Смешариклар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

№ 201

(4 – 5 яшьлекләр өчен эшчәнлек)

Гөлшат ГАБДЕЛХӘЕВА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: юл йөрү кагыйдәләре һәм автомобильләр, аларның билгеләнеше турында белемнәрен формалаштыру.

Бурычлар:

үстерелешле: дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык, тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү;

тәрбияви: яраткан мультфильм геройлары белән кызыксынуны үстерү, игътибарлылык, шатлыклы кәеф булдыру;

белем бирүдә: балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Өйрәтү этабы: ныгыту.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, сораулар, әдәби тел, үсендерү-мактау.

Жиһазлау: транспорт төрләре, уенчык автомобиль, ситуатив мәсьәләне чагылдырган рәсемнәр, юл билгеләре, зур юл макеты, проектор, ноутбук.

Сүзлек өстендә эш: жиңел автомобиль, йөк автомобиле, автомобиль кузовы, капот, кабина.

Белем бирү эшчәнлегенә әзерлек буенча педагогның эше: кирәкле җиһазларны һәм материалларны сайлап алу.

Балалар белән алдан башкарылган эш: шигырьләр сайлау, аларны ятлау.

Эшчәнлек төзелеше

Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

  1. Төп өлеш
  2. Исәнләшү.
  3. Смешариклар белән танышу. Сюрприз.
  4. Урамда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
  5. Яңа сүзләрне ныгыту йөзеннән автомобильнең өлешләрен кабатлау.
  6. Гамәли өлеш
  7. “Автомобиль ничек төзелгән?» дигән магнитлы уен.
  8. «Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән уен.
  9. «Юл йөрү билгеләре белән танышу» дигән темага слайдлар карау.
  10. «Светофор сигналы» дигән хәрәкәтле уен.

III. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы

(Балалар, тәрбияче артыннан кереп, ярымтүгәрәккә баса.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле: безнен уен бүлмәбездә күпме уенчыклар. Без бүген рәхәтләнеп кунел ачарбыз, уйнарбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшик.

(Нюша (Дунгыз кызы) белән Крош (Куян) тавышы килә. Ишектән кулларына туп тоткан Смешариклар килеп керә. «Смешарики» мультфильмыннан көй янгырый.)

Нюша. Әле ишегалдында уйнап йөргәндә тавышыгызны ишеттек тә сезнең янга керергә булдык. Нишлисез сез монда?

Тәрбияче. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр һәм үзләре белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә уйлыйлар. Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме соң?

Крош. Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин – Крош, ә бу – минем дустым Нюша!

Нюша. Нәрсәгә сон ул безгә? Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдәгез, футбол уйныйбыз.

Тәрбияче. Юк, Крош, бу бит автомобиль юлы. Монда футбол уйнарга ярамый!

Крош.

Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?

Тормасыннар әле, аударыйк!

Өч күзле бу багана да артык,

Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк! (Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)

Тәрбияче.

Крош, гафу итегез,

Штраф түләп китегез.

Юлда тәртип боздыгыз,

Кагыйдәне боздыгыз!

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми!

Крош. Кайда соң ул юл дигәне?

Тәрбияче. Җирдә имин яшәү өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк.

Крош. Ә нәрсә соң ул юл йөрү кагыйдәләре? Кәнфит кебек тәмлеме ул?

Тәрбияче. Юк, Крош, кагыйдәләрне ашап булмый, аларны өйрәнергә кирәк.

Крош. Кагыйдәләрне дә белмим. Миңа нишләргә инде?

Тәрбияче.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Кагыйдәләр күптөрле!

Истә калдырыйм дисәң син,

Безнең бакчага кил инде! (Крош белән Нюша китмәкче булалар. Юлда аларга бик күп «машина»лар каршы очрый.)

Тәрбияче. Нинди автомобильләр икән болар? Яле, тыңлап карыйк әле үзләрен!

Зилия.

Йөк автомобиле булам мин,

Исемем минем – КамАЗ.

Чаллыда ясыйлар мине,

Миндәй автомобиль бик аз.

Зәйнәп.

Ерактан ук күренәм мин,

Янып тора Кызыл Хач.

Мин ашыгам, шалтыратыгыз,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ?

Азамат.

Бик тә кирәк транспорт мин,

Тигез юлдан җилдерәм.

Кем авылга, кем шәһәргә?

Теләгән җиргә китерәм.

Айзат.

Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы һәр баланы

Утыртып йөрер идем.

Инсаф.

Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт мин,

Машинам белән уйныйм!

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Төрле автобильләр белән таныштыгыз, шулаймы? Карагыз әле, балалар, бу автомобильнең нәрсәсе бар?

