Сугыш чоры балалары

№ 146

(Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спектакль)

Айсылу ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле мәктәптән тыш эшләр җитәкчесе

Илмира САЛИХҖАНОВА,

Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү; сугыш чоры балаларының җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

белем бирүдә: укучыларга сугыш китергән кайгы-хәсрәт, бәхетсезлекләр турында аңлату; сугыш вакытында әти-әниләреннән, якыннарыннан аерылган балаларының ятимнәр йортындагы авыр тормышы белән таныштыру;

үстерелешле: балаларда кызыксынучанлыкны үстерү, сөйләм телләрен баету;

тәрбияви: әти-әниләргә карата кадер-хөрмәт, туган җиргә горурлык хисләре тәрбияләү.

Катнашалар: әти-әниләре, якыннары сугышка киткән 10 – 12 яшьлек балалар.

Спектакль барышы

(Вакыйга Бөек Ватан сугышы вакытында тылдага балалар йортында бара.)

1 нче күренеш

(Сугыш хәбәре, музыка, балалар чыга.)

Алсу. Әнкәй, әнием бәгърем!.. Сез әниемне күрмәдегезме? Әнием… матурым…

(Вакыйга балалар йортында бара. Йөткергән тавышлар ишетелә. Сәхнәдә балалар, йөзләре белән тамашачыга карап, тәбәнәк урындыкларда утыралар. Вова быргысын чистартып утыра. Йөткерә.)

Тәрбияче. Мә эчеп җибәр, җиңеләеп китәрсең. А ты опять свою трубу чистишь, пойдем со мной.

Вова. Эту трубу подарил мне папа. Она мне напоминает свою папу.

Ләйлә. Инде өч ел вакыт үтеп тә китте… Әле кичә генә кебек бары да… Кәрим – минем абыем, ул шулкадәрле йомшак итеп кулымны кысты. Ә Мәдинә – ул минем апам. Апам матур итеп көлә иде. Ул – шәфкать туташы, аны госпитальгә шәфкать туташы итеп алдылар. Ул вакытта апама бары 15 яшь кенә иде. Госпитальгә эләгү аның хыялы булды, хыялы чынга ашты. Абыемның җылы куллары.. Апамның матур итеп елмаюы…

Фирүзә. Ә минем апам – Гөлчирә. Ул да – шәфкать туташы. Безнең әти-әниебез юк, кыскасы, мин хәтерләмим. Без аның белән икәүдән-икәү генә идек. Ул мине карый иде. Әле дә исемдә, апам матур итеп минем чәчләремне үрде, кысып кочаклады, ә мин, аркама портфелемне асып, горур башымны югары күтәреп, мәктәпкә киттем.

Карина (урындыкка менеп басып). Ә мин, мин – генерал кызы! Моны сезгә беренче кабат кына сөйләвем түгел. Минем бар нәрсәм дә бар иде. Уенчыклар, китаплар, матур күлмәкләр. Нишләп, нигә бу сугыш? Кем аны уйлап чыгарган? Әтием янына барырга телим, аңлыйсызмы, әтием янына. Ул генерал!

Камилла. Генерал, генерал, а у меня ученый! Что ему там на войне делать? Нет он стал уже почти заслуженным. Я помню каҗдый день, каҗдую встречу с папой. Мы любили часами сидеть и пить чай со сладкими ватрушками.  Мама всегда их стряпала к приезду папы из научной конференции. (Тәрбияче Вова белән сәхнәгә керә. «Рио-Рита» җыры музыкасы яңгырый.)

Камилла. Песня! «Рио-Рита»! Ее пел папа! Анна Каримовна, спойте, пожалуйста, эту песню!

(Тәрбияче шул көйгә «Рио-Рита» җырын җырлый, балалар вальс бииләр. Самолёт очкан тавыш. Балалар куркалар, кычыралар, елыйлар.)

Тәрбияче. Ребята, вы впорядке?

Балалар. Да.

Лера. Сколько можно уже?

Әдилә. Ә сез беләсезме, мин үземнең абыены бик ярата идем. Юк, мин аны хәзер дә яратам. Без аның белән вокзалда хушлашканда, ул миңа бик матур күлмәк алып кайтам диде. Менә мондый… путалы, бантиклы. Ләкин бу кайчан булыр, белмим.

