Спорт – сәламәтлек нигезе

 

Гүзәл ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Аксубай районы В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту;

– спортка мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләү;

– сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү.

Сыйныф сәгате тибы: әңгәмә-дәрес тибында үтә.

Жиһазлау: проектор, презентация, ноутбук, мәкальләр язылган битләр, күңелле смайл.

Чараның барышы

Укытучы.

“Исәнмесез!” – диеп сәлам бирдек,

Танышлар бит бар да үзебез!

“Исәнмесез!” – дидек,башка берни түгел,

Елмаюлы безнең йөзебез!

“Исәнмесез!” сүзе үзе – гап-гади сүз!

Ә никадәр матур мәгънә бар!

Бәхетебез арткан кебек булды

Һәм ямьләнеп китте дөньялар!

– Хәерле көн, укучылар! ( 3 нче слайд)

Балалар, менә мин сезнең белән гади итеп, “Исәнмесез!” диеп эндәштем. Сез бу матур сүзне көн дә кабатлыйсыз, шулай бит. Уйлап караганыгыз бармы икән? Бу сүзнең мәгънәсендә нинди сер яшеренгән?

Укучылар. “Исәнмесез” сүзендә кешеләргә карата исәнлек теләү мәгънәсе бар. Исәнләшү ул – кешенең хәлен сорашып китү. Исәнләшү ул – игътибарлы булу билгесе. Исәнләшү ул – әдәплек билгесе. Исәнләшү ул – кешене күргәч, шатлануыңны белдерү.

Укытучы. Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез.Борын-борын заманнарда ук кешеләр көндәлек очрашканда бер-берсенә сәламәтлек теләгәннәр. Халык мәкальләрендә дә  “Сәламәтлекне сатып алып булмый”, дип әйтелә.

Нәрсә соң ул сәламәтлек? Бу сорауга җавап бирер. Әгәр сез ул җөмлә белән килешәсез икән, “өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр әйтәм,әгәр дә килешсәгез, “Мин, мин, мин һәм минем дусларым”, – дип әйтерсез, килешмисез икән, дәшмисез инде.

А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?

Ә) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?

Б) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

В) Кем ярата уйнарга, саф һавада йөрергә?

Г) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?

Д) Кем ярата витамин, банан, алма, әфлисун?

Е) Кем ярата йокларга, кәнфит суырып ятарга?

Ж) Кем ярата эшләргә, зурларга булышырга?

– Димәк, сәламәтлек нәрсә инде ул, укучылар?

Укучылар. Сәламәтлек – ул кешенең иң зур байлыгы.

Укытучы. Кеше сәламәт булып калсын өчен нәрсәләр эшләргә тиеш соң?

Укучылар.

– Дөрес тукланырга кирәк.

– Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга.

– Көндәлек режимны үтәргә.

– Яхшы итеп ял итәргә.

– Чиста, пөхтә булырга.

– Спорт белән шөгыльләнергә.

– Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга.

– Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, гомумән, начар гадәтләрне булдырмаска.

Укытучы. Рәхмәт, балалар. Фикерләрегезне ачык итеп әйтә белдегез. Кеше сәламәтлеге һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак.Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”. Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

Укучылар. Сәламәт булыр өчен, хәрәкәтләнергә кирәк. Хәрәкәтләнсәң, ялкаулык бет. Хәрәкәт ул – тормыш. Аз хәрәкәтләнсәң, сәламәтлеккә начар була.

Укытучы. Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Сер түгел, хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер, планшет каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз – авырмассыз, сәламәт булырсыз.

Укучылар, мин сезгә сәламәтлек турында мәкальләр уйлап килергә кушкан идем. Ягез әле, халкыбызның нинди мәкальләрен беләсез икән?

Укучылар (үзләре язып алып килгән мәкальләре белән таныштыралар). Сәламәт булуның бер юлы – хәрәкәт итү. Күлмәкне яңа чагында, сәламәтлекне яшьтән сакла! Матурлык – сәламәтлек билгесе. Саф һава – тәнгә дәва. Теләк булса, хәрәкәткә урын бар.

Укытучы.

Хәрәкәттә – бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә – сихәт, җанга – рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Ә без хәзер спорт темасына аерым тукталып китербез.

Спорт кеше тормышында аерым урын алып торырга тиеш. Спорт ул –сәламәтлек нигезе. Әйдәгез әле, балалар, әйтеп карагыз, сез нинди спорт төрләрен беләсез? (Укучылар үзләре белгән төрле спорт төрләрен санап китәләр һәм хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.)

Укытучы:Укучылар, әйтегез әле, спорт белән шөгыльләнү нәрсә өчен кирәк? Спорт кешегә нәрсә бирә?

