Сөмбелә бәйрәме

№80

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу чарасы)

Лия МӨБӘРӘКШИНА,

Арча районы Арчадагы 9 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Чара барышы

(Cәхнәнен бер почмагында әби, аның янында паласта балалар утыра)

1 бала. Ә син буген безгэ нәрсә турында сөйлисең?

Әби. Менэ балаларым, хәзер безнең урамда көз. Минем яшь вакытта урып-жыю эшләре тәмамлангач, ашлык белән иген жыелгач, без авылда бик кунелле Сөмбелә бәйрәмен үткәрә идек. (Әби уйга бата.)

2 бала. Әби, «Сөмбелэ» бәйрәме нинди бәйрәм соң ул? Безгә дә сөйләче. (Әби сөйли башлый.)

Әби. Әй балаларым… Ул шундый матур, якты, кояшлы көн була иде. Сөмбелэ бәйрәмен көн белэн төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән көнендә – 15 нче сентябрендэ уткәрәләр иде.

Менә шундый көзге муллык-туклык чорында безнең авыл халкы Сөмбелә бәйрәмен аеруча мул сый ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә иде. Һәр өйдә бу көнне яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерлэнә иде, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелә иде.

3 бала. Ә уеннар, биюләр була идеме?

Әби. Әлбәттә була иде.

(Авыл халкы тавышы янгырый. Бер-берсен каршылап, бәйрәм белән котлыйлар.)

1 кеше. Карагыз әле! Инде бәйрәм итәргә, уныш бәйрәмен уздырырга вакыт җитте. Бергә-бергә куңелле булыр, әйдәгез, тургә бәйрәмнең хуҗабикәсен чакырып китерик.

2 кеше. Әй син, күктә балкучы кояш! Син җир тирәли әйләнәсең, якты нурларыңа коендырып, Сөмбеләне безнең янга чакыр!

3 кеше. Әй син, бөдрә яңгыр болыты! Син җир өстен иңләп-буйлап йөзәсең. Көмеш тамчыларың белән иркәләп, Сөмбеләне безнең янга чакыр!

4 кеше. Жир-ана, син безнең барыбызның да бишеге, аяк басып торган терәге. Хәтфә чирәм келәмеңне жәеп, Сөмбеләне безнең янга чакыр!

(Музыка янгырый, Сөмбелэ керә, түгәрәк уртасына керә, аның кулында кәрзин. Тугәрәктә “Ай Сөмбел, Вай Сөмбел” җыры янгырый.)

Озын сары толымнарың

Ука белән урелгән.

Ай Сөмбел, Вай Сөмбел,

Игенченең хакын бел,

Безгә шатлык китер гел.

 

Син буйлаган киң басулар

Мул уңышка кумелгән.

Ай Сөмбел, Вай Сөмбел,

Юлыңа сибәбез гөл.

Сиңа рәхмәтле куңел.

(Җырны алкышлар һәм котлау сүзләре алмаштыра.)

5 кеше. Афәрин! Хуш киләсең Сөмбелә! Түрдән уз!

6 кеше. Бәйрәмебезгә рәхим ит!

Сөмбелә. Рәхмәт дусларым! Ә мин сезгә буш кул белән килмәдем, күчтәнәчләр алып килдем.

7 кеше. Бүләгең өчен зур рәхмәт Сөмбелә! (Бүләкне ала.)

Сөмбелә.  Минем белән, сезне бәйрәм белән котлар өчен дусларым алтын башакларым килде. Әйдәгез әле, нәни дусларым, үз һөнәрегезне күрсәтегез әле.

(Башакчыклар биюе — 6 кыз бала. Биегәч кереп китәләр.Салмак көй яңгырый. Артистлар кереп китә. Яңадан әби белән балалар күренеше.)

Әби. Әле дә истә. Сезнең кебек нәни чакта, минем дә бу бәйрәмдә катнашасым килә иде. Шуның очен мин матур шыгырләр ойрәнә идем..

4 бала. Әби, миндә көз турында бик матур шыгырләр беләм. Сөйләп курсәтимме?

Әби. Әйдә әле, бәбкәм, сөйләп күрсәт әле.

Балалар. Без дә беләбез, без дә беләбез!

Әби. Әйдәгез, балакайларым сөйләгез, мин игътибар белән тынлыйм!

4 бала. Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә,

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнен бакча тулган.

Кояш та елмаймый, –

Белмим, нәрсә булган.

1 бала. Көз килде дә керде өйгэ,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәлэр.

3 бала. Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

2 бала. Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

Әй ямьле дә урманда

Кояш карап торганда

Тиен уйный сикереп,

Гөмбә утыра көлеп.

5 бала. Ямьле кояш, нурлап чәчеп

Елмаеп карый бездә.

Нинди тәмле кучтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп.

Саубулаша кыр казлары,

Язын кайтырбыз диеп.

6 бала: Көзге табын-бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз,

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Әби. Ай рәхмәт, балакайларым! Мина бик ошады. Әйдәгез, җырлап та алыйк инде.

(“Яфрак бэйрэме” жыры янгырый. Җырдан сон яңадан утыралар.)

1 бала. Әйдә инде, әби тагын сөйлә, безгә бик кызык.

(Авыл куренеше. Халык тавышы янгырый)

1 егет. Әйдәгез әле дусларым, бер уйнап алыйк әле!

(Капкалы уен)

Сөмбелә. Ярый дусларым, миңа китәргә вакыт. Кыш җиткәнче эшлисе эшләрем калды.

2 егет. Юк инде Сөмбелә, булай гына без сине җибәрмибез. Бәйрәмебезне унышның чын хуҗаларын мактап, синең белән җырлыйсыбыз килә.

Сөмбелә. Ярый инде, әйдәгез җырлыйк!

(“Чайкала иген кырлары” җыры яңгырый. Җыр ахырында Сөмбеләне озатып пәрдә артына кереп китәләр. Әби белән балалар күренеше.)

Әби. Балаларым, бу бәйрәм турында әле бик куп сөйләп була, инде кич җитте. Әйдәгез балакайларым киттек, йокларга вакыт.

(Әби белән балалар кереп китәләр.)