Алсу. Ә мин, мин әнием белән әтиемә гел сокланып карый идем. Алар икесе дә шундый… искиткеч! Ә миңа: «Син – бердәнбер кызыбыз безнең, без сине бик яратабыз, үзеңне сакла, яхшы укы!» – диделәр. Ни өчен, ни өчен генә әтием фронтка китте?  Әнием аңа: «Син уңган, батыр, син булдырырсың, җиңеп кайтырсың!» – диде. Ә син, син ник дәшмисең, син гел дәшмисең, синең әйтер сүзең юкмы?

Зәлия. Ә минем әнием кайда? Мин бөтенләй белмим. Шушы китабыма карыйм да аны исемә төшерәм. Без аның белән кич буе китаплар укый идек.

Әсгать. Ә безнең бөтенләй башка тарих. Сугыш башланырга бер көн кала безнең әниләрне каядыр алып киттеләр.

Габдулла. (Әсгатьнең энесе.) Әни безгә: «Балакайларым, күрше апагыз белән калып торыгыз, барысы да яхшы булыр, без тиздән кайтырбыз», – диде. Бу тиз кайчан булыр икән инде?

Лера. Каждый день одно и тоже…

Полина. А что не так? Мы с тобой с рождения в этом интернате, а у них есть история есть что вспоминать. А нам? Утро, завтрак, подъем, полдник, ужин, сон. Они мечтают, верят, что все будет хорошо.

Лера. Злая ты, я тоже мечтаю! Когда я вырасту куплю всем детям много, много еды, самые вкусные!

Полина. Девочки, мальчики, а давайте играть, вашу … как она? Каз и уточку!

Балалар (шатланышып. Чума үрдәк, чума каз!

(«Чума үрдәк,чума каз» уенынуйнап алалар.)

2 нче күренеш

(Кыш. Балалар кышкы киемнәрдән, үзләренең урындыкларында утыралыр. Музыка.)

Камилла. Холодно.

Таһир. Ашыйсым килә…

Тәрбияче. Син авырыйсыңмы әллә? Хәзер мин сиңа кайнар су алып киләм.

Камилла. Смотрите! Красивое перешко! Если бы у меня было чернило, я бы, обязательно, написала пиьсмо.

(Талгын музыка. Балалар, бер-бер артлы, каз канатын алып, һавада каурый белән хат язган хәрәкәт ясап, сөйлиләр. Сөйләгән берсе арткы планга китә бара.)

Карина. Исәнме, товарищ генерал, әткәем! Сиңа кызың Зөбәйдә хат яза. Сез сугышка киткәч, безне – малайларны, кызларны балалар йортына җибәрделәр. «Сиңа ошыймы?» – дип сорасаң, әйе, миңа ошый! Мин бик тәртипле, үземне гел яхшы тотам. Мин бит – генерал кызы!

Таһир. Әни һәм әти! Без сезне бик сагындык!  Габдулланы карыйм, җылы киенәбез. Болай үзе бар да яхшы, безнең өчен кайгырмагыз!

Зәлия. Ә мин, әнием, синең белән укый башлаган китапны күптән укып бетердем инде.

Амалия. Әтием, әнием, абыем, апам мин сезне бик сагынам! Әнием, төшләремдә синең ягымлы тавышыңны ишетәм, йомшак кулларыңны тоям… Әтием, көчле иңнәреңне… Абыем, ягымлы карашыңны! Апам, елмаюыңны… Каделеләрем, минем сезне тизрәк күрәсем килә. Мин сезне бик көтәм, күрешкәнгә кадәр.

Ләйлә. Әнием, мин сиңа үземнең кулларымны кәгазьгә төшереп җибәрәм. Син аларны битләреңә тидер, минем җылымны, яратуымны, сагынуымны тоярсың! Мин сине бик сагындым! Мин сине бик яратам!

Лиана. Исәнме кадерле әнием! Минем барысы да әйбәт. Минем өчен кайгырма. Бүген иртүк тәмле ботка бирделәр, күмәче дә йомшак җылы иде. Синең бәйләгән бияләйләрең өчен бик тә рәхмәт, кыш бик салкын. Алар минем кулларымны җылыта.

Лера. Что вы делаете! Тәмле каша? Булочка тоже вкусная, да? Откуда вы всё это взяли? Не хочешь написать все правду? Как нам холодно, пить, есть хочется плакать хочется! Но  мы уже не плачем… слез нет!

Камилла. Каждый день нас все меньше и меньше, раз и нет человека, раз и нет человека!