Укучылар. Спорт – сәламәтлек өчен кирәк. Спорт белән шөгыльләнгән кеше матур була. Спорт ул – характерны тәрбияли. Спорт ул физик көчне ныгыта. Спорт авырлыклар алдында баш идерми һ.б.

Укытучы. Физик көчтән кала, спортта уңышларга ирешер өчен тагын нәрсә кирәк? (Акыл, түземлек, ихтыяр көче.) Сезнең арада даими рәвештә спорт белән шөгыльләнгән укучылар бармы икән? (Ачыклау.)

– Әйе, укучылар, спорт ул – гүзәллек, спорт ул – тормыш.

Бик яхшы, балалар. Сез бик күп спорт уеннарын беләсез икән. Спортның сәламәтлек нигезе икәнен безнең тарихи шәхесләребез, хөкүмәт җитәкчеләре дә онытмаганнар. Башкаларга үрнәк булырлык итеп спорт белән шөгыльләнгәннәр һәм шөгыльләнәләр. Ә хәзер аларның кайберләре белән танышып китик. (Слайдта күрсәтмәлелек чыга. 6 нчы слайд)

Владимир Путин дзюдо белән шөгыльләнә һәм тау чаңгыларында шуа.

Дмитрий Медведев бассейнга йөри, тренажер залында шөгыльләнә, чаңгыда шуа. Яшь чагында ул штанга күтәрү белән дә мавыккан булган. (7 нче слайд)

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – автомобиль узышлары буенча спорт мастеры, Россия чемпионаты призеры. (8 нче слайд)

Укытучы. Балалар, сез бүгенге көндә танылган спортчылардан кемнәрне беләсез икән? Тикшереп карыйм әле. Биредә күрсәтелгән спортчыарны  таныйсызмы? Ягез әле, кем белә? (10нчы слайд)

Укучылар. Данис Зарипов – хоккейчы, Антон Шипулин –  биатлон,

Евгений Плющенко – фигуралы шуу, Алина Кабаева – нәфис гимнастика, Андрей Аршавин – футболист.

Укытучы. Әлбәттә, фигуралы шуу элкәсендә  татар кызы Алинә Заһитованың дөньякүләм чемпионка булуы белән горурланырлык, балалар.

Алар спортның кайсы төре белән шөгыльләнәләр? (Слайдтта күрсәтмәлелек. Төркемнәрдә эшләргә. Спортсменны үзе шөгыльләнгән спорт төре белән тоташтырырга.)

Укытучы. Телевизордан спорт ярышлары карыйсызмы? Кайсы спорт ярышларын яратып карыйсыз? Россия спортчылары җиңү яуласа, сез нинди кичерешләр кичерәсез? Татарстанда нинди танылган спорт командаларын беләсез?

Укучылар (җаваплары тыңланыла, кичерешләрне күрсәтеп бирәләр). “Рубин” – футбол, “Ак Барс” – хоккей, “УНИКС” – баскетбол, “Зенит” – волейбол.

Ял минуты. Флоузе –лидер структурасы. (Зиннурның “Ак барс чемпион” җырына хәрәкәтләр ясау)

Укытучы. Афәрин, укучылар, утырыгыз. Физик күнегүләр – чыннан да, яшьлек эликсиры. Карагыз әле бер-берегезгә, сез тагын да матураеп киттегез.

Без танылган спортчылар белән таныштык. Ничек уйлыйсыз, безнең районыбызда да спорт буенча тренерлар бармы икән? (Җаваплар тыңланыла.) Мин сезгә үзебезнең районда эшләүче танылган тренерларыбызны күрсәтәм. Сез аларны танырсыз дип ышанып калам. Мәсәлән, Александр Скворцов – самбо, Рәис Бикушев – чаңгычы,Нияз Хисмәтов – тренер, хоккейчы, Геннадий Горбунов – шахматчы, Алексей Якимов – физкультура укытучысы.

Укытучы. Бу тренерларыбыз белән, әлбәттә, горурланырлык.

Әйе, укучылар, спорт ул – гүзәллек, спорт ул – тормыш. (Видеога карата кереш сүз.)

Укытучы. Укучылар, бүгенге сыйныф сәгатендә мин сезне искиткеч бер кеше белән таныштырып китәсем килә. Ул үзенең бөтен гомерен сәламәт яшәү рәвешенә багышлаган, үз эшенең чын остасы. Бәлки, сез аны күргәнегез дә бардыр, чөнки ул еш кына үзенең командасы белән Аксубай бистәсенә спорт ярышларына килә. Видео барышында бик игътибарлы булыгыз. Спорт остазы бик матур фикерләр әйтә. Видео тәмамлангач, мин сездән истә калдырганнарыгызны сорармын. (Видео. 17 нче слайд)

Укытучы. Ягез әле, укучылар, сез кем белән таныштыгыз инде?

