Синоним  һәм синоним рәт

          № 188

(5нче сыйныфта татар теле дәресе)

Чулпан БАҺАВЕТДИНОВА,

Аксубайдагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

белем бирүдә: синоним һәм синонимик рәт төшенчәсен, синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү;

үстерелешле: укучыларның сөйләм һәм язма телен, фикерләү сәләтен камилләштерү; мөстәкыйль активлыкларын үстерү;

тәрбияви: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру; туган телгә, туган җиргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхси: төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү;

метапредмет: әдәбияттан күренекле шәхесләрнең шигырьләре;

танып-белү: дөньяга карашны киңәйтү, кирәкле информацияне эзләп табу, уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;

коммуникатив: аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; ана теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп җөмләләр һәм хикәя төзү осталыгына ия булу;

регулятив:

– билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую;

– бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Җиһазлау: презентация, экран, ноутбук, карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Уңай халәт тудыру.

Укытучы.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

(Укучылар  исәнләшә, бер-берсенә уңышлар тели.)

Төркемнәрдә эшләү.

  1. Уку мәсьәләсе кую

Укытучы. Укучылар, экранда Ф.Яруллинның шигырен күрәсез. Әйдәгез, әлеге шигырьне укып китик.

Анам теле – телләр теле,

Милләтемнең бердәнбере.

Син булганга бездә дә исән,

Син булганга без дә тере.

– Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

–Язучы әлеге юлларны нәрсәгә багышлап язган? (Ана телебезгә багышлап язган.)

Татарстанда быел нинди ел диеп игълан ителде? (Туган телләр елы дип игълан ителде.)

Укытучы. Укучылар, әлеге шигырь юлларыннан мәгънәләре ягыннан бер-берсенә якын булган сүзләрне табыгыз әле. (Исән-тере)

– Ә бер үк мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталуын ребусны чишеп белербез.

(Синоним)

III. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Димәк, без укучылар бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез икән? (Синоним)

Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, менә бу теманы ачыклар өчен дәрескә бергәләп максат куйыйк.

Укучылар. Синоним һәм синонимик рәт төшенчәләрен, синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәнербез.

Укытучы. Укучылар, дәресебезне юкка гына шушы шигырьдән башламадык. Бүген без сезнең белән «Тел иле»нә сәяхәткә чыгабыз. Шуның өчен сезгә күбрәк уйларга, матур сөйләшергә, дөрес язарга кирәк..

Эшебезне төркемнәрдә эшлибез.

Укучылар парталардагы эш кәгазенә игътибарыгызны юнәлтегез әле. Кәгазебездә алмагач рәсеме ясалган. Сез һәрбер эшне эшләгән саен төркемегезгә алмалар ярдәмендә билге куеп барырсыз.

– Эшне яхшы эшләсәгез – кызыл алма.

– Эшне эшләгәндә кыенлыклар туса – сары алма.

– Эшне  эшләгәндә башкара алмасагыз – яшел алма.

Үзбәяләү карточкаларында үзегезнең эшләрегезне бәяләп барасыз. 1 нче баганадагы сорауларга 2 нче баганадагы дөрес җавапларны уклар ярдәмендә тоташтыра барасыз. Ахырдан алмалар ярдәмендә үзегезгә билге куясыз.

1 нче тукталышыбыз – «Күренекле кешеләр тел турында»

Укытучы. Укучылар, тел турында бик күп мәгънәле фикерләр әйтелгән.

1 нче номерлы карточкаларны алабыз.

Җәяләр эченә бирелгән синонимнарның берсен сайлап, тел турында фикерләрне укыйбыз.

Синонимнарның нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләгез.

1 нче төркемгә. «Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә (шатланам, сөенәм). «Әнием», «әтием» дип татар телендә иң (кадерле, якын) кешеләремә дәшә алуым белән горурланам». (Хәдистән өзек)

Укытучы. Сез сайлаган синонимнар нинди сүз төркемнәре булып килгән?

Укучылар. Сыйфат, фигыль.

Нәтиҗә. Барлык сүз төркемнәре дә синоним була ала.

2 нче төркемгә. Җәяләр эченә бирелгән синонимнарның берсен сайлап, тел турында фикерләрне укыгыз. Ни өчен бу синонимны сайлавыгызны аңлатыгыз.

И туган тел, и (матур, гүзәл, зифа, сылу) тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел  аркылы. (Г.Тукай)

Укытучы. Ни өчен бу синонимны сайладыгыз?

