«Соңгы кыңгырау» кичәсе

Ландыш ХАШИТОВА,

Казандагы 183 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: мәктәпкә, укытучырга карата игелекле мөнәсәбәт, хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

мәктәп белән хушлашуның тантаналы бәйрәм рухын булдыру;

сөйләм телен чарага әзерлек, яттан өйрәнү аша үстерү;

шәхестә әхлакый сыйфатларны чараның тантаналылыгы, игелекле мохит аша тәрбияләү.

(Бәйрәм телевизион тапшырулар формасында алып барыла.)

Тапшырулар программасы

  1. Хәерле иртә,Чаллы.
  2. Вакыйга урыныннан репортаж.
  3. Хәбәрләр.

4.”Мәктәп” тапшыруы.

  1. Сине эзлим.
  2. Биюләр.
  3. Сиңа миннән сәлам.
  4. Соңгы кыңгырау.

Хәерле иртә, Чаллы

Алып баручы.

Таң ата да,кояш чыга.

Кояшны сәламли көн.

Саумы, кояш! Саумы, иртә!

Әссәләмәгаләйкем!

Әссәләмәгаләйкем, кадерле дуслар!

Бүген – 25 нче май,пәнҗешәмбе көн. Барлык шәһәр мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Бүгенге тапшыруларыбыз шушы бәйрәмгә багышлана. Безнең телевизион камералар Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә урнашкан 4 нче татар мәктәбенә юнәлтелгән.Турыдан-туры эфирда махсус хәбәрчебез.

Вакыйга урыныннан репортаж

Махсус хәбәрче. Хәерле көн, кадерле дуслар! Мин 4 нче татар мәктәбенең мәҗлесләр залында. Бүген 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап,зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәп матур да,тынгысыз да, соклангыч һәм авыр булачагын искәртеп тора кебек. Бу – чың -аларның туган мәктәпләре белән хушлашу авазы.

Аларны каршы алыйк. (Музыка астында 11нче сыйныф укучылары залга керә.)

Алып баручы. “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган линейканы ачык дип игълан итәм. (РФ һәм ТР гимннары яңгырый.)

Хәбәрләр

Алып баручы.Игътибар! Шәһәребезнең барлык телеканаллары да эшли.Ә хәзер ашыгыч хәбәр белән 4нче гомуми урта белем бирү директоры Гариф уллин Айдар Хәкимҗанович мөрәҗәгать итә.

”Мәктәп” тапшыруы  

Алып баручы. Телевизион тапшыруларыбызны дәвам иттерәбез. Алда безнең ТНВ каналының балалар өчен “Мәктәп”тапшыруы. Сезнең каршыгызда бүген 4 нче мәктәпнең иң нәни дуслары чыгыш ясаячак. Безнең белән калыгыз. (1нче сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныф укучыларын котлыйлар.)

Сине эзлим/ Жди меня

Ведущий. А сейчас в эфире программа «Жди меня» и её ведущая Камиля Галимзянова.

Ведущая Камиля Галимзянова. Добрый день. К нам приходит много писем, сообщений по электронной почте из которых мы узнаем, что кто-то ищет кого-то, ищет и находит, и мы искренне рады этому. Позвольте, я прочту некоторые выдержки писем:

При таинственных обстоятельствах 21 марта после четвертого урока ушел ученик 11В класса Фазлиев Альберт. Его последний раз видели в столовой. 12 мая пропала Субаева Диана по дороге в школу. А ученик 11Б класса Ахметгареев Раиль отпросился во время урока, кое-куда и пропал.

Но мир не без добрых людей, нам многие помогают. Альберта нашла Рамзия Нурмехаметовна в раздевалке, Диану случайно увидела Лейсан Ильгизовна ТЦ «Алтын ай». А Раиль встретился Ландыш Сахаповной в магазине «Камилла», когда покупал мороженное. Но сегодня они все в полном составе, мы видим их счастливые лица.

Ведущий. Дорогие выпускники вы кого-то ищете?

Ученик 11В класса. Мы ищем первую учительницу – Гульшат Явдатовну, самого дорого и доброго нас человека.

Наше знакомство произошло с ней 1 сентября 2008 года. Она была нашим учителем на протяжении 3-х лет, и этот период навсегда останется в наших сердцах. Спасибо Вам большое, Гульшат Явдатовна, за то, что вы научили нас всему, сделали из нас настоящих людей. Именно благодаря Вам, мы сегодня стоим в этом зале и неохотно прощаемся с нашими любимыми учителями родной школы. Последний раз мы её видели в 2011 году в 217 кабинете нашей школы. Ведь, к нашему сожалению, она ушла в другую школу. Мы так по ней соскучились и хотим увидеться. (Сүз беренче укытучыга бирелә, аннары укучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен әйтәләр.)

Ученица 11А класса. А мы 11А ищем нашу первую учительницу – Рушанию Ленаровну. Ровно 10 лет назад,1 сентября мы впервые встретились с ней. Самой заботливой, самой доброй, самой отзывчивой, самой родной и близкой. Она была нашим классным руководителем и учителем на протяжении 4 лет,и этот период навсегда останется в наших сердцах светлой, доброй. Она открыла для нас двери в мир знаний, сопровождала всех, воспитывала,учила добру и правде. Благодаря ей мы стали хорошими людьми. (Сүз беренче укытучыга бирелә,аннары укучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен әйтәләр.)

Алып баручы. Ә сез кемне эзлисез?

11Б сыйныф укучысы.

Эзлим мин якын кешемне –

Беренче укытучымны.

Роза Дилфасовна аның исеме.

Аның нәфис , көләч йөзе,

Тәмле сүзе –

Боларның барысы да хәтеремдә.

Беренче кыңгырау белән

Йомшак кулы минем кулга тиде.

Елмаеп,сыйныфка алып кереп,

Беренче дәресне үткәрде.

Шунда без уку дөньясына кердек.

Такта алдына чыгып,

Билгеләр алуның нәрсә икәнен белдек!

(Сүз беренче укытучыга бирелә, аннары укучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен әйтәләр.)

Биюләр/Танцы. Битва сезонов

Алып баручы. Это танцы, Битва сезонов. Здравствуйте! До финала осталось 20 дней. И каждый из участников мечтает доказать, что он самый лучший. Сегодня участвуют 3 лучшие команды нашей школы. (Чыгарылыш сыйныфлар арасында бию бәйгесе оештырыла.)

“Миңа синнән сәлам” тапшыруы

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле дуслар! ТНВ каналында “Миңа синнән сәлам” тапшыруы. Бүген бездә кунакта 4 нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучылары.

– 11нче А сыйныфы сез кемнәргә сәлам юллыйсыз? (Чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәп администрациясен бәйрәм белән котлап,концерт номеры башкара.)

– 11 нче Б сыйныфы, сәламнәрегезне кемнәргә җиткерәсез? (Чыгарылыш сыйныф укучылары, фән укытучыларын бәйрәм белән котлап,концерт номеры башкара.)

Алып баручы. Тапшыруыбызны дәвам иттерәбез. 11 нче В сыйныфы, сез кемнәргә сәлам тапшырасыз? (Чыгарылыш сыйныф укучылары, ашханә һәм техник персоналны бәйрәм белән котлап, концерт номеры башкара.)

Соңгы кыңгырау

Алып баручы.

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген,

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау – әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

Әйтерсең лә, пар атларда үтте

Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Күңелләрдә мәңгелеккә калыр

Аның шушы соңгы чыңлавы.

– Соңгы кыңгырау бирү хокукы 11 нче сыйныф укучысы Һадиуллин Нияз белән 1 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Нуриягә бирелә.