Сихри тау итәгендә

№ 139

(Уртанчылар төркемендәгеләр өчен сөйләм телен үстерү шөгыле)

Алсу МӨБАРӘКҖАНОВА, Гөлнара СӘЛАХОВА,

Казандагы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат:

– Балаларны халкыбызның йолаларны, гореф-гадәтләрне үрнәгендә тәрбияләү.

– Халкыбызның җыр-биюләрен, уеннарын өйрәнергә, башкарырга теләк тудыру.

– Рус халкының мәдәниятен, фольклорын өйрәнү, аларга карата хөрмәт хисләре уяту.

– Олыларны хөрмәт итү, аларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәклекне төшендерү.

Шөгыль барышы

(Салмак көй астында Әби һәм балалалар сөйләшә-сөйләшә залга узалар.)

Әби. Әйдәгез, балаларым, мин сезне сихри тау итәгенә алып барам. Уйнап, биеп, җырлап, рәхәтләнеп күнел ачарга.

Сихри таудан ерак түгел күл бар. Ә ул күлде Су анасы яши. Шул күлдә безнең бөтен балачак үтте. Сезнең әти-әниләрегез дә кичләрен җыелып, күңел ача, уйный-җырлый торган иде.

(«Ак каен» көе яңгырый. Түгәрәктә әби белән балалар кулга-кул тотынышып әйләнәләр. Машина тавышы ишетелә.)

Әби. Чү, балалар! Машина тавышы ишетеләме соң? Бу көннәрдә шәһәрдән оныгым кайтырга тиеш иде, әллә улмы икән?

Онык. О, дау аника, привет! Как дела? Я ведь, дау аника, не один приехал, а с друзьями, ты уж не ругай меня, пожалуйста!

Әби. И балам, нишләп ачуланыйм. ди инде. Дусларың белән кайтуын бигрәкләр дә әйбәт булган.

Онык. И дау аника, как я люблю тебя, как я соскучился по деревне.

Әби. Балам, любишын любиштыр да, тик татарча минемчә белмисен бит. Карале, балам. Үзем яшь чакта уйнаган уеннарны, биюләрне өйрәтим әле сезгә. Ә сез миңа булышырсыз, балалар. (Балалар зур түгәрәк ясап парлашып басалар.)

Әби. Әйдәгез әле, оныкларым, сынатмагыз, түгәрәккә басыгыз. «Кәрия-Зәкзрия» дигән уенны уйныйк.

Онык. Дау ани! Я предлагаю поиграть в игру «Гори, гори ясно!» (Дети со своими парами выстраиваются в две колонны. Игра проводится3 раза.)

Әби. Бик күңелле уйнадыгыз, балакайларым! (Борылып күлгә таба бара, агач төпләренә «чирәм»гә утыралар.) Телгә осталыгыгызны да сыныйм әле, тапкырлыгыгызны да тикшерим.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

Кайсыгыз кабатлый ала? (Бер бала кабатлый, аннан онык сөйли.)

1 нче бала. Әби, мин такмак беләм.

Әби. Әйдә әле, балам, әйт әле.

1 нче бала.

Ике песи суга бара

Көянтә-чиләк асып.

Ике тычкан карап кала

Капка төбенә басып.

2 нче бала.  Мин дә беләм:

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр калайлар.

Бар икән әле дөньяда

Бит юмаган малайлар.

3 нче бала.

Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Бер атнага әбиләргә

Кунакка барыйм әле.

Онык. Мин дә сөйлим әле:

Иртән торып тышка чыксам,

Сыеркайлар «шейк» итә.

Ике сарык гармун уйный,

Кәҗә чәбәкәй итә.

Әби. Ә менә болары табышмак:

1. Өй башына утырган,

Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш)

2. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

Онык.

3. Бежит с горушки

Пристав ушки. (Заяц)

4. Глазище, усище, хвостище, а моется всех чище. (Кошка)

5. Он красавец и гордец,

И будильник, и певец. (Петушок)

Әби. Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, без яшь чакта бик яратып уйнаган «Түбәтәй» уенын уйнап алыйк әле.

