«Сөмбелә» бәйрәме
Ландыш БИКТАШЕВА,
Нурлаттагы 13 нче «Талым»
балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру.
Бурычлар:
1.Балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү.
2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.
3.Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: зал бәйрәмчә көзге яфраклар, татар милли орнаментлары белән бизәлгән, кәрзиндә яшелчәләр тутырылган, уен өчен капчыкта бәрәңге.
Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү.
С.Сәйдәшевның “Уңыш вальсы”на балалар залга керә.
Алып баручы: Балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – «Сөмбелә» бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме
Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар,
Көзге бәйрәмгә!
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул, Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.
Җыр “Көз”
Алып баручы: Балалар, инде бәйрәмебезгә Сөмбеләне чакырыйк.
(Матур көйгә Сөмбелә керә)
Сөмбелә:Саумы, якын дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә,
Байлык та китердем мин.
Мин – көз кызы – Сөмбелә,
Көзге байлык кулымда.
Чакырам мин һәммәгезне
Шушы бәйрәм түренә.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез сорыйк әле, Сөмбелә безгә нәрсәләр алып килде икән?
(Балалар җитәкләшеп, түгәрәк ясыйлар, “Көз, көз, әйт әле” җыры башкарыла).
Сөмбелә: Балалар, әйдәгез, табышмак уены уйнап алабыз.
Кырлар буш кала, яңгырлар ява,
Җирләр дымлана, бу кайчак була? (көз)
Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә. (агач)
Ура-суга , җилгәрә,
Үзе төяп җибәрә.
Бик күп эшләп игенне
Баета ул илемне. (комбайн)
Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (суган)
Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.(кыяр)
”Алма” дисәң дә алалар
Нәрсә соң ул балалар? (алма)
Йодрык-йодрык булып төшә.
Алма кебек кызарып пешә.
Үзе бик матур, аны кем әйтер? (помидор)
Сөмбелә: Табышмаклар күп беләсез,
Зирәк икән үзегез.
Бәхетле һәм матур булсын
Сезнең һәрбер көнегез.
Алып баручы: Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә,
Сөйләп бирегезче безгә!
Яшелчәләр булып киенгән балаларның чыгышлары тыңланыла.
Кәбестә
Мин булам – кәбестә
Үзем гел яшькелт төстә.
Күлмәгем күп катлы,
Үзем мин бик татлы.
Суган:
Минем исемем – суган
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар
Шифалы дип атыйлар.
Бәрәңге
Тыгызланып,туп кебек
Үсеп җитә бәрәңге.
Кырда, көлдә пешкәне
hай, бигрәк тәмле инде.
Алып баручы: Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!
Балалар, без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле – тәмле ризыклар пешерәбез. Иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул? (Балалар: икмәк)
Сөмбелә: Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк.
Алып баручы:
Ашлык басуда үсә
Аннан амбарга күчә
Аннары мичтә пешә
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә
Безгә күәт өстәргә.
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәркөнне ипи кирәк!
Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Чынлап та, балалар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене чүпләп ярышырбыз.
“Кем тизрәк чүпләр?” уены
Җыр “Көз килә”
Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
Уйнадыгыз, шигырләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,
Бәйрәмне тәмамлыйбыз,
Күңелле дә соң бу көз!