Сугыш еллары кайтавазы

Румия ГАЛИЕВА,

Алексеевск района Урманасты Шынталысы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы да  үтеп китте… 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 82 ел элек бу көнне 200 миллионга якын кешенең тормышы «алдан һәм аннан соң» дип бүленгән, 12 сәгать 15 минутта радио аша фашист Германиясенең СССРга һөҗүме турында куркыныч хәбәр яңгыраган һәм кешелек тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе башланган.1941 елның 22 июнь иртәсеннән, Буг елгасы буенда вермахт гаскәрләренә «Алга!» командасы бирелгән көннән, сигез дистәдән артык ел узып киткән.Туган илебезнең фашистлар Германиясен җиңеп, бәхетле азат тормышта яши башлавына 78 ел вакыт үткән…

Сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап кына фикер йөртүче тулы бер буын инде өлкән яшькә җиткән. Күпме гомер… Әмма сугыш утын үз куллары белән сүндергән карт солдатлар өчен күп түгел ул. Улларын һәм кызларын фронтка озаткан аналар өчен дә күп түгел. Кара мөһерле кәгазьләргә ышанмыйча, бүгенге көнгә кадәр ирләрен көтүче тол хатыннар өчен дә күп түгел. Кичә генә кебек…Шул кичәге көн аларның чәчләренә бәс булып сарган. Шул кичәге көн төшләренә кереп сискәндерә. Бүгенге көн хакына корбан булган батырларның йөрәкләре мәйданнарда мәңгелек ут булып яна…

Уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юк бит! Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар…«Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», – дип киткән калган авылдашларыбыз азат тормыш өчен үзләренең башларын салганнар. Бүген инде авылыбызда бер генә ветераныбыз да исән түгел. Аларның сафлары елдан-ел сирәгәя. Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары арабыздан китә торалар. Алар белән бөтен бер чор – даһилык һәм кайгы чоры китә. Аларны, безне фашизмнан коткаручыларны, һич кенә дә онытырга тиеш түгелбез.

Авыр сугыш еллары ир-егетләрне генә  үзенә тартып алмаган. Тылда калган хатын-кызларга, яшүсмерләргә, карт-корыга да авыр, бик авыр булган. Аларның ирләре фронтта ил азатлыгы өчен кан түксәләр, үзләре исә тыл фронтында ат кебек җигелеп эшләгәннәр. Мәктәбебездә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар әледән-әле уздырылып тора. Кунакларыбыз сугыш елларында үзләре кичергән авырлыклар турында сөйләгәндә, ирексездән күзләргә яшь тула. Туфрак кардан арчылу белән басуга чыгып, җир катырганчы шунда үзләренең фидакарь хезмәтләрен куеп эшләүләре бер хәл, әле бит көн саен диярлек авылга ирләренең, туганнарының һәлак булулары турында кайгылы хәбәр килеп торган. Нинди сабыр, рухи яктан көчле булырга кирәк моның өчен! Өстәвенә, үзләре ач, киярләренә киемнәре юк. Тылдагы хезмәт ияләре «Бөтенесе дә фронт өчен, бөтенесе дә Җиңү өчен!» дигән шигарь астында эшләгәннәр. Барлы-юклы акчаларын, бар булган әйберләрен оборона фондына тапшырганнар.

Авылның хәле мөшкел, искиткеч мөшкел була. Ирләр, атлар сугыш кырында. Монда калган яшүсмерләр, карт-коры, хатын-кызлар тормыш йөген җигелеп тартканнар. Тыл ветераннары сөйләвенчә, хәтта бер күтәрәм салам өчен бездән 5 км ераклыктагы рус авылы – Березовкага җәяүләп бара торган булганнар. Ә кичкә чәчүлек орлык өчен 50 чакрымдагы районга  җәяүләп чыгып киткәннәр. Я, Хода, ничек түзгәннәр алар?! Аякта чабата, иңнәрдә ашлык тутырылган капчык…Уйласаң ис китә: ничек түзгәннәр, ничек аяклары чыдаган?! Әмма алар зарланмаган, берәү дә сыкранмаган. Каһәр суккан сугыш кына бетсен! «Бары да онытылыр,үтәр,үтми торган берни дә юк; яшәдек,эшләдек тә эшләдек», – дип сөйли иде мәрхүмә әбием. Җиңүгә тирән ышаныч, өмет яшәткән инде аларны ул чакларда.Ләкин бер хакыйкатьне аңламаган ул сугыш. Безнең илебезнең курку белмәс данлыклы, горурланып сөйләрлек, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә,әнә шул көч җиңүгә алып килә.Минем әтиемнең әтисе,әнисе турындагы хатирәләрем күп. Әбием Сәкинә Сәхап кызы, бабам Гаяз Әхмәтсафа улы  сөйләп калдырганнар буенча яши ул истәлек-хатирәләр миндә. Бабам Мостафин Гаяз (Гаяс) Сафа улы (Әхмәтсафиевич), 1924 елда  Урманасты Шынталысы авылында туа. 1942 елда Биләр РВК тарафыннан мобилизацияләнә. Кызылармеец, ВЛКСМ әгъзасы. Төрле мәгълүматлар буенча 1943 елдан Ленинград фронтының 11 СД составында 708 СП 43 СД бронебойщигы булып сугыша. 1943 елның 15 августында Синявино бистәсе районында урта нерв зарарлану сәбәпле хәрәкәтсез калган сул кулы авыр яралана. ППГ 240, эг 3115 (Уфалей шәһәре, Чиләбе өлкәсе) дәвалануда була. 1943 елның 8 декабрендә госпитальнең табиблар комиссиясе тарафыннан 2 төркем  инвалид буларак алга таба хезмәт итүгә яраксыз дип таныла. «Ленинградны саклаган өчен» медале, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (1985). «Вперед» колхозында бригадир, Баганинское урманчылыгында урманчы булып эшли. 2001 елда вафат булып, үзебезнең Шынталы авылында җирләнде. Без аның орден һәм медальләрен истәлек итеп саклыйбыз.

