Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән балаларның бәйләнешле сөйләмен тикшерү

Миләүшә СӘЛАХОВА,

Казандагы 147 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле укытучы-логопеды

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әдәби тел нормаларына туры китереп сөйләшергә өйрәткәндә бәйләнешле сөйләм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бәйләнешле сөйләм – аларга бер-берсен аңлау һәм сөйләшү өчен бердәнбер чара.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың бәйләнешле сөйләмен үстерү өчен аның сөйләм үсешенең дәрәҗәсен дөрес итеп билгеләү зарур. Моның өчен сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән баланың сөйләмен һәръяклап аерым тикшерергә кирәк. Балаларның сөйләме уен процессында, көнкүреш һәм уку эшчәнлегендә, логопед һәм тәрбияченең төрле шөгыльләрендә күзәтелә. Төп игътибар фразалы сөйләү күнекмәләре булуына һәм җөмләләрне төзи белү дәрәҗәсенә бирелә (логопедка сорау бирү, булган һәм булачак хәл турында сөйли белү). Монологик сөйләмгә өйрәтү шөгыльләрендә балалар биргән җаваплар, фикерләр – барысы да язылып барыла. Күзәтү методы балаларның, беренчедән, сөйләм теле үсешенең ни дәрәҗәдә булуын, икенчедән, җөмләнең грамматик  яктан ни дәрәҗәдә дөрес төзелгән булуын күрсәтә, өченчедән, аралашу процессында баланың фикере эзлеклеме икәнен, дүртенчедән,  бала мәгълүмәтне тиешле эзлеклелектә җиткерә алуын ачыклый.

Баланың бәйләнешле сөйләмен комплекслы тикшерү өчен төрле ысуллар кулланырга мөмкин:

  • әсәрнең эчтәлеген сөйләү;
  • сюжетлы рәсем һәм рәсемнәр сериясе буенча хикәя төзү;
  • сүрәтләү хикәясе төзү;
  • эш тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү.

Баланың индивидуаль сөйләм дәрәҗәсенә карап тикшерүне иҗади элементлар кертелгән биремнәр белән катлауландырырга мөмкин:

  • башланган хикәяне сөйләп бетерү;
  • бирелгән темага хикәя төзү.

Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән һәм сөйләм үсеше нормаль булган баланың сөйләмен, фикерләрен индивидуаль һәм бик яхшы итеп аназлиганда һәрбер  биремнең үтәлүен берничә дәрәҗәдә билгеләргә була:

1 нче дәрәҗә – яхшы – 4 балл;

2 нче дәрәҗә – канәгатьләнерлек – 3 балл;

3 нче дәрәҗә – канәгатьләнерлек түгел – 2 балл;

4 нче дәрәҗә – түбән – 1 балл;

5 нче дәрәҗә – бирем үтәлмәде – 0 балл.

Мондый билгеләү динамик тикшерүләрдә бәйләнешле сөйләмнең күпме дәрәҗәдә алга киткәнен ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук бу тикшерүләрнең максатларын алдан ук билгеләп куярга кирәк.

1 нче ысул – әсәрнең эчтәлеген сөйләү

Тикшерүнең максаты: сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән балаларның кечкенә күләмле һәм төзелеше ягыннан гади әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белү мөмкинлекләрен ачыклау. Ә эчтәлек сөйләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

  • әсәрнең эчтәлеге тулы итеп бирелдеме,
  • сүзләрне төшереп калдырмыйча сөйли белдеме,
  • кабатлау булмадымы,
  • җөмләләр һәм хикәя өлешләре арасында мәгънәви һәм синтаксис бәйләнеш сакландымы.

2 нче ысул – сюжетлы рәсемнәр сериясе буенча хикәя төзү

Уртак билгеләү критерияләреннән тыш хикәянең эчтәлеге рәсемнәрдәге сүрәтләргә туры килүенә, рәсемнәр арасында логик бәйләнеш барына игътибар ителә.

3 нче ысул – сюжетлы рәсем буенча хикәя төзү

Монда шуларга ачыклык кертәбез: биремне мөстәкыйль башкару дәрәҗәсенә, сөйләгән хикәянең күләме нинди булуына, бәйләнешенә, эзлеклелегенә һәм тулы итеп сөйли алуына, хикәянең рәсемгә һәм бирелгән биремгә туры килүенә, шулай ук җөмләләрнең тулылыгына һәм грамматик хаталарның характерына.

4 нче ысул – сүрәтләү хикәясе төзү

Бала төзегән сүрәтләү хикәясен анализлаганда түбәндәгеләргә игътибар итәбез: предмет яки күренешнең төп сыйфатларының тулы һәм дөрес чагылдырылуына, мәгълүмәтнең мәгънә ягыннан камил булуына, предметның аерым өлешләренең һәм билгеләренең эзлекле бирелешенә, характерлаганда төрле сүз төркемнәре һәм тел чаралары кулланганлыгына.

5 нче ысул – башланган хикәяне дәвам иттерү

Тикшерүнең максаты: баланың хикәя төзү буенча сөйләм һәм иҗади мөмкинлекләрен ачу, тәкъдим ителгән текст һәм күрсәтмә куллана белүен ачыклау.

6 нчы ысул – үз тәҗрибәңнән чыгып хикәя төзү

Максат: баланың тормышында зур тәэсир калдырган хәлләрне үз сүзләре белән сөйләп бирә алу дәрәҗәсен билгеләү.

Шулай итеп, баланың төзегән хикәяләренә индивидуаль дөрес бәя биргәндә, дәрәҗәсе дөрес билгеләгәндә баланың хикәя төзүнең конкрет кайсы төренә һәм кайсы моментларга аеруча игътибар итәргә кирәклеген ачыкларга була һәм шулай ук беренче һәм аннан соңгы тикшерүләрнең нәтиҗәләрен чагыштырырга мөмкинлек бирә. Тикшерүләрне мондый таблицага теркәп барсаң уңай була.

 

  Дәрәҗә

 

 

Исем-

фамилия

Әсәрнең эчтәлеген

сөйләү

Сюжетлы

рәсемнәр

сериясе буенча

хикәя төзү

Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү Сурәтләү

хикәясе тәзү

Башланган хикәяне дәвам иттерү Үз  тәҗрибәңнән чыгып

хикәя төзү

             
             

 

Балаларның сөйләм теленең үсеш динамикасын күзәтүләр бөтен коррекцион эш дәвамында тормышка ашырыла.