«Сөмбелә» бәйрәме
№64
(Әдәби-мукзыкаль кичә)
Фәнзилә НАСЫЙБУЛЛИНА,
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кичә барышы
1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кунаклар, укучылар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – «Сөмбелә» бәйрәменә җыелдык. «Сөмбелә» сүзенең килеп чыгышы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә «шумбул» «сары башак» дигән мәгънәгә туры килгән.
Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумер – аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган Йолдызнамә (зодиак) календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөмбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган. Сүз әлеге Йолдызнамә календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алган сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөмбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә.
2 нче алып баручы. Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзгә тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 23 сентябрьдә, Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм асылда көн белән төннең язга тигезләшкән чорында 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап-йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып-җыю эшләре һәм туңга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән-эскертләргә куелган, сугылганы келәт-амбарларга тутырылган.
Менә шундый көзге муллык-туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. Сөмбелә – ул «башак» дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.
(«Уракчы кызлар биюе» башкарыла. Залга Сөмбелә булып киенгән кыз керә, кулында – түгәрәк икмәк.)
Сөмбелә.
Хәерле көн, сайрар кошларга,
Хәерле көн, зифа талларга,
Хәерле көн, зәңгәр суларга,
Хәерле көн, дусларыма,
Хәерле көн, туган җиремә!
Исәнмесез, дусларым!
Мин – Сөмбелә, килдем сезгә,
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда .
1 нче укучы.
Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?
Кирәк, дуслар, уйлап карарга.
Ләкин әле икмәк ашау гына,
Ярдәм итмәс җавап табарга.
Ишетергә кирәк яз тавышын,
Кар сулары әле акканчы,
Уянырга кирәк солдат кебек,
Түбәләрдән тамса бер тамчы.
Күрешергә кирәк кояш белән,
Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.
Таң нурлары белән битне юып,
«Сәлам сиңа, туган җир!» – диеп.
2 нче укучы.
Яңгыр гына җиргә җитәме соң?
Тир тамчысы кирәк җирләргә
Буразнадан аның җылы җирне
«Җаным», – диеп кирәк үбәргә.
Икмәк нәрсә?
Язын тургай җыры, кышкы буран,
Көзге җил дә ул,
Тырыш хезмәт, олы шатлык та ул!
Бәхет тә ул, изге сүз дә ул!
1 нче алып баручы. Ә сез беләсезме, Җир йөзендә икмәк ничек барлыкка килгән?
Хәзерге икмәк өчен кешеләр Мисырга бурычлы. Ул – беренче ризык. Аны б. э. к. Мисырда кешеләр куллана башлаган. Нил елгасы буенда яшәгән халыклар ул заманда арпа боткасы һәм солы белән тукланганнар. Ә бервакыт берәү сыра кушылган ботканы җылы урында тоткан да, кызган таш өстенә куйган. Шунда боткадан күпкә тәмлерәк, туклыклырак ризык барлыкка килгән. Ул вакытлардан бик күп гасырлар үткән. Ипи пешерү тагын да камилләшкән. Төрле сортлары уйлап чыгарылган.
2 нче алып баручы. Дуслар, сез нинди икмәк сортларын беләсез? Туклыклылыгы ягыннан икмәк 2 нче урында тора. 300 г икмәктә организм өчен кирәкле 40% аксым, 70% минераль тозлар, 70% В һәм 100% РР витаминнары, тимер, кальций, фосфор бар. Кеше кая гына китмәсен, иң башлап җир эшкәрткән, орлык чәчкән, икмәк үстергән. Икмәк ул – бәхет, муллык билгесе.
