Сугыш ветераннары, исән-сау шаһитлар саны елдан-ел кими

№ 150

Фәридә ЗАКИРОВА,

Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Зинфера ЗАҺИТОВА,

Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аңлатма язуы

Бөек Ватан сугышыннан илебез җиңүче держава, рус халкын гына түгел, бөтен Европаны фашист илбасарларыннан азат итүче булып чыкты. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая бара. 75 елдан артык вакыт узды. Кызганычка каршы, вакыт  беркемне дә кызганмый. Сугыш ветераннары, исән-сау шаһитлар саны елдан-ел кими бара.

Сыйныф сәгатенең максатлары:

— Укучыларыбызны Бөек Ватан сугышының тере шаһиты булган ветеран Мөхтәрәмә Хәертдинова белән очраштыру.

— Укучыларда патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.

Сыйныф сәгатенә түбәндәге бурычлар куелды:

— 1941-1945 еллардагы вакыйгалар турында укучыларның белемнәрен киңәйтү.

— Ватаныбызның тарихи үткәне  белән кызыксыну уяту.

— Ветеран Мөхтәрәмә Хәертдинова белән әңгәмә кору.

Чараның барышы

Укытучы:Сугышның дәһшәтле, шанлы һәм төрле күренешләрен  Әлкәй авылы тарихы аша да күрә алабыз. Мәктәбебез елъязмасының бу этабын мөмкин кадәр дөрес һәм төгәл итеп башкару өчен,  мин “Туган якны өйрәнү” музеендагы материаллар, сугыш хатирәләре тупланган альбомга, авылдашларыбызның истәлек-хатирәләре, вакытлы матбугат язмаларына таяндым. Сугышның куркыныч көннәрен һәм төннәрен чал чәчле ветераннар оныта алмый. Хәтер алар күңелендә яши. Нәкъ менә сыйныф сәгатебезгә ветеран  Мөхтәрәмә Хәертдинованы чакырырга булдык.  2018 нче елда аңа  100 яшь тулды.Ветеран әбиебез сабыр гына үзенә сорау биргәннәрен көтеп утыра. Ул тынып калып, күңеленнән хатирәләрен барлый торган арада, аның шул чагын күз алдына китерергә тырышып карыйм. 1943 ел. Германия. Виттенберг шәһәре тирәсендәге концлагерьларның берсе.Аның өстендә үзе белән бергә күпне күргән иске гимнастеркасы, шинеле. Аягында…

Укытучы: Мөхтәрәмә апа, сугыш башланган мизгелләрне, авыр булса да,  искә төшереп китә алмассыз микән?

Мөхтәрәмә апа:  Мин сугыш башланган көнне бик яхшы хәтерлим.  Алдагы көнне безнең авылда Сабантуй булды. Икенче көнне яшьләр атларга төялеп, авыл урамын җырлап әйләнделәр, район Сабан туена чыгып киттеләр. Кайбер егетләр өчен бу кузгалуның бөтенләйгә — мәңгелеккә икәнен мин белми идем әле?! Сәгать уннар тирәсендә багана башындагы тәлинкәле радиодан кинәт, йөрәкләргә шом салып, Левитан тавышы яңгырады. Мәйдандагы бөтен халык багана тирәсенә җыелды. Тын да алмый тыңлыйлар.

Укытучы: Мөхтәрәмә апа, сугыштан ничек исән кайта алдыгыз?

Мөхтәрәмә апа:Әнинең догалары саклап йөрткәндер: ут эченнән, меңәрләгән кеше ятып калган җирдән исән кайттым.

Укытучы: Сугыш башланган чорларга кире кайтып, искә төшерик әле, Мөхтәрәмә апа?

Мөхтәрәмә апа:  Барысы да шундый тиз булды — куркыныч төштәге кебек. Кемнәрнедер эзләп, инде мәйданга ук авыл советларыннан кешеләр килә башладылар: «Сезне Хәрби комиссариатта көтәләр…» Сабантуйга өч кыз бергә барган идек. Яшь чак бит — егетләребез дә бар. Алар, өйгә дә кайтып тормыйча, өчесе дә Сабантуй мәйданыннан ук туры военкоматка китте. Без дә ул көнне военкомат янында кундык.

Укытучы: Шәймулла турында якыннанрак таныштырсагыз иде?

Мөхтәрәмә апа:  Шәймулла… Беренче һәм соңгы мәхәббәтем… Укытучы егетне Башкортстаннан авылга  юллама белән җи­бәрделәр.

Укытучы: Шәймулла фронттан хатлар язып тордымы соң?

Мөхтәрәмә апа:  Шәймулладан нибары бер хат килде. Ленинград ягына барганда эшелон­нарын бомбага тотканнар. Аның артыннан ук бер­туган абыем китте, ул да шулай бетте…

Укытучы: Сез тылда калгач, нинди хезмәт башкарырга туры килде?

Мөхтәрәмә апа:  Җиңел булмады. Мине комсомол башлангыч оешмасының секретаре итеп куйдылар. Көндез­ләрен эштә — МТСта уза, төннәрен кичке сменага ашлык суктырырга йөрим. Иң авыры — агитатор булып халыкка заем кәгазенә кул куйдырыр­га йөрү. Ул заем( халыкны талау) кәгазьләре өстенә күз яшьләрем шактый тамды.