Карина. Вот без шуңа күрә дә: «Бар да яхшы!» – дип язабыз. Сугыштагылар безнең өчен тыныч йөрсеннәр! (Чыгып китәләр.)

3 нче күренеш

Камилла. А знаете, а я на секунду даже и поверила, что каша и булочка тёплая и вкусная, что пирожки горячие…

(Искә төшерү. Музыка. Сәхнәнең бер ягында – бала, икенче ягында –тәрбияче. Тәрбияче төрле рольләргә керә: әни, абый, апа.)

Алсу. Парам, парам, парам! Нинди тәмле ис! Әнием, син нәрсә пешерәсең?

Тәрбияче.

Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың,

Балга манып кабасың. Ул нәрсә?

Алсу. Белдем, белдем! Ул – коймак!

Тәрбияче. Мә, балам, аша!

Алсу. Рәхмәт, әнием!

Тәрбияче. Кабаланма! Пешә күрмә!

(Музыка.)

Амалия. Абыем, кайттыңмы? Мә, ал!

Тәрбияче. Нәрсә бу, сеңелем, күмәчләрме? Үзең пешердеңме? Минем өчен пешердеңме?

Амалия. Үзем шул, тагын кем булсын инде? И абыем! Сиңа яхшылап тукланырга кирәк, алда имтиханнарың.

Тәрбияче. И сеңелкәем минем, бәләкәчем! Синнән башка нишләгән булган булыр идем? Ярый, күмәчләрне алдым да, йөгердем! Син дә соңга калма яме!

(Музыка.)

Тәрбияче. Аня, Анюта! Пора просыпаться!

Камилла. Доброе утро, мамочка! Доброе утро, папочка!

Тәрбияче. С праздником, доченька!

Камилла Это мне? Пироги с яблоками? Мои любимые! Спасибо вам большое! Пироги вкусные!  Пирожки горячие!

(Музыка.)

Лиана. Апам, әйдә инде алыйк!

Тәрбияче. Юк, безнен акчабыз калмады, син үзең бит парктагы бер карусельне дә калдырмадың.

Лиана. Анда бик кызык иде шул… Ә хәзер ашыйсы килә.

Сәхнә артыннан тавыш. Ну что пироги брать будем?

Лиана. Вот этих денег  вам хватит?

Сәхнә артыннан тавыш. Хватит.

(Музыка.)

4 нче күренеш

(Барлык балалар да кышкы киемнәрдән. Тәрбияче утын күтәреп керә.)

Тәрбияче (шатланып, буржуйка миченә күрсәтә). Смотрите, ребята, что я сегодня нашла. Будем топить.

Балалар. Спасибо!

Әдилә. Минем рәсем ясыйсым килә, ләкин бик караңгы.

Карина. Бар әнә буржуйка янына бар да яса, анда якты!

Әдилә. Менә барам!

Карина. Бар!

Әдилә. Менә хәзер барам да ясыйм.

Фирүзә. Ә нишләп бу мичне  буржуйка дип атаганнар икән? Буржуйлар уйлап тапканнармы икән?

Камилла. Нет, потому что дров жрет много, а толку от неё мало.

Амалия. Сания, син нәрсәләрдән куркасың: бакаларданмы әллә күселәрдәнме?

Фирүзә. Мин күселәрдән куркам, алар шундый күбәйделәр.

Карина. Нинди күсе, нинди бака? Без бит аларны бер генә ашамадык инде. Менә минем иң курыкканым ипи карточкасы. Әгәр югалтсак – без бер ай ач. Һәммәбезгә дә капут!

Балалар. Әйе! Даа!

5 нче күренеш

(Габдулла йөткерә, авырый.)

Тәрбияче (Габдуллага). Мә, балакаем, син кайнар су эчеп җибәр әле!

Таһир. Их, сөт булса иде ул!

Карина. Ә мин элек сөтне яратмый идем.

Алсу. Ә мин ярата идем! Хәзер менә кәстрүле белән эчәр идем!

Карина. Кәстрүле белән? Син бит шартлыйсың!

Алсу. Юк!

Карина. Шартлыйсың!

Алсу. Юк!

Карина. Шартлыйсың! (Тавыш, чәч тартышалар.)

Лера. Девочки! (Кызларны аера.)

Лиана (уйнап). Кызлар, чәй эчәргә килегез!

(Балалар уенны күтәреп алалар.)

Алсу. Ах, нинди кайнар чәй!