Һәр гаиләдә иртән йокыдан торганда табын әзерләнә. Анда һәркем өчен кирәкле ризык – хуш исле икмәк куела. Икмәкле табын – тулы табын. Ул – туклык, сәламәтлек, шатлык, хезмәт билгесе – муллык билгесе. Шуңа күрә борынгы бабаларыбыз ризыкны алтын-көмештән, якут-зөбәрҗәттән өстен санаганнар. «Алтын тавы башында утырып та ач калуың бар», – дигәннәр алар. Тикмәгә генә: «Кар күп булса, иген уңар», «Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы», «Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы», «Язгы көн – ел туйдыра», «Ипи, тоз – якты йөз», «Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың», «Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле була»кебек сынамышлар, әйтемнәр, буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән.
3 нче укучы.
Кеше белән гел янәшә Икмәк,
Кырда, юлда, табын янында.
Иң беренче өйгә икмәк керә
Яңа йортка күчкән чагында.
Һәммәбездән өлкәнрәк ул,
Яшәсәк тә җирдә нихәтле,
Шуңа хөрмәтледер исеме аның,
Шуңа газиз, шуңа хөрмәтле.
1 нче алып баручы. Икмәкне кем үстерә? Икмәк безнең табынга килеп җиткәнче озак юл үтә. Иген игү, бер карасаң, еллар буена камилләшкән, теләсә кем тарафыннан башкарыла ала торган гап-гади хезмәт кебек: сөрәсең, чәчәсең, урасың…
2 нче алып баручы. Ләкин ничек сөрергә, кайчан орлыкларны җир куенына салырга, кайвакытта уңышны җыеп амбарларга тутырырга? Моны көннәрнең сәгатен, минутын оста файдалана белүче, җиргә йөрәк җылысын биреп кадер-хөрмәт күрсәтеп тир түгүче тәҗрибәле игенчеләр – тракторчы, комбайнчы, агрономнар гына белә.
4 нче укучы.
Синең куллар иркен үзәннәрдә
Тракторлар йөртеп чыныккан.
Киемеңә – май, кара сөрем,
Битләреңә тузан сырышкан.
Әмма, абзый, эштә каралсаң да,
Күңелең саф синең, матур ул,
Карала бит лампа куыгы да,
Тирә-якка сибеп якты нур.
(«Чайкала иген кырлары» дигән җыр башкарыла.)
1 нче алып баручы. Безнең калада иген үстерелмәсә дә, икмәк пешерү заводы бар. Ул – данлыклы завод. Аның продукциясе республикабызда гына түгел, күрше республикаларга да озатыла. Күргәзмәбездә бу заводның берсеннән-берсе уңган пешекчеләре әзерләгән нигъмәтләрен күрәсез. Алар – безнең шефларыбыз. Хәзер икмәк заводы турында презентация карап китәбез. (Презентация күрсәтелә.)
5 нче укучы.
Алдыбызды ята кара икмәк,
Телем-телем итеп киселгән.
Өй эчләре шундый аңкып тора
Яңа пешкән икмәк исеннән.
Игенчеләр күпме тир түкмәгән
Һәр бөртеге өчен аларның?!
Ашауларын онытып буразнада,
Үткәрәләр күпме таңнарын.
6 нчы укучы.
Һәр башакны саклап калган алар,
Җил-давыллар ярсып килгәндә,
Шулар иккән икмәк бөртеген дә
Төшермәгез аны идәнгә.
Онытмагыз, аның алтыннардан
Күп тапкырлар кыйммәт икәнен.
Бәрәкәте белән тотыгыз сез
Табындагы арыш икмәген.
Исләремнән чыкмас беркайчан да
Шул сүзләре газиз анамның:
– Тәүфыйгы һәм бәхете күбрәк була
Икмәк кадере белгән баланың!”
2 нче алып баручы. Бүгенге кичәдә без тау чаклы хезмәт җимеше булган икмәкнең бөеклегенә мәдхия җырладык. Аның безнең өстәлләргә килеп җиткәнче, игенче куллары аша җитмеш җиде кат үтүен күрдек. Шуңа да һәр бөртек ашлыкны, һәр телем ипи-күмәчне кадерләргә, изге итеп карарга өйрәник.
(Кичә «Буразналар» җырын бергәләп белән тәмамлана.)