Синоним. Антоним

Синоним. Антоним

(5 нче сыйныфта татар теле буенча ачык дәрес)

Римма АРСЛАНОВА,

Башкортстанның Туймазы районы

Райман  урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Укыту-өйрәтү: синоним һәм антоним төшенчәләренә аңлатма бирү, табарга, аерырга өйрәтү.

Белем-күнекмәләрне үстерү: укучыларның иҗади һәм фәнни фикерләү  күнекмәләре үсеше  өчен шартлар тудыру.

Тәрбияви: укучыларда уңай сыйфатлар булдыру. Туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы:

1.Дидактик максат буенча:  яңа белем бирү.

2.Оештыру ысулы буенча:  дәрес-уен.

3.Укыту методы буенча: катнаш дәрес.

Укыту методы: мәгълүмати-коммуникатив технологияләре, уен методы.

Укыту чарасы: дәреслек, презентация, карточкалар, компьютер, проектор, экран.

                                     Дәрес барышы

Дәрес этаплары Укыту методлары Укытуның гамәли бурычлары

 

 

 

 

 

Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль укыту гамәлләре  

Бәяләү, үзбәя ысуллары

 

1 2 3 4 5 6
1. Оештыру моменты.

Укучылар белән уңай атмосфера тудыру

– Хәерле көн, барыгызга да!

Укучылар һәм жюри әгъзалары!

Хәерле көн  һәм иминлек телим барчабызга.

 

– Укучылар, бүгенге дәресне башларга әзерме сез?

– Минем исемем Римма Айрат кызы. Бүген мин сездә татар теле дәресен алып барачакмын. Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик!

– Исәнмесез, укытучы.

 

– Бүгенге дәресне башлап җибәрергә без әзер.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып белү кы– зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып белү эшчәнлеге: гомуми уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

2.  Мотивация, эшкә кызыксындыру тудыру Уен методы Укучылар, тактага игътибар итик әле. Монда сезгә агач рәсеме тәкъдим ителгән. Ләкин бу гади генә агач түгел. Бу – сүзләр агачы. Игътибар итегез әле, аның яфракларында «туры» һәм «күчерелмә» сүзләре бирелгән. Бу сүзләр сезгә танышмы?

– Әйе, дөрес. Бүгенге дәрестә без сезнең белән бу агачка тагы яфраклар өстәрбез. Килештекме?

– Укучылар, әйдәгез, менә шушы экранга игътибарыбызны җәлеп итик әле. Монда безгә ребус бирелгән, шуны чишсәк, бүгенге теманы ачыклыйбыз. (Ребусны чишкән саен, яфраклар агачка эленә.)

– Әйе, бу сүзләр безгә таныш. Без аларны узган дәрестә өйрәндек. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре бар. Мәсәлән, алтын медаль – алтын көз.

 

– Әйе, ярый.

 

Укучылар ребус чишә. Җавабы «синоним» һәм «антоним» сүзләре була.

 

 

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
3.  Уку мәсьәләсе кую Яңа теманы аңлату, әңгәмә – Бик яхшы! Афәрин. Димәк, без бүген сезнең белән үтәсе тема ничек дип атала? Бүгенге дәрестә нәкъ шулар турында сөйләшербез. – Синоним һәм антоним.

Укучылар теманы үзләштерергә әзер торалар.

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.
4.  Уку мәсьәләсен чишү. Презентация карау,

дәреслек белән эш

төркемнәрдә эшләү һәм

такта янында эшләү

 

– Укучылар, әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк әле?

 

 

– Хәзер, укучылар, тагы бер кат экранга күз салыйк әле. Бу рәсемдә балалар нишлиләр икән? Әйтеп китегез әле.

– Киләсе рәсемдә татар кызы сурәтләнгән. Ул нинди?

– Укучылар, бу сүзләрне нәрсә берләштерә икән?

– Әйе, охшаш мәгънәле сүзләрне синонимнар дип атыйлар. Алар бер-берсеннән тик мәгънә төсмерләре һәм язылышлары белән генә аерылалар.

– Бу рәсемдә нәрсә төшерелгән икән?

 

– Монысы нәрсә рәсеме?

 

– Укучылар бу сүзләрне нәрсә берләштерә икән?

– Әйе, капма-каршы мәгънәле сүзләрне без антонимнар дип атыйбыз. Мәсәлән, ак – кара, җылы – салкын, өс – ас һәм башкалар.

– Укучылар, игътибар итегез әле, бер сүзгә ничә төрле синоним һәм антоним сүзләр сайларга мөмкин. (Укучылардан сүзләрне укыту.)

– Укучылар, синонимнарның һәм антонимнарның үзләренең аерым сүзлекләре дә бар. Менә шушы китапларда охшаш һәм капма-каршы мәгънәле сүзләр җыелган. Үзегезгә кирәкле сүзне сез шушы сүзлекләрдән таба аласыз.

– Укучылар, дәреслекләрнең 166 –167 нче битләрен ачыйк әле. Монда сезгә нәрсәләр бирелгән икән?

 

 

– Шушы сүзлекчәне кулланып, дәреслекнең 104 нче битендәге 237 нче күнегүне эшләп китик әле. (Бер бала биремне укый.)

 

 

 

 

 

–Бүген утыз беренче гыйнвар. (Дәфтәрләргә теманы һәм числоны язып куялар.)

– Бу рәсемдә балалар уйныйлар, шаяралар, күңел ачалар.

Бу татар кызы матур, чибәр, сылу, нәфис, гүзәл, күркәм.