Укучылар. Рәис Мурзаевич белән.

Укытучы. Рәис Мурзаевич безнең мәктәптә 40 елга якын физкультура дәресләрен алып бара. Аның кул астында әллә ничә буын спорт тәрбиясе алган. Үз дәресләрендә балаларга бөтен көчен бирә, көчле, нык ихтыярлы булырга өйрәтә. Армиядә булган ир-егетләр дә Р.Мурзаевичның дәресләрен хәрби тормышта нык булышуын, характерны чыдам итүне ассызыклыйлар. Рәис Мурзаевич бөтен җанын-тәнен биреп укучыларын төрле ярышларга әзерли. Һәм тир түгеп эшләгән хезмәтенең нәтиҗәсе дә искитәрлек. Бер- бер артлы уңышлары гаҗәпләнерлек, әлбәттә. Әле күптән түгел генә безнең мәктәп һәм җыелма команда укучылары белән республика күләмендә баскетбол буенча 3 нче урынны алдылар.

Әйе, Рәис Мурзаевичка сокланмыйча мөмкин түгел. Ул – күпләрнең кумиры,  үз эшенең чын остасы.

Мәктәбебез районда спорт ярышлары буенча алдынгы урыннарда бара.

Кем әйтер икән, Рәис Мурзаевич нинди фикерне  хәтта ике тапкыр кабатлап әйтте икән?

Укучылар. Кеше булып калсыннар.

Укытучы. Әйе, укучылар, спорт белән шөгыльләнү кешене күп яктан тәрбияли. Спорт белән шөгыльләнгән кеше максатчан була, начар гадәтләр белән мавыкмый. Спорт кешенең характерын ныгыта, үстерә. Спорт бар яктан да кешегә матурлык бүләк итә, ә иң мөһиме, сәламәтлеккә файдасы бик зур.

Укытучы. Балалар, сезнең гаиләгездә спорт нинди урынны алып тора? Бәлки, сезнең туганнарыгыз арасында да күренекле спортчылар бардыр? (Балалар үз фикерләрен тулы итеп әйтеп бирәләр.)

Укытучы. Бик әйбәт, күрәсез, сез барыгыз да спортны яратасыз икән. Кыскасы, сезнең гаиләләрегезне “Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” дип атап була.

Балалар, мин үзем дә спорт яклы. Без гаиләбез белән саф һавада йөгерергә, чаңгы шуарга яратабыз. Ел саен диярлек районыбызда узган “Әти- әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесендә катнашабыз. (18 нче слайд)

Укытучы. Балалар, әйдәгез, бүгенге сыйныф сәгатебезгә нәтиҗә ясыйбыз. ”Сәламәтлек көн дә яңадан туа” дигән әйтем бар. Безгә якты көн бүләк итүче ул – Кояш.Көн дәвамында безне җылытучы, яктыртучы кояшыбызны бергә ясап куярбыз. Ул гадәти генә кояш булмаячак, ә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче кояш булыр. (Укучылар алдан әзерләнгән кояш нурларына җавапларын язып беркетеп баралар. Мәсәлән, иртәнге гимнастика, спорт белән яшәү, уңай эмоцияләр. Шулай итеп, кояш рәсеме килеп чыга.)

Укытучы. Күрәсезме нинди матур кояш килеп чыкты. Ул сезне зур җиңүләргә өндәсен дип телик.

Әлбәттә, спорт яраткан кеше зарарлы гадәтләрдән ерак тора, ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Балалар, шуны яхшы аңласагыз иде: бары тик сәламәт кеше генә үзенең Туган илен һәрчак яклый һәм саклый алачак. Туган илне саклау – безнең иң төп бурычыбыз.Үз сәламәтегез өчен үзегез көрәшегез. Сәламәтлек –матурлык ул. Спорт белән шөгыльләнегез, матур булыгыз, сәламәтлегегезне ныгытыгыз!

Дәрестә барыгыз да актив булдыгыз. Бүгенге дәресебезнең истәлеге итеп һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, сезгә шушы медальләремне бүләк итәсем килә. (Бүләкләү.)

Дәресебезне кулга кул тотынышып, “Бәхеттә-шатлыкта” җыры белән тәмамлыйбыз.

Шаян булыйк, моңсуланмыйк,

Йөзләр шат булсын.

Тәнебездә саулык белән

Гомерләр узсын.

Йомгаклау

Дәрес сезгә ошадымы?

– Сез бу дәрестән үзегез өчен нәрсә алдыгыз?.

– Дәресебез тәмам. Рәхмәт. Булдырдыгыз.