Укучылар. Берүк синоним бөтен сүз белән кулланыла алмый.

2 нче тукталыш – «Туган тел дәрьясында»

Укытучы. Укучылар хәзер без сезнең белән парларда эшлибез. (икенче  номерлы карточкаларны алабыз).  Таҗларда  бирелгән сүзләрдән синонимнар төркеме төзисез. Ни өчен бу сүзләрне бергә җыюыгызны аңлатырга.

   1Матур, чибәр, сылу, зифа.

2.Зур, дәү, эре, өлкән.

  1. Дус, иптәш, сердәш, ахирәт.
  2. Дөрес, хак, чын, рас,тугры.

Нәтиҗә Ни өчен укучылар бу синонимнарны бер төркемгә тупладыгыз?

Укучыларның җаваплары. ( Мәгънәләре белән бер-берсенә якын сүзләр)

Бу  төркем  синонимик рәт дип атала.

Эш кәгаазьләрендә ябыштырылган була.

Өченче  тукталышыбыз: “ Халык әйтсә, хак әйтә”  (мәкальләр) .   Нокталар урнына  мәкальләргә туры килерлек синонимнарны сайлап язарга..

1 төркем

Телләр белгән илләр ………………..         

 ……………. башы тел.

(Гизгән, кичкән, әдәп, тәрбия, аша, әйбәт)

2 төркем

. Бер ……………….  сүз, мең күңелнең  …………………… төзәтә.                  

. Теле …………………              ……………….. күп.                                   

 (яхшы, җәрәхәт, татлының, әйбәт, яра, иптәше,  тәмленең).

1 төркем

 Телләр белгән илләр  гизгән.

Әдәп башы тел.

2 төркем

. Бер яхшы сүз, мең күңелнең җәрәхәтен  төзәтә.                   

Теле татлының дусты күп .     

Ял итеп алу . ( Җырга кушылып җырлыйлар)

 Әминә Әхмәтҗанова.  Туган телем.

Балам! —  диеп,туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

Әнием! — дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

кушымта

Дөньяда иң матур ил

Ул — минем туган илем.        2 тапкыр җырларга

Дөньяда иң матур тел

Ул — минем туган телем

Дүртенче тукталыш:

Укчылар дәреслекнең  205нче битендәге 241 нче күнегүнең биремен укыйбыз.  Ике ялкау әкиятен укучылардан укыту.  Укучылар ничек уйлыйсыз олы ялкауга кече ялкау ничек дип җавап биргән.

Ике ялкау.

(Әүвәл, элекке, үткән) заманда булган, ди, (иренчәк,ялкау) ике (кеше, адәм)

Бер ( мәртәбә,тапкыр,кат)  барганнар, ди, болар урманга.

Ул урманда бик (татлы, баллы) җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди.

Ике ялкау, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр.

( Өлкәнрәге,олырагы)  әйткән, ди:

  • Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп (тукланыйк ашыйк), – дигән.
  • Яшьрәге ,кечерәге) ( эндәшкән, әйткән, дәшкән :
  • – Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, (астына, төбенә) кереп ятыйк, – дигән.
  • Ике ялкау алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди.
  • (Байтак, шактый, озак) яткач, олысы, ( карыны,тамагы) ачканга (чыдый, түзә) алмагач, тагын әйткән:
  • –    Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! – дигән. Кечесе әйткән, ди:
  • Укучылар ничек уйлыйсыз олы ялкауга кече ялкау ничек дип җавап биргән?

Укучыларның җаваплары   (Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, – дигән, ди.
Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди)

Ә хәзер сезгә әкиятнең эчтәлеген сөйләргә мнемоиллюстрацияләр ярдәм итәр.

-Иҗади эш

  1. Йомгаклау өлеше.

1.Рефлексия.

1 төркем

Үз алдыбызга куелган максатларга ирешә алдыгызмы?

2 төркем

-Дәрестән үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

Укучылар ялкаулык хурлык, ә тырышлык дөрестән дә зурлык. Сез бүген тырышып эшләгән иҗат җимешләрегез белән чыгып ниләр эшләүегез турында сөйләгез әле.

Өй эше 3 дәрәҗәдә (сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә)

1 Туган тел турында мәкальләр язып килергә.

2.Әкияттән бер синонимик рәтне алып җөмләләр төзергә.

  1. Әкиятнең ахырын үзегезгә охшаганча үзгәртергә.