Балалар. Кабина, руль, көпчәкләре.

Тәрбияче. Нинди төстә? Формалары нинди?

Нюша. Ә менә бу автомобильнең тагын нәрсәсе бар? (Йөк автомобилын күрсәтә.) Бу автомобиль ничек атала?

Балалар. Йөк автомобиле. Аның кузовы бар!

Тәрбияче. Дөрес! Ә безгә автомобильләр ни өчен кирәк?

Балалар. Җиңел автомобильдә кешеләр йөри, ә йөк автомобилендә йөк ташыйлар.

Нюша. Монда бит сезнең автомобильләр гына түгел, ә менә монысы нәрсә? (Автобусны күрсәтә.) Кем белә? Ә автобус ни өчен кирәк? Аның белән йөк ташып буламы?

Балалар. Юк, анда кешеләр генә йөри.

Нюша. Рәхмәт, мин хәзер барлык автомобильләрне дә таный башладым.

Тәрбияче. Балалар! Ә менә монда ватылган автомобильләр бар Һәм алар бик моңсу…. Әйдәгез, аларга ярдәм итик, аларга көпчәкләр, руль, кабиналарын куйыйк! («Автомобиль ничек төзелгән?» магнитлы уенын уйныйлар.)

Крош. Яшелләр Һәм сарылар командасына бүленик. Нюша, әйдә, балаларга син дә булыш әле. (Балалар ике командага бүленеп уйный.)

Нюша. И балалар, сез бик уңган-булган икәнсез. Сез – машинаны әйбәт йөртүчеләр.

Тәрбияче. Әйе, хәзер менә без Нюша белән Крошка транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтик әле. Ягез зур экранга карыйк. Шушы рәсем-схемаларны кулланып, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтергә кирәк. (Мнемотаблица кулланып, «Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» уены уйнала.)

Балалар.

– Автобуска арткы ишектән керергә кирәк.

– Автобустан чыкканда алгы ишектән чыгарга кирәк.

– Транспорт эчендә тыныч утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәк.

– Өлкәннәргә урын бирергә онытмаска кирәк.

Крош. Балалар, мин хәзер сезнең нинди акыллы, тәрбияле икәнлегегезне анладым.

Тәрбияче. Смешариклар, әле юлда  йөргәндә күп билгеләр очрый, юл  йөрү кагыйдәләрен белмәсәң, бик куркыныч хәлләргә юлыгуың мөмкин.

Крош. Юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, автомобильләргә комачауламасыннар дип без аларны дустым белән җыеп алган идек!

Балалар. Алар безгә бакчага барганда да кирәк.

Тәрбияче. Ягез, хəзер юл билгеләре белән танышып китик.

Балалар (слайдларга карап, жавап бирәләр).

Кисәтүче билгеләр: «Балалар», «Җәяүле», «Куркыныч борылыш», «Бүлү полосасы», «Ике яклы хәрәкәт», «Юл эшлəре», «Шлагбаумлы тимер юл».

Тыючы билгеләр: «Йөк машиналарына керү тыела», «Узу тыела», «Велосипедта йөрү тыела», «Җәяүлеләр керү тыела», «Хәрәкәт тыела», «Уңга (сулга, кирегə) борылу тыела».

Мәгълүмат бирүче билгеләр: «Телефон», «Ашыгыч ярдәм пункты», «Техник ярдәм пункты», «АЗС», «Туклану пункты», «Туктау урыны».

Нюша: Ә мин бу билгеләрне алып атарга уйладым, гафу итегез, балалар.

Тәрбияче. Бу уенда барлык балалар да – җәяүлеләр. Хәрәкәт көйләүче светофорда сары сигнал күрсәтсә – балалар тезелешеп хәрәкәт башларга әзерләнәләр. Яшел ут янгач, йөрергә, сикерергә мөмкин. Кызыл ут янгач, барысы да урыннарында туктап калалар. Ялгышучы уеннан чыгарыла

«Светофор сигналларыры» дигән хәрәкәтле уен

Светофорда – кызыл ут!

Юл хәтәр – үтү юк!

Ә сары утны күрсәтсә –

«Әзерлән», – дип кисәтә.

Яшел утны ул алды –

Чыга башла, юл бушады.

Крош. Без кызыклы автомобильләрне дә күрдек, рәхмәт сезгә. Безгә кайтырга вакыт, сау булыгыз.

Нюша. Мин яхшы төшендем: «Сау-сәламәт булыр өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк!”

Тәрбияче. Бүген без балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Тагын килегез, Смешариклар.

Балалар. Сау булыгыз!