Әдилә. Ә сездә хуш исле яңа пешкән ипи булмасмы?

Ләйлә. Ә мае, авызда эреп китә, ммм!

Камилла. Два кусочка сахара случайно, прислучайно не будет?

Балалар. Миңа да кирәк, миңа кирәк!

(Балалар йөгершә башлыйлар, кабаланалар, тавыш…)

Лера. Девочки, мальчики хватит, успокойтесь, силы надо беречь!

(Балалар чыгып китәләр, сәхнәдә Әсгать белән Габдулла гына кала.)

Тәрбияче. Вы мальчики почему, без моего разрешения, во двор гулять  ходили? Опять молчите?

Әсгать. Без, без бомбоубежище карарга бардык.

Таһир. Анна Кәримовна, ә сездә ипи булмасмы?

Тәрбияче. Ипи? Кичә генә сиңа үземнең паёгымны бирдем бит.

Таһир. Сами бит әйттегез, безнең организмны растущий дип.

Тәрбияче. Растущий.. может вам… Растущий шул, балалар, растущий!

(Тәрбияче малайларны кочаклый. Сәхнәдән чыгып китәләр.)

6 нчы күренеш

(Җәй. Барысы да җәйге киемнәрдән. Балалар уйныйлар.)

Зәлия. Тоталмыйсың! Тоталмыйсың!

Лера. А я в домике.

Фирүзә. Кызлар, карагыз минем нәрсәм бар (Курчагын күрсәтә.) Менә чәчләре нинди!

Карина. Бир әле миңа! Бир дим!

Камилла. А ну тихо, отдай!

Фирүзә. Ул бит минем курчак, миңа аны әтием бүләк итте.

Камилла. Сама отдашь или помочь?

Фирүзә. Сез нишлисез?

(Тавыш чыга.)

Балалар. Бир инде! Бир!

Камилла. Смотри какое у меня платье! Я тебе дам, если отдашь куклу.

(Карина Фирүзәдән курчакны тартып ала да, башкаларга ыргыта. Курчакны, Фирүзәгә бирмәс өчен, бер-берсенә ыргытышалар.)

Фирүзә. Кызлар, сез нишлисез? (Фирүзә елап сәхнәдән чыгып китә.)

7 нче күренеш

(Кыш. Барысы да җылы итеп киенгәннәр. Балалар сәхнәдә үз урындыкларында утыралар.)

Карина. Булмый.. түзә алмыйм бүтән!

Тәрбияче. Түзегез инде, балакайлар, күп калмады. Без барыбер җиңәчәкбез!

Карина. Юк түзә алмыйм! Ишетәсезме? Әтием, әнием, бик сагындым сезне, бәгырләрем!

Камилла (утырган җиреннән сикереп торып). Папа, родненький! Самолеты летают, папа! Самолеты летают. Папа! Папа! (Саташа.)

8 нче күренеш

(«День Победы» җыры ишетелә Сугыш беткән. Балалар сәхнәдә. Басканнар. Күзәтәләр, әти-әниләрен, якыннарын көтәләр.)

Алсу. Кызлар, карагыз әле! Әнә минем әнием килә! Әнием! Бәгърем! (Үзәк өзгеч тавыш белән.) Мин монда!

Зәлия. Кызлар, күрегез әле! Минем әтием кайтып килә! Әтием! Ишетәсезме, минем әтием кайтты!

Амалия. Минем абыем кайтты!

(Кемнеңдер – әнисе, кемнеңдер – әтисе, кемнеңдер абыйсы кайтып, балаларны алып китәләр. Сәхнәгә тәрбияче керә. Калган балалар аны кочаклап алалар.)

Ләйлә. Кайтмады бит! Кайтмады!

Карина. Юк! Минем генерал әтием кайтмады.

Тәрбияче. Мылтык тотып, дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән күзгә-күз очрашмадылар алар, фронтка китәргә яшьләре җитмәде. Сугыш башланганда балалар гына иде бит әле алар! Каһәр суккан сугыш аларның язмышларына да килеп керде, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балалык бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай-һай нык татыдылар алар! Ятимлек ачысын да белделәр, көч җитмәслек авыр хезмәттә ватылдылар, ач үлем белән күзгә-күз очраштылар!

Ләйлә: Әтием, әнием! Мин сезне мәңге онытмам!

Карина. Бу көннәр безнең йөрәкләребездә мәңге уелып калыр!