Сугыш ярасы онытылмый

Сугыш ярасы онытылмый

(Бөек Ватан сугышында  Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан

класстан тыш чара)

Ләйсән АБДУЛЛИНА,

Тукай районы Биклән урта мәктәбенең

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 

 

Хисапсыз байлык бездә!

Җир өстендә, җир астында,

Тауларда һәм диңгездә.

Без үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш.

Без – тыныч ил төзүчеләр,

Кирәкми безгә сугыш!

Заман кызы. Елаш, аерылышу, ыңгырашулар… 1941 елның 26 июлендә Биклән авылыннан 467 кеше Бөек Ватан сугышына китә.

Поездда озату күренеше. Поезд тавышы.

Заман кызы.

Поезд китте җырлап көнбатышка,

Кемнәр генә анда юк иде.

Берәүләрнең сөйгән егете,

Берәүләрнең көткән өмете.

Ана. Сау бул, улым, читкә оч син,

Юлыңа яусын  бәхет.

Мин көтәрмен кайтуыңны,

Каршы алырмын сөенеп.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча,

Бурычын үти диярмен.

Поезд күренеше.

1 нче солдат. И туган ил, и матур ил,

Калдың бездән еракта.

Калсаң да бездән еракта,

Күңелдә син һәрчакта.

2 нче  солдат. Суың тәмле, кырың ямьле,

Шифалы һаваларың.

Киткән чакта эчкән суың,

Тәме авызда минем хәзердә.

3 нче солдат. Безне озаткан сукмакларны,

Капламасын үләннәр.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, туганнар.

Заман кызы. Бичара хатын-кызлар, апалар, аналар сугыш кырларыннан кайсы  бер хат, кайсы  ике хат алырга җитеште,  кайберәүләр өчпочмаклы кара кәгазь генә алдылар.

Хәтер! Синдә бу коточкыч сугыш еллары. Фашизмның канлы эзе беркайчан да онытылырга, югалырга тиеш түгел.

Тылдагы хатын-кызларга, балаларга бу сугышта  санап бетергесез җәфалар, түзә алмаслык авырлыклар күрергә туры килде.

Солдат хаты.

Учак янында  солдатлар хат яза:

Мин рядовой сугышта

Тик бер нәрсә белән аерылам.

Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йокламыйм,

Әниемә хат язам.

Заман кызы. 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларыннан килгән хат юллары: 1941 елның 17 августында  авылдашыбыз Сабир Нурмөхәммәтовның әти-әнисенә, туганнарына язып җибәргән, саргаеп беткән өчпочмаклы хаты менә ничәмә-ничә еллар аның җан җылысын саклый, ядкяр  булып саклана.

Экранда хат чыга, хат укыла.

Заман кызы. Авыр булды, язмышлары төрле булды. Берәүләре данлы сугыш кырында газиз башларын салдылар,  кадерле аналары, сөйгән ярлары янына,  туып үскән якларына кайта алмады. Безнең авыл тарихында 293 кеше Бөек  Ватан сугышында һәлак булды, 174 кеше туган авылыбыз Бикләнгә әйләнеп кайталар.

Биклән авылы тарихы китабыннан. Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр, тарихи мәгълүматлар. (Китаптан уку. Хуҗи Мәрдиев турында.)

Бөек Ватан сугышы чорларында 1942 елда Биклән авылдагы “Молотов“ исемендәге колхозның бишенче рәисе Хуҗи Мәрдиев була. Ул чор өчен колхоз миллионер хуҗалык дәрәҗәсенә күтәрелә.

Хуҗи Мәрдиев бу эшкә иң беренчеләрдән булып алына, Кызыл армиягә ярдәмгә, самолет алырга дип колхозчылардан һәм хуҗалык казнасына җыелган акчаларны туплап барлыгы 150 мең сум акча тапшыра. Бу – безнең авыл халкының тырышлыгы һәм җиңүне якынайтуы.

Заман кызы. Авылыбызда түккән күз яшьләрне бергә җыйсаң, бер зур күл булыр иде. Бу сугыш барыбызга да олы кайгы китерде, ачы хәсрәткә куйды.

АНА.

Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтегезче, зинһар, үз итеп.

Сагыш белән кипкән анага,

Кайда йөри минем улларым.

Ана күңеле тели белергә.

Кая илтә язмыш юллары,

Җиңүгәме, әллә үлемгә,

Көньягыннан очып күгәрчен

Кайтып керде ана йортына.

Кайгы сиңа, ана, зур кайгы:

Өч улың да үлде сугышта….

Катып калды ана, дәшмәде.

Ярсып чыкты, кайнар яшьләре.

Кайгысыннан өч  улының…

Көмеш төсле булды чәчләре.

Заман  кызы. Безнең авылдашлар Мәскәүдән башлап Берлинга хәтле сугыш юлын үтәләр, бик күп илләргә азатлык алып  баралар.

Исән  калганнары өйләренә кайталар

Ләкин… Ләкин сугыш калдырган яралар, җәрәхәтләр һаман йөрәкне телгәли, күңелне әрнетә…

Мин сугышка керсәм, дошманның

Йөрәгенә төзәп атармын.

Үзем үлсәм, балалар кала.

Минем гомерем булып, Ватаным.

Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында.

Чәчәкләргә  төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгел,

Бу үлемнең, миңа килүе.

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырында үлүе.

( 7–8 нче класс кызлары Катюша биюен башкаралар.)

Кичә үткәргәндә,  Ф. Кәрим,  М. Җәлил, Ә. Исхак  шигырьләре  файдаланылды. Т. Вәлиевнең «Биклән тарихы» китабыннан өзекләр укылды.