөрмә инде, Ислам.

Ислам. Шаяртмыйм, кызлар. Сугыш беткән!

(Зәйтүнә йөгереп чыга, Исламны кочаклап ала.)

Зәйтүнә. Ислам җаным, чынлап әйтәсеңме?! Сөенчегә нәрсә сорасаң шуны бирәм. Тик әйт кенә, Гариф абыең кайтамы икән? Әйт инде, җаным, әйт. Кайта диген.

Ислам. Дөрес әйтәм, Зәйтүнә апа, дөрес. Сугыш беткән, Нәсимә әби эшләпәле радиодан ишетеп кайткан. Ә инде кемнәр кайтканын әйтмәгәннәр, Зәйтүнә апа.

Ана (чыга). Сугыш беткән дисезме? Их, балакайларым, газизләрем! Өчпочмаклы хат китергән кара кайгы дөрес булмасын иде. Яраланган булса да, ничек кенә булса да, үз арабызга кайтсын иде абыегыз. Безнең бар өметебез, олы терәгебез бит ул, балалар!

Әби. Галия, син алай бик борчылма әле. Сугыш беткәненә сөенергә кирәк. Үзем ишетеп кайттым, ап-ачык итеп әйттеләр: безнекеләр нимечләрне җиңгәннәр.

Айгөл (әбисенә килеп сыена). Әбием, әбием, сугыш беткән!

Барысы бергә. Кешеләр, ишетәсезме? Җиңү килде! Безнекеләр җиңгән. Җиңү килде!

9 нчы укучы.

Килде ул көн, килде, Җиңү килде,

Орден-медальләрне чыңлатып.

Сөендереп килде. Тик күпләрне,

Гомерлеккә калды елатып.

(Гөлназ һәм Ариана башкаруында «Һәйкәлләрдә чәчәк» җыры. Куплетына башкалар да кушыла.)