4 нче бала. Әби, мин бер шигырь өйрәндем, сөйлимме?

Әби. Әйдә әле, улым, сөйлә.

4 нче бала.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

5 нче бала.

Тел кешене дус итә

Бер-беренә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Әби. Бик тә дөрес, балакайларым. Үз телеңне белү һәркемгә дә кирәк, чөнки ул – ана теле. Ә дуслар белән аралашу өчен дуслар телен өйрәнү кирәк. Безнең балалар да русча яхшы белә. Улым, кара әле, синең дусларың татарча аңлыйлармы соң?

Онык. Әлбәттә, дау ани. Они знают, изучают в садике татарский язык. И я немного практикуюсь с ними.

6 нчы бала.

Безне бик яраталар

Бакчадагы апалар.

Килгәч тә елмаеп,

Кулларын киң җәеп,

Кочаклап алалар –

Әниләр күк алар.

Әби: Рәхмәт, кызым!

(Бер бала әбинең колагына пышылдый.)

Әби. Әйдә, балам, сөйлә.

7 нче бала.

Оныкларга терәк булып

Яшәгез, әбиләр, шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта!

Әби. Рәхмәт, кызым. Карт кешеләрне хөрмәт итәргә, булышырга, ярдәм итәргә кирәк. Олы кешене олыласаң, үзең дә олы булырсың. Сезгә карыйм да, яшь чаклар искә төшә. Чишмәгә суга, тау битенә җиләккә йөри идек. Әллә бер биеп тә күрсәтәсезме, кызларым?

(«Чиләкләр белән бию» башкарыла.)

Әби. Рәхмәт, рәхмәт, булдырдыгыз. Күрше авылда рус халкы яши иде. Алар белән бик дус яшәдек. Аларның да киемнәре матур, җыр-биюләре бик тә күңелле. «В саду ли, в огороде…» дип җырлый торганнар иде.

Онык. Дау ани, у меня друзья тоже умеют играть на ложках. Они ходят в ансамбль народной песни. Сыграем на ложках! (Исполняется «Ах, вы, сени!» – игра на ложках.)

(Музкыка ишетелә. Су анасы бии-бии чыга.)

Әби. Туктагыз, балалар, курыкмагыз! Тау итәгендә уйнап үстек, Су анасының безгә бер зыяны да тимәде.

Су анасы. Юк, юк! Мин сезгә һич тә начарлык эшләмим. Читтән генә күзәтеп тордым, сез бик акыллы балалар икәнсез. Табигатьне дә пычратмадыгыз, бик күңелле уеннар да уйнадыгыз, матур җырлар да җырладыгыз. Рәхмәт сезгә!

Әби. Әле дөньялар бераз чуалып торды шул, халык үз телен, моңын оныта язды. Хәзер балаларыбыз кабат без уйнаган уеннарны уйный, без җырлаган җырларны җырлый. Табигатьне дә бик яраталар, тау астындагы чишмәне дә чистарттылар. (Чишмә аккан тавыш ишетелә.)

Килегез, балалар, якынрак. Чиста, тәмле чишмә суын эчсәң, суы белән битләреңне юсаң, күңелең саф, яхшы булыр. Үзеңнең дә гел яхшылыклар, изгелекләр генә эшләсең килеп торыр. Дус, тату яшик, балакайларым! (Чишмә суын эчәләр, битләрен юалар.)

Онык. Весело играли,танцевали. Здорово, мне понравилось, дау ани!

Әби. Яшь чакларга әйләнеп кайткан күк булдым, рәхмәт сезгә, балалар! Сез – бик бәхетле балалар, балачагыгыз бәхетле. Бер күңелле җыр да җырлыйк та бүгенгә таралышырбыз. Иртәгә кич тагын тау битендә очрашырбыз. («Күңелле балачак» дигән җырны бергәләп башкаралар.)