Укытучы: 1943 ел. 10 гыйнвар. Хәрби комиссариаттан «Иртәгә китәр­гә», — дигән повестка тоттырып җибәрәләр. Авыл­дан сугышка моңарчы кызларның киткәне булмый әле.  Алар – беренче була.

Укытучы: Фронтка китәр алдыннан әзерлек үттегезме?

Мөхтәрәмә апа:Казанда өч ай укыдык. Инде фронтка китәр сәгать тә җитте… Тимер юл вокзалында ахирәтем белән юлларыбыз аерылды.

Мин санинструктор булдым. Минем урыным беренче көннән үк алгы сызыкта булды. 4 нче Украина фронтының танкка каршы артилле­рия полкына эләктем, 3 нче батарея. Андагы хәлләрне үзе күрмәгәннәр аңлый алмый.

Укытучы: Фронтта хезмәт иткәндә нинди сынауларга дучар булдыгыз?

Мөхтәрәмә апа:Әмма сынауларның иң авыры алда көткән икән. Киевны дошманнардан азат иткәннән соң, безнең батареябыз шәһәрдән ерак түгел Михайловка дигән авыл тирәсендә туктады. Окоп казып керергә генә өлгердек. Һөҗүм башланды. Немец самолетлары санаулы минутлар эчендә Михайловканы җир белән тигезләделәр. Алар окопларны пуля яңгырына коендырып узуга, тузан, төтен арасыннан танклар калыкты. Исән калганнарның барысын да әсир итеп алдылар. Вагонга төяп, алып киттеләр. Берәр атна барганнан соң, немец җиренә аяк бастык.

Укытучы: Лагерьда тоткынлыкта күргәннәрегезне сөйләп китсәгез иде.

Мөхтәрәмә апа:Лагерьда инде күпмедер җиңелрәк иде. Беренчедән — ятып то­рырга урын бар, икенчедән — аз булса да ризык бирә­ләр. Ачка үлмәслек. Опилка кушылган ипи, кәбестә шулпасы, ул шулпада кайчак кабыклы бәрәңге дә булгалый. Исемебез «русиш швайн» иде.  Ягъни рус дуңгызлары.

1945 елның апреле. Немецлар лагерьдагы барлык хатын- кызларны  үзләренә хуҗалыкта булышырга алып  киттеләр. 9 майга кадәр шунда тордык. Аннан Виттенберг шәһәренә күчерделәр. Сорау алулар, тикшерүләр башланды. Авылга егерме алтысы  кайтып төштем.

Укытучы: Илгә кайткач ниләр кичерегә туры килде соң?

Мөхтәрәмә апа: Иң авыры илгә кайткач башланды. Мине бер җиргә дә эшкә алмыйлар. «Яшисем килмәс чиккә җиттем. Ялга кайткан бер укытучы кызга ияреп Урта Азиягә чыгып киттем. Сәмәрканд өлкәсендә бер кышлак­та балалар укыттым. Ике елдан соң ялга кайткач, әни мине  кире җибәрмәде. Шуннан соң калган бөтен гомеремне  элеваторда бухгалтер булып эшләп үткәрдем. Лаеклы ялга чыкканчы. «Кадрлар бүлеге чакырса да, директор дәшсә дә, «куалардыр инде» дип уйладым. Белделәр, билгеле. Артымнан чыш-пыш күп булды, «немецлар кулына төшкән, алар яклы булган, аларда эшләгән» дип сөйләделәр, тик мин ишетмәмешкә салыштым…»

Укытучы: Үзегез кайчан тормышлы була алдыгыз соң?

Мөхтәрәмә апа: Тормышка мин бик соң — кырык дүрт яшемдә генә чыктым. Гөлнара исемле кызым бар. Кызымның мәктәп тәмамлаганын да, югары белем алганын да, кияүгә чыкканын да күрдем.

Укытучы: Кая ул читләргә, Мөхтәрәмә апа хәтта иренә дә сугышта булганлыгы, әсирлек газаплары турында сөйләми. Бары тик 1995 елны гына сеңлесе Хәрби комиссариаттан аның документларын эзләтеп ала. Шуннан соң ул да халык арасында «сугышта бул­ган» исеме күтәрә башлый.

Йомгаклау

Укытучы: Безнең сыйныф сәгате ахырына якынлашты, әмма Бөек Ватан сугышы турында сөйләшү тәмамланмады. Сезнең әле бу вакыйгага багышланган чаралар күп булачак. Хәтер безнең йөрәкләрдә яшәсен!

Ә безгә әби белән сөйләшергә, иске фоторәсемнәрне карарга, фронттан хатларны укырга вакыт җитте, алар әле дә һәр гаиләдә диярлек саклана. Ашыгыгыз, балалар, якыннарыгыздан сорашыгыз. Ә 20 елдан соң инде үз балаларыгызга шушы авыр һәм куркыныч вакыт һәм дөньяны фашизмнан азат иткән совет солдатларының үлемсез батырлыгы турында сөйләячәксез.