– Алар  – бер-берсенә охшаш сүзләр.

– Бу рәсемдә кыш һәм җәй ел фасыллары сурәтләнгән.

– Монысы – ай һәм кояш рәсеме.

– Болар – капма-каршы сүзләр.

 

 

 

Укучылар экранда бирелгән сүзләрне укып чыгалар.

 

 

 

 

Монда безгә дәрестә кулланыр өчен,  «Синонимнар һәм антонимнар сүзлекчәсе» бирелгән.

 

Һәр сүзне укучылар тактага чыгып язалар (6 бала эшли):

бәхет – уңыш, бәла;

дөрес – төгәл, ялган;

дус – иптәш, дошман;

бай – акчалы, хәерче;

көчле – батыр, хәлсез;

акыллы – уңган, тиле.

  Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

 

5. Ял минуты – Укучылар, укыдык та, яздык та, экранга да озак карадык. Күзләрегез арыгандыр, бераз ял да иттереп алыйк. Иркенләп утырыгыз.

Кояш уянды иртән,

Ул кошларны санады.

Башта карады өскә,

Аннан карады аска.

Уңга, сулга карады.

Аска, өскә, уңга, сулга

Һәм күзләрен йомды да,

Бер, ике, өч, күзләреңне ач!

 

Укучылар күзләрен ял иттерәләр.  
6. Ныгыту Төркемнәрдә эшләү – Укучылар, хәзер төркемләп эшлибез. Сезгә менә шундый карточкалар таратып бирәм. Монда сезгә табышмаклар бирелгән, шуларның җавабын табыгыз. Һәм табышмакта булган антонимнар астына сызыгыз.

1 төркем.

1. Җәен соры – кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

2. Утта янмый – суда батмый.

 

2 төркем.

1. Иртә килә – кич кайта.

2.  Эче кып-кызыл,

Тышы ямь-яшел.

 

3 төркем.

1. Күктән килде –җиргә сеңде.

2. Өсте яшел яфрак, асты кызыл яшелчә.

 

 

Укучылар тәкъдим ителгән табышмакларның җавабын һәм астына сызган антонимнарны әйтәләр.

– Куян. Җәй – кыш сүзләре – антоним.

 

– Боз. Ут – су.

 

 

 

– Кояш. Иртә – кич.

– Карбыз. Эче – тышы.

 

 

 

– Яңгыр. Күк – җир.

– Чөгендер. Өсте –асты.

 

  Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә иҗади фикерләү сәләтен үстерү, бер-берсенә ихтирам , хөрмәт тәрбияләү,сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.
7. Рефлексия Видеосурәт – Укучылар, тагы бер кат экранга игътибар итик. Сезгә Гарифуллин Дамир иҗат иткән «Кар бабай ясадык» дигән шигырьне Гөлнара Хәйдәрова укуында тәкъдим итәсем килә.

– Укучылар, сез кар бабай ясыйсызмы?

 

Бу видеоязмада игътибар иттегезме, кар бабайны ясауда кемнәр катнаша?

 

 

– Әти-әни, балалар – бер сүз белән әйтсәк ничек атала?

– Сез беләсезме, 2024 ел Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Сезнең дә гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, татулык, дуслык һәм алдагы елларда шундый матур кар бабайларны бергәләшеп ясап куярга телим!

 

– Укучылар, сезнең өстәлләргә кар бабай сурәтләре таратып куйган идем. Ләкин, игътибар итегез, аның берсе елмаеп тора, икенчесе – моңсу кар бабай.

– Дәрес ошады, теманы аңладым дисәгез, елмаеп торган кар бабайны күтәрегез. Теманы аңламадым, дисәгез, моңсу кар бабайны күрсәтегез.

– Бик яхшы, укучылар, мин бик шат!

Укучылар игътибар белән шигырьне тыңлыйлар.

 

 

– Әйе, без ел саен кар бабай ясап куябыз.

 

– Кар бабай ясауда әти, әни, балалары катнаша.

 

– Гаилә дип атала.

 

 

– Рәхмәт!

 

 

 

 

 

Укучылар кар бабай рәсемнәрен күтәреп күрсәтәләр.

  Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел,  танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.
8. Дәрескә гомуми бәя бирү Бәяләү – Укучылар, бүген без сезнең белән капма-каршы һәм охшаш мәгънәле сүзләр барлыгын белдек.  Аларны ничек итеп атыйлар?

– Бүген дәрестә актив катнашкан, такта янында эшләгән укучыларга «5»ле билгесен куям.

– Капма-каршы мәгънәле сүзләрне антоним дип атыйлар.

– Охшаш  мәгънәле сүзләрне синоним дип атыйлар.

  Дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөмкинлеген бирдем. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин итәргә тырыштым.
9. Өй эше – Укучылар, хәзер өй эшен язып куябыз. Үзегезгә кайсы бирем ошый, сайлап алырга мөмкин.

1. Үзегезгә ошаган антоним сүзләргә рәсем ясарга.

2. Синонимнар һәм антонимнар кергән 5 мәкаль язарга.

3. Дәреслекнең 104 нче битендәге 236 нчы күнегүне эшләргә.

Укучылар көндәлекләренә өй эшен язып куялар.   Өй эшен биргәндә, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирдем.
10. Саубуллашу – Укучылар, бүгенге дәресебез тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт! Хәерле көннәр сезгә! – Рәхмәт. Саубулыгыз!  

 

 

Синоним. Антоним Антоним .