Сөмбелә бәйрәме
Сөмбелә бәйрәме
Ләйсән ГАТАУЛЛИНА,
Казандагы 160 нчы балалар бакчасының
I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат: балаларда туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту.
Җиһазлау: зал матур итеп бизәлгән, һәр бала көзге уңыштан җыелган яшелчәләр, табигый материаллардан ясалган кул эшләнмәләре алып килгәннәр.
(Балалар музыка астында залга керәләр. Ярымтүгәрәк ясап басалар.)
Алып баручы. Исәнмесез, балалар, әти-әниләр! Бүген без сезнең белән Сөмбелә бәйрәменә җыйналдык. Балаларыбызның сәләтләрен күреп сөенеп, кул чабып утырыйк.
Хәзер Алинә, Илназ, Камилә башкаруында шигырь тыңлап үтәрбез.
Беренче бала
Шатлыклар – күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм итик,
Сөмбелә бәйрәме бездә.
Икенче бала
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Өченче бала
Әйе, бүген Көз бәйрәме!
Яфракларны күр әле:
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр!
Алып баручы. Балаларыбыздан көзге музыкаль бүләк –«Яфраклар бәйрәме» җыры.
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява жиргә.
Көз турында җырлыйм әле,
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Жил исә, ява яфрак,
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
(Балалар урыннарына утыралар. Убырлы килеп керә.)
Убырлы карчык. Исәнмесез, дусларым!
Рәхим итегез!
Мин бик шат сезнең килүегезгә. (Экраннан үзенең кафесын күрсәтә.)
Өйгә ремонт ясаттым да
Шундый шәп кафе ачтым.
Хәзер Убырлы түгелмен –
Бизнесмен булам мин.
Мин сезне күптән көттем,
Гөмбәләрдән бәлеш пешердем.
Бүген бәйрәм бит бездә –
Шуңа чакырдым сезне дә.
Алып баручы. Ай Убырлы карчык, син явыз түгелсең икән.Үзеңнең тәмле ризыкларың белән безне дә сыйларсың микән?
Убырлы карчык. Сыйлыйм, сыйлыйм. Сөмбелә кызым килгәнче, әйдәгез, табышмаклардан башлыйк. Дөрес әйтсәгез, табышмакларның җавапларын экраннарда күрерсез.
Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә.)
Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы. (Суган.)
Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор.)
Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар. (Кыяр.)
Түгәрәк ул, ай түгел,
Сары, тик кояш түгел.
Тәмле, тик алма түгел,
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан.)
Җир астында алтын казык. (Кишер.)
Убырлы карчык. Афәрин, балалар. Бик зирәк икән үзегез.
Менә минем тәмле-тәмле чебен гөмбәләрем. Ашагыз, ашагыз, балакайларым.
Камил. Чебен гөмбәсе бик агулы, аны ашарга ярамый! Ул үзе матур булса да, аның яныннан үтеп китәбез.
Алып баручы. Бик дөрес, Камил.
Менә, Убырлы карчык, безнең балаларыбыз барысын да беләләр. Син безнең бәйрәмне боза күрмә!
Убырлы карчык. Ярый, дусларым (башын тотып), мине гафу итегез инде! Бәйрәмегез матур үтсен! (Убырлы карчык чыгып китә.)
Хәзер кызларыбыз башкаруында «Кулчатырлар» биюе.
(Музыка астында Сөмбелә керә.)
Сөмбелә. Саумы, якын дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә,
Байлык та китердем мин.
Мин – көз кызы – Сөмбелә,
Көзге байлык кулымда.
Чакырам мин һәммәгезне
Шушы бәйрәм түренә.
Алып баручы. Балалар, әйдәгез сорыйк әле, Сөмбелә безгә нәрсәләр алып килде икән?
(Балалар, җитәкләшеп, түгәрәк ясыйлар, «Көз, көз, әйт әле» җыры башкарыла, Г. Гәрәева көе һәм сүзләре.)
– Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
– Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
– Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
– Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.
Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.
– Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
– Кәрзинемдә сары, кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.
Кәрзинемдә сары, кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.
Сөмбелә. Әйдәгез, «Кем җитезрәк?» уенын уйнап алабызмы? Уенның тәртибен аңлатам.
(Балаларда төрле төстәге яшелчә, җимешләр сурәтләнгән битлекләр. Балалар матур бию көенә бииләр. Музыка туктагач, Сөмбелә бер төс әйтә: кызыл, сары, яшел, кызгылт-сары. Сөмбелә атаган төстәге битлек кигән балалар шул төстәге кыршауларга басалар. Калганнар кыршауларга кермиләр. Уен шулай дәвам итә. )
Сөмбелә. Афәрин, балалар. Мин сезнең һәрберегезгә күчтәнәч алып килдем.
(Балаларны күчтәнәчләр белән сыйлый.)
Рәхмәт сезгә, бик күңелле
Уйнадыгыз, дусларым.
Байлыкта, матур тормышта
Яшәгез, туганнарым.
Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә. Мул уңышлы ел булсын!
Хөрмәтле әти-әниләр, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сау булыгыз!