Сугыш афәтен башка күрергә язмасын!

№ 146

(Әнием истәлегенә багышлана)

Анита СИБГАТУЛЛИНА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Илебезгә сугыш китергән афәт хакында мин әнием сөйләгәннәрдән беләм. Бөек Ватан сугышы башланганда әнием – Рәшидә Гыйлаҗ кызы Хәйруллинага 14 яшь була. Бу вакытта әнием әтисе һәм үзеннән ике яшькә олы апасы белән Уралда – Пермь өлкәсендәге Губаха шәһәрендә яши. 1941 елның 22 июнендә көндезге сәгать 2 дә Губаха халкы сугыш башлануы турында белә һәм инде ике сәгатьтән шәһәр стадионында митинг була. «Без, Губаха шәһәре эшчеләре, герман фашизмының бернинди кисәтүләрсез Советлар Союзына сугыш башлавына үз канәгатьсезлегебезне белдерәбез… Без илебезгә күмер, кокс, электр энергиясен күпме кирәк булса, шуның кадәр бирәчәкбез» – дип чыгыш ясала. «Урал – фронтка!» – дигән лозунг астында Губаха халкы бөтен сугыш елларында фидакарь хезмәтен завод- фабрикаларда, кырларда күрсәтә. Сугышның беренче көннәреннән үк яше-карты хәрби комиссариатка агыла һәм шул көнне үк илебезне яклар өчен сугышка китеп баралар.

1941 елның көзендә әнием Губаха шәһәрендәге 13 нче һөнәри ФЗӨ училищесына укырга керә. Анда ул станокта фрезерлаучы һөнәрен үзләштерә һәм 1943 елга кадәр кокс-химия заводында сугыш ату кораллары өчен бик тә кирәкле һәм төгәл детальләр ясый. Әнием эшләгән бригада да норманы арттырып үтәргә йөкләмә ала һәм, ару-талуны белмичә, тәүлегенә 12 – 14 әр сәгать эшлиләр. Кокс-химия заводы сугыш вакытында кокс чыгаруны 5,5 тапкырга арттыра. 1943 елда әлеге завод Ленин ордены белән бүләкләнә.

1943 елның көзендә әниемне һәм башка яшь кызларны Донецк өлкәсендәге Горловка шәһәрендә урнашкан азотно-төргәк заводына эшкә җибәрәләр. 8 сентябрьдә Горловка шәһәрен немец-фашистларыннан тулысынча азат итәләр. Шәһәрне яңабаштан торгызырга, төзекләндерергә, чистартырга кирәк була. Шуның өчен дә илнең төрле өлкәләреннән күпләп эшче көчләр, комсомоллар агыла башлый.

Әнием сөйләгәннәрдән: «Безне, поезд эшелонына утыртып, Украинага җибәрделэр. Эшелоннан төшкәч, без бөтенләй җимерелеп беткән вокзал, шәһәр, завод һәм йортларны күрдек тә шаккатып карап тордык. Йортларның морҗалары гына калган, шәһәр коточкыч хәлдә, урам тулы ятим балалар. Алар: «Апа, мине ал, мине ал!» – дип ялваралар. Халык ач-ялангач һәм йортсыз калган. Сөйләп бетергесез сугыш мәхшәре китергән афәтне мин шунда үз күзләрем белән күрдем.

Безне озын баракка урнаштырдылар. Кайда эшләячәгебезне һәм ашау карточкалары булачагы турында әйттеләр. Ул карточкаларны югалтырга ярамый иде, югалтсаң – ай буена ач калачаксын. Кайбер югалту очраклары да булгалады. Без үзебезнең норма белән бүлешә идек. Көндезләрен без заводта эшләдек, ә кичләрен шәһәрне торгызу һәм чистарту эшләре алып бардык. Яшь идек, ашау җитми иде. Украина басуларында көнбагыш, кукуруз үсә иде. Без кичләрен шуннан кукуруз җыеп кайтабыз да тозлы суда пешереп ашый идек. Аның тэмлелеген гомер онытасым юк. Яшьлек үзенекен ала шул. Әле эшләп арыгач та, кичләрен бергәләп җыелышып җырлый, уйный, бии идек. Чөнки безнең батыр солдатлар дошманны шәһәрдән куып чыгарды, һәм без шуңа шат, алдагы якты көннәргә өмет бар иде. Шуңа күрә никадәр авыр булса да «Бар да – фронт өчен, бар да – җиңү өчен!» девизы астында тырышып эшләдек. Дошманны әле илебездән тулысынча куып чыгару өчен бик күп тырышлык һәм батырлыклар кирәк иде.

Мин эшләгән цехта немец әсирләре дә эшли иде. Бервакыт кулымдагы җиңем станокка эләкте дә, чак кына кулым станокка кереп китмәде. Әгәр вакытында немец әсире, күреп, станокны туктатмаса, үземне дә өстери иде, уң кулым сынып кына калды», – дип, шул очракны әнием безгә күп тапкырлар сөйләгәне бар. Җиңүнең 60 еллыгы тулу уңаеннан әнием «Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

Кызганычка, хәзер әнием исән түгел инде. Ул 2009 елның 20 июнендә 82 яшендә вафат булды. Исән булса, мин аннан сугыш турында тагын да күп нәрсәләр турында сөйләтер идем. Шулай да әнием сөйләгән сугыш хатирәләрен исемдә тотам, аны онытырга безнең хакыбыз юк. Ул миңа: «Без күргәнне сезгә күрергә ходай  язмасын», – дия торган иде. Әниемнең Бөек Җиңү өчен яшьлеген җәлләмичә, туган илдән ерак җирләрдә көч түгеп, үз өлешен кертүе белән горурланам. Үз балаларыма, оныкларыма әбиләренең сугыш ветераны, герой-ана булуы һәм тырыш хезмәте турында сөйлим. Үзем дә өч малай үстердем. Өчесе дә, Ватан алдында бурычларын үтәп, армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Тәрбияче буларак, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да сугыш ветераннары күрсәткән батырлыклыр турында әңгәмәләр, сөйләшүләр алып барам. Алар да үзләренең әби-бабалары турында белгәннәрен сөйләргә тырыша. Сугыш афәтен күрмәгән хәзерге чор балаларында Ватаныбызга, аны яклаган батыр халкына карата патриотик хисләр тәрбияләүне изге бурычыбыз дип уйлыйм.

Киләчәк буын ирекле илдә бәхетле һәм тыныч тормышта яшәсен өчен әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз күпме көч куйган. Алар хәтта үз гомерләрен дә җәлләмәгән. Еллар узу белән ул чордагы халыкның кыюлыгына ис китә. Алар алдында без бик тә бурычлы. Мәңгелек дан сезг, ветераннар!