1926 елның 3 гыйнварында әбием Сәхап кызы Сәкинә Алексеевск районының  Югары Татар Майнасы авылында дөньяга килә. Сигез классны тәмамлагач, Чистай медицина училищесының фельдшерлар әзерли торган бүлегенә укырга керә. Яшь кызны күрше Березовка белән Урманасты Шынталысы авылы халкын дәваларга юллама белән фельдшер итеп җибәрәләр. Биредә ул гомерлек ярын – бабамны очрата. Озак та үтми кавышып та куялар. Биш балага гомер бирәләр. Олы кызлары 1946 елда туып, өч яшендә сары авыруыннан вафат була. 1949 елда Җәүдәт абый, 1951 елда Фәрит абый, 1956 елда әтием – Ралиф,1961 елда Ләлә апа туа. Билгеле булганча, авыл фельдшеры гади медицина хезмәткәре генә түгел. Ул – үзенә ышанып тапшырылган кешеләрнең сәламәтлеге өчен еш кына бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр кеше. Әбиемә да бер үк вакытта «ашыгыч ярдәм» дә, акушер-гинеколог та, күз табибы да, хирург та, шул ук вакытта педиатр да булырга туры килә… Нинди генә хәлләр, фаҗигаләр булмый авыл тормышында: кул-аякка балта, чалгы тидерү, кысылу, бәрелү дисеңме. Җәй көне, умарта кортлары чагып, аллергия реакцияләре белән килүчеләр дә шактый. Ашыгыч ярдәмне беренче булып ул күрсәтә һәм бик күпләрнең тормышын саклап та кала.

Авыл халкы аңа игелекле сүзе, киңәшләре өчен дә, дәвасы өчен дә рәхмәтле. Ул беркайчан да үз вакыты белән санашмый, ярдәмгә ашыга. Әйе, авыл фельдшерының буш минутлары була да алмый. Эш сәгате чыкса да, эше төгәлләнми әле – өенә дә киләләр. Көне буе эшләп кайткач та, чакыруга, барлык эшен читкә куеп, төн уртасында да буран дими, яшенле яңгыр дими, чыгып китә. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта, бар өмет – авылның бердәнбер фельдшерында. Сәкинә әбием сөйләгәннәре гел исемдә. «Эшемнән бер генә дә кайтып керә алмадым. Балалар сугыш вакытында да туып тордылар, бәби табучы хатыннарның хәлләрен күзәтеп, Горка больницасында куна-төнә ятсам да, бабагыз Гаяз беркайчан да авыр сүз әйтмәде, ул да минем эшемне яратты. Күршедә генә Рәхимә апа (бабайның бертуган сеңелесе) гаиләсе яши. Аның да ярдәме күп тиде, рәхмәт инде, алар булышмаса, минем хәлемә кермәсә, мин яраткан эшемдә эшли алыр идеммени?» – дип сөйли торган иде. Олы яшьтә булса да, ул кем кайчан туган, числоларын исендә тота, һава торышлары нинди булган ул көнне, хәтерендә калдырып сөйләр иде. Ат белән, юлсыз, авырлы хатыннарны урманнар аша больницага илтеп йөрүләр үзәгенә үтсә дә, эшен ташламаган бит ул! Урман эче тулы ач бүреләр!

46 еллык эш стажлы әбием Сәкинә Сәхап кызы бик теләсә дә, сугышта катнаша алмый. Моның үз сәбәпләре була. «Син – биредә бик кирәкле кеше, җибәрмибез!» –диләр аңа. Язганнарым дога булып барсын, арабыздан киткәннәрнең урыннары җәннәт түрләрендә булсын.

Хәзерге елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды… Үзем – өч малай әнисе, үзәкләрем өзелә. Минем кебек әниләрнең дә шулайдыр. Хәзер дә дәвам итә бит  ул сугыш. 2022 елның февраленнән башлап, күпме яшь егетләребез вакытсыз китеп барды инде. Без бәхетле яшәсен өчен күпме кеше яу кырында ятып кала. Гомер бит кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!» – дип яшисе иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк. Күркәм холыклы кешеләр кирәк.